Милли ризыклары

Милли ризыклары

Милли аш-су

Месхетиннар өчен ашау – ул үзе бер ритуал. Алар беркайчан да аяк өсте генә капкалап алмый, ялгызлары ашамый, гаилә белән бергә җыела.

Иртәнге ашка гадәттә, ипи белән май, сыр, брынза, зәйтүн җимешләре, чәй бирелә.

Төшке ашка бөтен туганнары җыела, шуңа күрә ул бик еш соңга кала. Бу вакытка өч төрле ризык әзерләнә. Кебаб салатлар белән бергә чыгарыла. Тавык яки балык пешерелсә, ул дөге белән бирелә. Чорба (шулпа) итле кабартма, маринад, сыр белән тәкъдим ителә.