Мөдәррис Әгъләмов: «Туйганчы сыйландык, мыек кына чыланды…»

Мөдәррис Әгъләмов: «Туйганчы сыйландык, мыек кына чыланды…»

Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов үз-үзен бик иркен һәм бәйсез тотуы ягыннан бу дөньяның бер дәрвише, чын мәгънәсендә халык шагыйре, милләт баласы иде.

  Шуның аркасында да ул күп газаплар кичерә, күп «ачы ашый». Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә ике курсны бетергәч, «китәргә» мәҗбүр була. «Үзара бәхәстә, кайбер җыелышларда бәйсез телем – яман», - ди шагыйрь. Андый урыннарда авыздан тупасрак сүзләр ычкындырса, әдип ялгызы гына калгач, бик озак газап кичерә торган була: «Ник кирәк иде шулай әйтергә, дим. Алар бит Алла колы түгел, алар бит түрәләр колы!.. Ә сүгенергә өйрәнә алмадым. Балачакта урамнан шундый яман сүзне отып кайтсам, әбием – Хәдичә карчык – башыма кашык белән суга иде дә берничә көн ашарга бирми иде».

 Шагыйрь һәрвакыт үз-үзе белән, хакимият белән, хәтта бөтен дөнья һәм җиһан белән дә бәхәстә. Шагыйрьнең бердәнбер бәхете, иң зур куанычы – халык мәхәббәте, үзенең халыкка, кешеләргә кирәк булуыдыр.  Нәкъ Тукай кебек (юкка гына аны, бик яшьли әти-әнисез калган шагыйрьне, татарның икенче Тукае дип йөртмәгәннәр). Фани дөнья рәхәтлекләренә тиенә алмаган Тукай, ул заманның бик күп атаклы шәхесләреннән һәм байларыннан бәхетлерәк булмаган мыни?! Аны бит халык үз иткән, халык яраткан.  Мөдәррис Әгъләмов та – халыкныкы.

     1992 елда Мөдәррис Әгъләмовка Тукай премиясе бирелә. Указ чыкканнан соң бер ел узгач, ул үзенә тиешле 18 мең сум акчаны ала. Башта алмаска да була. Шунда хатыны Нәҗибә:

  • Базарда бер сыер башы егерме мең тора. Әйдә, аларга калмасын, барып алыйк әле, ди.

«Чыннан да бер сыер башы алып кайттык. Урамга чыгып ваттык. Хатыным төне буе кайнатты, сөзде, дөге кушып, «тушенка» ясады. Утызлап банка булгандыр. Җәй буе рәхәтләндек. Кем әйтмешли, туйганчы сыйландык, мыек кына чыланды...», - дип искә ала  шагыйрь Тукай бүләгенең әҗерен алган көннәрне «сагынып».

 

Белешмә

Күренекле татар шагыйре Мөдәррис Әгъләмов (Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов) 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы авылында туа. Бала вакытында ук әти-әнисе вафат булып, апасы Рәсимә тәрбиясендә кала. 1965 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ләкин ике курсны бетергәч, укуын өзәргә мәҗбүр була һәм 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елда янә Казанга килә, төрле газета-журнал редакцияләрендә эшләп ала һәм соңыннан  профессиональ язучы сыйфатында тулаем  иҗат эше белән генә шөгыльләнә башлый. Х.Туфан, С.Хәким кебек абруйлы әдипләрнең ихлас мактауларына лаек була, милли рухлы традицияләрне дәвам иттерүче шагыйрь булып таныла. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик татар поэзиясе һәм халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек, эчке бер моң хас.  «Киләчәккә кайту» һәм «Мин әйттем...» шигъри китаплары өчен Мөдәррис Әгъләмов 1992 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә  лаек була. Кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен Ф.Кәрим һәм А.Алиш исемендәге әдәби премияләр белән бүләкләнә. 1991 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

 Мөдәррис Әгъләмов 2006 елның 26 ноябрендә вафат була.

Фото чыганагы  https://www.yandex.ru/search/?text=%D0%BC%D3%A9%D0%B4%D3%99%D1%80%D1%80%D0%B8%D1%81%20%D3%99%D0%B3%D1%8A%D0%BB%D3%99%D0%BC%D0%BE%D0%B2&lr=43&clid=2242348