Милли ризыклары

Милли ризыклары

Дөньядагы иң борынгы аш-су үрнәкләренең берсе, һичшиксез, ассирия халкыныкы. Ассириялеләр борын-борыннан мал, кош-корт асраган. Сөт ризыклары кухняда төп урыннарның берсен алып тора.

ШИРВА - вегетариан ашы

Чуен яки алюминий кәстрүлгә 3 - 4 литр су салырга. Ике-өч бәрәңге чистартырга, кайнап торган суга салырга. Помидор белән болгар борычын шунда ук салырга, берничә урында тегесен дә, монысын да чәнечке белән тишәргә. 20 грамм кинза, петрушка һәм укроп алырга, җеп белән бәйләргә һәм суга салырга. Шулай ук кишер дә салырга. Шунда ук – кәбестә яфрагы. Яшелчәләрне тулысынча әзер булганчы пешерергә. Тәменчә тоз салырга.

Аш пешкән арада бер баш суганны турап, көнбагыш маенда кыздырырга. Суган алтынсу төстә булырга тиеш. Суган өстенә ярты кашык томат пастасы һәм кашык очына элеп кызыл борыч салырга. табага ягарга. Әзер булгач, кәстрүлдәге шулпага кушарга. Шуннан соң шулпага бер йомырканы ватып агызабыз. Ашны яхшылап болгатабыз да, утны сүндерәбез. Йомырканы салгач, кайнатып чыгарырга ярамый. Әлеге ашның шулпасы бик файдалы. Тәмле булсын!

Д-ХАЛВА РЫЗЗА – сөтле дөге пудингы

Кирәк булачак: Дөге – 200 гр.,

су 1/2 стакан,

сөт 1 л.

Чистартылган дөгене юарга һәм 10-12 сәгатькә суга салып тотарга. Бүрткән дөгегә су һәм сөт өстәп, утка куярга һәм кайнатырга. Дөге аз гына катырак калырга тиеш. Тәлинкәләргә бүлеп суытырга. Өстәлгә чыгарганда пудингны өлешләргә кискәләргә.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты