Mилли ризыклары
Милли аш-су
Русларга аш-су әзерләүдә киң ассортимент продуктлар куллану, төрле ысуллар хас. Икмәк, камыр һәм ярма ризыклары, яшелчәләрдән бәрәңге, кәбестә, кыяр өстенлек итә. Җиләк җимешне крәстияннәр җимеш бакчалары күп булган кайбер җирләрдә генә, башлыча, Идел алды төбәгендә кулланганнар.
Азык төлек сыйфатында һәм дәвалау максатында үсемлекләр һәм үләннәр (кычыткан, алабута, кузгалак, сәрдә, балтырган, әрекмән тамыры һ.б.) файдаланылган; алардан сыек ризыклар әзерләгәннәр, төелгән орлыкларын икмәк пешергәндә онга өстәгәннәр. Шулай ук гөмбәләр (ак гөмбә, баллы гөмбә, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе һ.б.) кулланылган; аларны кыздырганнар, тозлаганнар, киптергәннәр, гөмбә ашы пешергәннәр.
Ит куллану озын постлар һәм атналык пост көннәре белән чикләнгән; ит еш кына балык (ярым пост ризыгы) белән алмаштырылган.
Русларда икмәк квасы, кесәл, сыра, XIX йөздән чәй традицион эчемлек булып исәпләнгән.
Ризыкны мичтә, башлыча, иртән әзерләгәннәр, шул сәбәпле көн дәвамында мич җылылыгы сакланган. Продуктлар саклау һәм ризык әзерләү өчен файдаланылган традицион йорт кирәк яраклары чуен казаннан, чуен, тимер чүмеч, ухват һәм пычаклардан гыйбарәт булган. Башка әйберләр балчыктан, агач, курыс һәм саламнан эшләнгән.
Чыганак: Татарика