Милли ризыклары

Милли ризыклары

Осетиннарда бер генә табын да милли пирогларыннан башка узмый. Аларны гадәттә берничәне пешерәләр. Матәм ашы булса – җеп санда, шатлыклы табын булса – так санда әзерләнә. Бу ризык баллы түгел, итле, бәрәңгеле, сырлы төрләре була,  кызыл чөгендер яфрагы белән дә пешерәләр. Пирог  никадәр нәзек булса, хуҗабикә шулкадәр уңганрак санала. 

Осетиядә кефир дә популяр. Риваятьләр буенча аны тау халкына Алла тырышлыклары һәм хезмәт сөючәнлекләре өчен җибәргән. Осетиннар кефир ясау сере һәм аның гөмбәчекләре белән белән бик озак бүлешмәгәннәр. Чөнки әлеге эчемлек кешене озын гомерле итә дип ышанганнар. Аны агач мичкәләрдә яки күн капчыкларда әзерләгәннәр.