Милли ризыклары

Милли ризыклары

Аш-су

Илнең табигый үзенчәлекләре аш-суга да тәэсир итмичә калмый. Таулар иле – азәрбайҗанда мәсәлән сарык, кош-корт итенә, балыкларга зур игътибар бирелә. Табынга җиләк-җимеш, яшелчәләр мулдан куела. Бу кухня тәмләткечләрне – рәйхан, канәфер, әнис, укропны  мулдан куллану белән дә аерылып тора.

Киң таралган ризыкларның берсе – пылау. Аның берничә төре бар. Каурма пылау сарык ите белән пешерелә. Икенче ысулда сарык итенә әче җимешләр салына. Пылауның сарык ите, кабак һәм кәстәнә салып пешерелгән төре дә бар. Тавык итеннән, тутырылган тавык түшкәсе белән, киек итенә җиләк җимешләр кушып та пылау пешерәләр бу якларда. 

Рецепт
«Көфтә парча бозбаш»

Кирәк була:
Сарык ите – 700 г.
Нут (ногыт) борчагы – 50 г.
Бәрәңге – 600г. 
Суган – 3 баш
Кишер – 1-2 данә
Помидор – 1 данә
Кара җимеш – 10 данә
Киптерелгән черри помидорлары – 10 данә
Тоз – тәменчә
Шикәр комы – 1\2 чәй кашыгы
Зәгъфран (шафран) – 1 чеметем
Киптерелгән бөтнек – тәменчә 
Сумах – чәй кашыгының дүрттән бер өлеше
 
Алты порциягә исәпләнгән
Әзерләүгә 2 сәгать вакыт кирәк булачак

Әзерләү
Нут борчагын чуда 10-12 сәгать җебетеп торабыз. Зәгъфран өстенә кайнар су салып төнәтергә калдырабыз. Бәрән итен зур кисәкләргә бүлгәлибез дә, өстенә су  салып кайнарга утыртабыз. Шулпаның төсе матур булсын өчен туралган кишер белән суганны майсыз гына табада кыздырып алабыз. 
Шулпа кайнап чыккач, кыздырылган кишер белән суганны салып, 1 сәгать тирәсе кайнатабыз. 
Нут борчагын чайкап, шикәрле суда бер сәгать тирәсе аерым кайнатабыз һәм ахырдан кабыгын (элпәсен) әрчибез. 
Бер сәгатьтән соң шулпадан кишер белән суганны җыеп алабыз һәм бәрәңге әрчеп салабыз. Яңадан туралган суган өстибез, борчакны салабыз һәм тагын 15 минут кайнатабыз. 
Помидорны, кара җимешне турап һәм черрине шулпага кушабыз.  Иң соңыннан зәгъфранлы суны, башка тәмләткечләрне кушабыз.


Ашыгыз тәмле булсын!