Милли ризыклары

Милли ризыклары

Милли аш-су

Төрек кухнясы икмәк продектларына бик бай. Табынга икмәк чыгару биредә матур бер традиция.  Шулай ук ашлар һәм татлы ризыкларга бай кухня да ул. Төрек пәхләвәсе һәм лукумы бөтен дөньяга билгеле татлы ризыклар.

Mercemek çorbası (мерҗемәк чорбасы)

Төрекләрдә ясмыктан пешерелгән аш популяр. Җиңел, файдалы, туклыклы аксымнарга бай ризык ул. Пешерүе чагыштырмача ансат һәм тиз.

Кирәк була: сары ясмык ярмасы, су (яки шулпа), суган, кишер (кабак белән алыштырырга була), томат пастасы, бераз он, куркума, май, тоз, борыч, кипкән бөтнек.

Ничек пешерергә: Суганны әрчибез, турап кыздырырга куябыз. Алтынсу төскә керә башлагач, куркума белән он салып болгатабыз һәм кишер яки кабакны яки кыргычтан кырып, яки вак шакмакларга турап суган янына салып тушить итәбез, борыч, тоз һәм томат пастасы салабыз. Көймәсен өчен бераз су яки шулпа өстәргә була.

Ясмыкны яхшылап юабыз һәм табага салып бераз кыздырып алабыз. Су салып утны киметәбез, тоз салып болгатабыз. Ясмык озак пешми, 10-15 минут кайнатканнан соң кабыб карыйбыз. Ясмык пешкән булса, ашны блендр белән ваклыйбыз. Кипкән бөтнек салып тагын бераз болгата-болгата кайнатабыз.  Аш әзер. Ярты бал кашыгы лимон суы сыгып ашасагыз тәмлерәк була!