Милли ризыклары

Милли ризыклары

Милли аш-су

Удмуртларның туклану нигезен терлекчелек продукциясе белән бергә үсемлек продуктлары тәшкил итә.

Традицион ашамлыклар: казылык, пилмән, ашлар, салкын ашлар, боткалар, әче камырдан пешерелгән, сөт белән бирелә торган көлчәләр, төче камырдан шәңгәләр, пироглар, тозлаган яшелчәләр, киндер орлыгыннан татлы ризыклар; эчемлекләр: икмәктән һәм чөгендердән ясалган куас, сыра, ачы бал, җиләк-җимеш морслары һ.б.

 

Пәрәпәч (перепеч)

(Төче камыр һәм берничә төрле эчлектән әзерләнә)

Кирәк булачак (камыр әзерләү өчен): 200 мл су яки сөт, 2 йомырка, ярты стакан көнбагыш мае, тәменчә тоз, чама белән он.

Барлык ингредиентларны кушып, кулга ябышмый торган тыгыз камыр басабыз һәм беразга читкә куеп торабыз.

Эчлек өчен (ул төрле булырга мөмкин): 300–400 грамм иттарткыч аша чыгарылган сыер ите, 300 грамм кәбестә, 2 баш суган, тәменчә тоз, 5 йомырка, 100 мл сөт.

Суган белән кәбестәне вак кына итеп турыйбыз, калган ингредиентларны да кушып, сыек кына эчлек әзерлибез.

Шул арада камырыбыз да ял иткән була. Хәзер аны юка гына итеп җәеп, уртача диаметрлы түгәрәкләр кисәргә һәм алардан кечкенә кәрҗиннәр ясап, табага тезәргә кирәк. Кәрҗиннәребез әзер булгач, аларга эчлекне тутырабыз (һәр кәрҗингә 1–2 аш кашыгы) һәм 170–200 градуска кадәр җылытылган газ миченә озатабыз. Пәрәпәчләр якынча 20 минутта әзер була.

 

Пельнянь

Кирәк булачак (камыр әзерләү өчен): 4 стакан он, 1 йомырка, 1 стакан су, тәменчә тоз.

Төче, йомшак камыр әзерлибез. Моның өчен он, тоз һәм йомырканы болгатып, өстенә аз-азлап су салабыз. Камыр басабыз һәм читкә куеп торабыз.

Эчлек өчен: 500 грамм иттарткыч аша чыгарылган сыер ите, 300 грамм тозлы кәбестә, 1 баш суган, тәменчә тоз һәм кара борыч.

Барлык ингредиентларны да кушып, эчлек әзерлибез. Камырны юка гына итеп җәябез һәм аннан кечкенә түгәрәкләр кисәбез. Күп итеп эчлек салып, пилмән кебек бөгәбез. Әзерләп бетергәч, аларны кайнап торгын тозлы суга салып, 5–7 минут  пешерәбез.

 

Чыганак: "Ватаным Татарстан"