Милли ризыклары

Милли ризыклары

Таҗик кухнясында ашлар аерым урын алып тора. Аларны, гадәттә, казаннарда пешерәләр. Тагын бер үзенчәлеге: итне башта кыздырып алалар. Куе һәм өреле, хуш исле ашны таҗиклар касә яки табакка салып бирә. Аеруча керамик һәм балчык савыт-саба киң кулланыла. Аларда аш озак вакыт суынмыйча тора. 

Лагман 

Иң беренче эш итеп лагман өчен токмач әзерләнә.

Камыр өчен 400-500 грамм он, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 200 грамм җылы су алабыз. Ингредиентларның барысын бергә кушып, озак итеп камыр басабыз. Камыр каты булырга тиеш. Башта камырга йодрык белән баскалап чыгабыз, соңрак уклау белән җәябез. Камыр өстенә үсемлек мае сылыйбыз, бер башын икенчесе өстенә кайтарып куябыз һәм майлыйбыз. Камырны буйдан буйга кисәбез дә һәрберсен ике уч белән тәгәрәтеп жгутлар ясыйбыз. Аларны тирән булмаган зур савытка әкәм-төкәм кебек итеп тезеп, өч сәгатькә җылы урынга куябыз. Билгеле вакыт үткәч, жгутларны тәгәрәтә-тәгәрәтә сузабыз. Әзер токмачларны кайнап торган тозлы суда пешерәбез. Пешеп чыккач, салкын суда саркытып, өстенә май сибәбез.
Токмач камыры ял иткән арада, лагман өчен сыер итен, кишер, кәбестәне, болгар борычын, редис, сельдерей, бәрәңге, шалканны – зур итеп шакмаклап, укропны вак итеп турыйбыз. Сарымсакны угычтан уабыз.

Казанда май кайнап чыгуга, итне салабыз, бараздан сарымсак кушабыз. Ит янына кишер, сельдерей, редис, болгар борычы, шалкан һәм кәбестә салабыз. Соңыннан су салып, тоз сибәбез. Соңрак бәрәңге белән дәфнә яфрагы салабыз. Ит белән яшелчәләр пешеп җиткәндәрәк, томат пастасы һәм бераз гына он өстибез.

Он ашны куерту өчен кирәк. Иң ахырда укроп сибәбез. 

Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы