Милли ризыклары

Милли ризыклары

Яраткан ризыклары – жижиг-галнаш. Бу – ит белән умач ризыгы. Әлеге ашны әзерләү өчен бер сәгать тирәсе вакыт кирәк булачак.

Умач –галушкалар кукуруз яки бодай оныннан ясала.

Кирәк була: 2 кг. чамасы бәрән ите, бер баш суган, тоз, он, бер баш сарымсак, 1 йомырка, су.

Бәрән итен зур кисәкләргә бүлгәлибез һәм суда пешерергә куябыз, тоз салабыз. Ит сөягеннән аерылганчы пешәргә тиеш. Шулпага бер баш суган, аз гына кара борыч салып җибәрәбез.

Ит әзер булгач, шулпадан алабыз һәм галнаш әзерлибез. Моның өчен кукуруз яки бодай онына бер йомырка салып, камыр басабыз. Камырга аз гына су, бер чеметем тоз да өстәп җибәрәбез. Пилмән камыры кебек булгач, җәябез. Җәймәләрдән башта тасмалар, шул тасмалардан ромблар кисәбез. Әлеге ромбларны макарон сымаграк итеп бөтерәбез. Килеп чыккан формаларны кайнап торган шулпага салабыз һәм 10-15 минут кайнатабыз. Әзер булгач, галушка-умачларны тәлинкәгә сөзеп алабыз, өстенә туралган итне өябез. Әлеге ризык янына сарымсаклы шулпа да чыгарабыз. Моның өчен әзер шулпага ваклап турыйбыз һәм аерым савытларга бүләбез.

 Чыганак: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты