Милли ризыклары

Милли ризыклары

Милли аш-су

Ингушларның аш-суы тәмләткечләрне, сарымсакны мул куллану белән аерылып тора. Киптерелгән бәрән итеннән фасоль ашы бик популяр. Төче камыр ризыкларын яратып пешерәләр. Ризыклары туклыклы булуы белән аерылып тора.

ЧЕПАЛГАШ

Кирәк була:

Бодай оны — 400 грамм

эремчек — 300 грамм

кефир — 400 грамм

йомырка — 1 данә

атланмай — 40 грамм

тоз — 2 грамм

Онны җылы су белән бутыйбыз, аңа кефир өстибез, тоз һәм сода салабыз. Йомшак камыр барлыкка килгәнче басабыз. Эремчеккә йомырка, тоз салып эчлек әзерлибез. Кабармаларны җәеп, аңа эремчек салып бөклибез дә, эремчекле түгәрәкне янә уклау белән җәябез. Чепалгашны майсыз табада пешерәләр. Пешеп чыккач кайнар суга манып алалар һәм бер-берсенә өя баралар. Табынга кисеп, май белән бергә чыгаралар.