Милли ризыклары

Милли ризыклары

Белорус милли аш-суы

Төрлелеге, туклыклылыгы һәм тәме буенча аерылып тора. Яшелчәләр, бөртеклеләр, җиләк-җимешләр мул кулланыла.

Элекке заманнарда белоруслар ит ризыкларын күбесенчә бәйрәмнәрдә кулланган. Ләкин тора-бара алар рационда арткан. Милли аш-суда ит ризыклары хәзер бик күп:

пячыста, кумпячок, мачанка, верашчака, тушанка, смажанка, шул исәптән төрледән-төрле казылыклар.

Сөт ризыклары арасында эремчек сыры, каймак, атланмай популяр. Сөт ашлары да белорусларның яраткан сые.

Күбрәк төче камыр кулланыла. Яшелчәләр исә аш-суда күп файдаланыла. Кысыр ашлар бик күп. Солы кайнатмасы нигезендә, кишер,  бөртеклеләр белән яшелчәләр, кабак ашлары бик популяр.

 

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты