Милли ризыклары

Милли ризыклары

Нэм - Вьетнамча колбаса

Кирәк була:

- 300 г фарш

- 100 г агач гөмбәсе

- 100 г кишер

- 100 г  кольраби

- 15 г дөге токмачы

- 15 г башлы суган

- 2 йомырка сарысы

Төрү өчен:

- 12 дөге җәймәсе

- 200 г суытылган кайнаган су

- 20 г уксус

- 2 йомырка агы

Соус өчен:

- 200 г кайнаган салкын су

- 40 г соя соусы

- ½ лимон

- бер баш сарымсак

тоз, татлы вьетнам тозы, борыч - тәменчә

1. Дөге токмачын кайчы белән кискәләр өчен азрак җылы суда җебетеп торабыз.

2. Кипкән гөмбәне 30 минут салкын суда тотабыз, җебегәч саламлап турыйбыз.  Әлеге гөмбә бары тик Вьетнамда үсә, ләкин хәзер Казан кибетләрендә дә табарга була.

3. Ит фаршына тоз, борыч, вьетнам тозын кушып болгатабыз.

4. Кольраби кәбестәсен һәм кишерне уабыз, шуларга бер баш суган, булса, яшел суган кушабыз һәм барысын да ит фаршы белән болгатабыз.

5. Әзер массага туралган гөмбәне, дөге токмачын, йомырка сарыларын кушып, тагын бер кат бутыйбыз.  

6. Әлеге боламыктан 20-30 граммлы колбасалар ясыйбыз, аларны уксуслы суда һәм йомырка агында тотылган дөге җәймәләренә төрәбез. Голубцыга охшаш озынча төргәкләр барлыкка килә.

7. Әзер булган нэмнарны май салып табада кыздырабыз.

8. Соус әзерлибез. Аның өчен кайнаган суга вакланган сарымсакны, лимон согын, ваклап туралган кишер һәм кольрабины, тәменчә тоз белән шикәр комын салабыз. Шушы соус белән нэмны ашыйбыз. Тәмле булсын!