Милли ризыклары

Милли ризыклары

Милли аш-су

Төп ризыкларның барысында да ит файдаланыла. Алар арасында иң төбе – бишбармак. Шулай ук куырдык (малның бавыр, бөер, үпкә, йөрәк һәм эчәгеләренең кыздырмасы), кеспе (токмач), сорма (итле шулпа), ак сорпа (сөтле аш) палау (пылау) популяр.

Итле ризыкларга манты, шулпада пешерелә торган казы да керә.

Сөт ризыклары да күп төрле: кымыз (әчетелгән ат сөте) шубат (әчетелгән дөя сөте), әйрән, каймак, килегей (сөт өсте), сары май (тозлы сыер мае), катык, корт, эремчек, шалап (сыек йогурт).

Камыр ризыкларыннан бавырсак һәм тандыр кабартмаларын атап була.

Төп эчемлекләре – чәй. Теләсә кайсы дастархан чәй эчү белән тәмамлана. Казахча чәй – ул сөт өсте белән ясалган каты чәй. Казахстанда бер кеше елына 1,2 кг чәй куллана. Һиндстанда исә бер кеше өлешенә 650 г чәй тия.