Милли ризыклары

Милли ризыклары

Милли аш-су

Чуашларның аш-суында үсемлек продуктларыннан әзерләнгән ризыклар өстенлек итә. Ит чагыштырмача сирәк, сезонлы (терлек чалганда) һәм бәйрәм ризыгы була.

Туклану нигезен арыш икмәге (хура сакар) тәшкил итә. Чуашлар төрле ашлар (чумарлы, ярмалы), борщ, щи һ.б.; боткалар (карабодай, борай, бодай, ясмык), талкан, бәрәңге, солы һәм борчак оныннан кесәл (нимер), бөккән (кәбестә, җиләкләр белән), көлчә, дучмак пешерәләр.

Төп эчемлекләр – ачыган сөт (турах), әйрән (уйран), ачы бал (сим пыл), сыра (сара), киндер орлыклары төнәтмәсе.

Бәйрәм табынына кабарынкы бодай икмәге (хапарту), итле эчлекле бәлеш (хуплу), шарчыклар (йава) һ.б. ны пешерәләр.

 

Элек чуашларның йолалары һәм бәйрәмнәре аларның мәҗүси карашлары белән тыгыз бәйләнгән була һәм катгый рәвештә хуҗалык-игенчелек календаре белән яраша: кояшны олылау бәйрәме (Май чабу), кояшка, Тура аллага һәм бабаларга корбан чалулы күпкөнлек язгы бәйрәм (Манкун), язгы җир сөрү бәйрәме (Акатуй) һ.б. Ашлыкларны җыеп алгач, яңа уңыш хөрмәтенә аллаларга һәм рухларга ялварулар һәм рәхмәт белдерүләр йоласы башкарыла. Ел дәвамында, бигрәк тә язгы-кышкы айларда, яшьләр арасында күңел ачулар, тамаша кылулар (аулак өйләр, әйлән-бәйләннәр һ.б.) оештырыла.

XIX йөз ахырында – XX йөз башында чуашларның көнкүрешендә христиан йолалары һәм бәйрәмнәре өстенлек итә башлый.