Милли ризыклары

Милли ризыклары

Паститсио  яки Пастицио

Бу – традицион грек ризыгы, ит белән томалап пешерелгән макарон (токмачлардан) гыйбарәт.

Тирән таба һәм түбәндәге ризыклар кирәк булачак:

сөт – 1,5 л +0,5 л сөт өсте,

тоз,

сыер мае - бер аш кашыгы,

он - 4 аш кашыгы,

мөшкәт чикләвеге - 1 чәй кашыгы,

эре макароннар 0,5 кг.,

400 г. сыр.

1. Макароннарны пешереп алырга.

2. “Бешамель” соусы әзерлибез. Сөткә сыер маен, тоз, чикләвек вагын салып, җылытабыз. Җылы сөткә он кушып, куерганчы болгатабыз.

3. Таба төбенә май сылыйбыз һәм сохари вагы сибеп, бер өлеш макаронны түшибез. Өстенә угычтан уылган сыр сибеп, соус сибеп, калган макароннарны салып бетерәбез. Иң өскә яңадан сыр һәм калган соусны салабыз. Кайнар мичтә 20-30 минут, өсте кызарганчы пешерәбез. Өстәлгә кисеп чыгарырга мөмкин.