Милли ризыклары

Милли ризыклары

Атайеф

Әлеге баллы ризыкны әзерләү өчен кирәк булачак:

Бодай оны – 130 г

Сөт – 200 мл

Йөзем – 2 аш кашыгы

Кешью 2 аш кашыгы

Пестә чикләвеге (тозлы) – 2 аш кашыгы

Эретелгән сыер мае – 50 г

Шикәр комы – 3 аш кашыгы

Коры чүпрә –  1 чәй кашыгы

Камыр көпшәкләндергеч – ½ чәй кашыгы

Бер чеметем тоз

Майлы эремчек – 400 г

Бер стакан җылы суга чүпрә һәм шикәр комын салып бутыйбыз. Шуңа җылы сөт өстибез һәм камыр көпшәкләндергеч, тоз салып буталган онны аз-азлап салабыз. Бөтен массаны яхшылап болгатабыз, миксер кулланганда яхшырак. Күпмедер вакытка камырны ял итәргә калдырабыз.

Калын табаны май салмыйча утта яхшылап кыздырабыз һәм әзер камырдан коймак салабыз. Һәр коймак чама белән 10-12 см диаметрлы булсын. Өске өлеше коры булганчы пешерәбез. Әзер коймакларны конуссыман рәвештә бөгәбез. Әлеге конуслар эченә вакланган кешью чикләвеге, йөзем кушылган эремчекне тутырабыз.  Аннан соң әзер эремчекләрне яңадан табага төзеп, өстенә вактанган пестә чикләвеге сибеп, газ миченә берничә минутка озатабыз. Ризыгыбыз алсулангач, чәй янына чыгарабыз.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты