Милли ризыклары

Милли ризыклары

Әрмән милли кухнясы – иң борынгы кухняларның берсе. Милли аш-су үзенчәлекле булуы, тоз һәм тәмләткечләрнең күпләп кулланылуы белән аерылып тора.

Яраткан кабымлыкларның берсе – әрмән  казылыгы “суджух”. Аңа сарымсак, борыч, корица мулдан кушыла. Әрмән кулинариясендә сыер һәм сарык ите күп, дуңгыз ите сирәк кулланыла. Виноград яфракларына төреп    ит фаршы, дөге һәм яшел тәмләткечләр тутырылган толма (күгәрченнәр) әзерлиләр.

Рационда яшелчә һәм ит кенә түгел, он һәм ярма ризыклары да шактый зур урын алып тора. Әрмән милли икмәге – лавашны кем генә авыз итмәгән икән! Әлегә кадәр лаваш борынгы мичләрдә (тонирларда пешә). Әрмәнстанда көз көне запас итеп  лаваш пешерү гадәте сакланган. Пешкән икмәкне киптерәләр, өеп куялар һәм саклыйлар. Коры лавашны суга манчып тастымал белән ярты сәгатькә капласаң, ул яңадан йомшак була.

Пастынер пешерәбез

Кирәк була:

Бәрән ите  — 300г.,

башлы суган — 50г.,

помидор — 150г.,

фасоль кузаклары — 300г.

Эретелгән атланмай —  40г.

Тоз, борыч, тәмләткечләр – тәменчә.

Бәрән итен кыздырабыз, аннан су салып каплап пешерәбез. Унбиш минуттан аңа суган, тоз, борыч салабыз, аерым кызыдып алынган помидор белән фасольне өстибез.

Тәмле булсын!