Милли ризыклары

Милли ризыклары

Һинд милли аш-суы

Һинд ризыклары күп төрле һәм гадәти булмавы белән аерылып тора. Аларда биредә яшәүче халыкларның төрлелеге, диннәре, мәдәни зәвыклары  чагыла. Биредә бик әче, шул ук вакытта төче ризыклар да күп.

Төп ингридиент булып дөге, борчак төрләре, бодай культуралары санала. Ризыкны дөге, бодай икмәкләре белән бергә бирәләр. Дөге – популярлыгы буенча беренче урында. Яшелчәләр белән дөге – пулао (плов) дип атала. Дөгене сөттә татлы тәмләткечләр белән пешереп десерт та әзерлиләр. Дөгедән кулфи дип аталган туңдырма да ясыйлар.

Борчаклыларны күп куллану – һиндләрнең күпчелек өлеше вегетариан булуы белән аңлатыла. Ит ризыклары биредә мөселман дине килгәч тарала. Кулинариядә яшелчәләр бик мул кулланыла. Төрле сабджи (яшелчә рагуы), шак (кыздырылган яшелчәләр), яшелчәләрне тутыру – гади өстәлне дә бәйрәм табынына әйләндерә ала.

Бенгалиядә яшәүчеләр табыны диңгез ризыкларының мул булуы белән аерылып тора.  Шулай ук төрле татлы ризыкларны да күп кулланалар. Мәсәлән, расгул – сироп сеңдерелгән эремчек шарчыклары, бурфи – сөтле помадка, малпур – йогуртлы камыр ризыгы һәм башкалар.