Месхетиннар: тарих һәм мәдәният
Төрек-месхетиннар – Казахстанда, Азәрбайҗанда, Россиядә, Үзбәкстанда, Украинада, Кыргызстанда яшәүче халык. Элеккеге Советлар союзы территориясендә 260-280 мең кеше яши.
Этник килеп чыгышлары турында бердәм фикер әле дә юк. Төрки тамырлардан булуы гына искәртелә.
Бер версия буенча, месхетиннар XV-XIX гасырларда Грузия җирләрендә яшәгән. 1555 елда Госман империясе составына кергәннән соң, төрекләр йогынтысында калган. Нәтиҗәдә төрек этнонимы барлыкка килгән.
Телләре – төрекләрнең көньяк Анатолия диалекты.
Дин буенча мөселман-сөнниләр.
Казанда яшәүче 70 месхетин борынгы төрек телен саклап кала алган.
1944 елда әлеге халык депортация кичергән. 14 ноябрь – месхетиннарның Хәтер көне.
Месхетиннар, Месхетия заманында Россиянең бер өлешенә әверелсә дә, ватаннары дип Төркияне саный.