Милли ризыклары

Милли ризыклары

Милли аш-су

Башлыча, мордваларның ризыклары игенчелек продуктларыннан әзерләнә: ачы икмәк, төрле эчлекле (күбесенчә боткалы) бәлешләр, бодай, тары, борчак оныннан коймак, токмач, салма. Ит ризыклары (мукшыларда – суган белән кыздырылган ит, эрзяларда – кыздырылган ит һәм тәмләткечләр салынган терлек эч-башлары) элек, башлыча, бәйрәмнәрдә һәм йолалар башкарганда әзерләнгән. Эчемлекләр – пуре (балдан), йорт сырасы, квас.

Пангонь модырькат

(Чүлмәктә әзерләнә торган гөмбәле ризык)

Кирәк булачак (бер чүлмәк өчен): өч уртача бәрәңге, 300 грамм гөмбә, бер баш суган, бер йомырка, 100 грамм сөт өсте, тәменчә тоз һәм тәмләткечләр.

Барысын да ярымтүгәрәк итеп турыйбыз, алдан тозлап, гөмбә һәм суганны болгатып тотабыз. Аннан барлык ингредиентларны катлап чүлмәккә тутырабыз. Өстенә йомырка һәм сөт өсте агызабыз. Бер сәгать дәвамында 180 градуска кадәр җылынгын пичтә пешерәбез.

 

Позань салведь

(Кыздырылган балык белән пешерелә торган кваслы (бузалы) аш)

Кирәк булачак: 30 грамм яшел суган, 30 грамм укроп, 300 грамм пешкән сыер ите яки кызыдырылган балык, бер кыяр, 150 грамм пешкән бәрәңге, өч пешкән йомырка.

Алдан квасны (бузаны) әзерлибез. Моның өчен 300 грамм шикәр чөгендерен турап, бер тәүлек томалап пешерәбез һәм суытабыз. Суынган катнашмага 20 грамм шыттырып киптерелгән арпа оны (ягъни, солод) һәм 40 грамм арыш оны салып болгатабыз һәм алты сәгатькә калдырабыз. Соңыннан аңа кайнаган су салып, яхшылап болгатабыз, суытабыз. Массаны сөзеп, ике грамм чүпрә, тәменчә шикәр һәм колмак (хмель) салабыз. 6-7 ссәгатькә калдырабыз, яңадан сөзәбез һәм салкын урында тотабыз.

Яшел суган һәм укропны турыйбыз, тоз белән болгатабыз. Янына шакмаклап туралган кыяр салабыз. Пешкән сыер ите яки кыздырылган балыкны да, пешкән йомырканы да турыйбыз һәм барысын бергә яхшылап болгатабыз. Өстенә квас (буза) салабыз. Табынга каймак белән куябыз.

Чыганак:  “Наш дом – Татарстан” басмасы