Милли ризыклары

Милли ризыклары

Грузинча хачапури

Хачапури - грузиннарның милли ризыгы. Аны пешерү өчен (4 хачапурига исәпләнгән) түбәндәгеләр кирәк: 600+300 грамм он, 300 миллилитр сөт яки су, 1 йомырка, 1,5 аш кашыгы кипкән чүпрә, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 30 грамм сыер мае, 30 миллилитр сыек май.

Эчлек өчен: 4 пешкән йомырка, 400 грамм брынза яки моцарелла сыры.

Камырны алдан ясап куябыз. 300 миллилитр сөт яки җылымса суга чүпрәне салып яхшылап болгатырга. Шунда ук май, тоз, шикәр комын, йомырканы салырга да, камыр басып, ике сәгатькә кабарырга куярга. Камыр әзер булгач, тагын 200 грамм он кушып басарга да, тигез өлешкә бүләргә.

Эчлек өчен пешерелгән йомыркаларны уртага кисеп, сырны чәнечке ярдәмендә ваклыйбыз. Әзер камырдан 4-5 миллиметр калынлыктагы, зур булмаган дүрт җәем җәябез. Камырның бер өлешенә сыр, өстенә икегә бүленгән йомырканы куябыз да икенче ягы белән ябыштырабыз.

Хачапуриларны майлау өчен бер йомырканың агыннан сарысын аерабыз. Сарысына бер аш кашыгы су салабыз да болгатабыз. Хачапуриларны он сипкән табага тезәбез, өстенә әлеге сыеклыкны сылыйбыз. Духовкада 20 минут тирәсе пешерәбез.