Атлар телен аңлаган «татар чегәне»

Атлар телен аңлаган «татар чегәне»

Хәзер генә ул атны циркта яки ип­подромда күреп була, элек ул ма­шина һәм трактор урынына бөтен җирдә кулланылган. Революциягә кадәр дә, аннан соң да бик озак ва­кыт әле шулай булган. Инде Гагарин космоска очкан, Казанда исә һа­ман башлары түбән иелгән боек атлар заводтан кибетләргә кайнар икмәк ташыган, ишегаллары буйлап икенчел чимал һәм ашханәләрдән азык калдыкларын җыеп йөргән. Бу җигүле транспорт олаучылары – кояшта каралган, икмәк һәм тирес исе сеңгән какча гәүдәле татарлар – нинди дә булса трест штатында тор­ган. Атны да трест асраган, тик аңа хезмәт хакы солы белән түләнгән…

 

Татарлар һәм башкортлар элек- электән оста ат караучылар була­рак танылган. Мәскәүдә извозчик­ларны «барабыз» дип йөрткәннәр. Казандагы Печән базарында, шу­лай ук Бөгелмә, Бәләбәй, Стәрле­тамакта бахбайларны көтүләре белән сатканнар. Анда тере товар алырга бөтен Россия сәүдәгәрләре агылган. Биредә нәселле чабыш­кылар булмаган үзе, нигездә чы­дам, талымсыз кыргыз атларын куып китергәннәр – аларның тамырларында Чыңгызхан урда­сы Европаны яуларга җилдергән тәбәнәк буйлы монгол «адуу» то­кымы каны аккан.

img_8567

 

«АТЫҢ БЕЛӘН ЭТЕҢӘ ЫШАН, ТИК ХАТЫНЫҢА ЫШАНМА»

Ат телгә алынган татар халык мәкальләре шактый. Татар әдә­биятында да атлар еш очрый. Классигыбыз Әмирхан Еники­нең «Җиз кыңгырау» хикәясен ачсак, аның бик яратып авыл атын сурәтләвен күрербез: «… һәм сары ат, аның кулын тоеп, озын яллы матур башын аккоштай кырынрак бөгеп, кыска аякларын күз иярмәс тизлек белән юлны типчегәндәй вак‑вак кына алыштырып, йомры янбашын тибрәтәтибрәтә юр­галап кына элдерергә тотынды».

Авыл кешесе өчен ат – алыш­тыргысыз җан иясе ул. «Атсыз» кеше исә – беркем дә түгел. Кесә­сендә җил уйнаган хәерче! Үзенә нинди дә булса ат кисәге сатып алмыйча, ул яучы да җибәрә ал­маган. Атсыз калу – олы хәсрәт. Аны төнгелеккә абзарга бикләп, этләрне чылбырдан ычкынды­рып калдырганнар. Алла сакла­сын, яман кешеләр урлап китә күрмәсен, янәсе. Якын-тирәдә чегәннәр пәйда булса, ат хуҗа­лары, сәнәк белән коралланып, печән кибәнендә төн кунган. Ярый инде чегән – аңа нәрсә әйтәсең, ә менә үз якташларың ук атың­ны урлап далага качса, нишләргә, кая барырга?

Казан губернасының үзенең «та­тар чегәне» булган. Аның даны еракларга таралган. Шәкүр ка­ракның ни белән шөгыльләнүен хакимият тә белгән, әмма шунысы гаҗәп – аның кайда яшәвен, ниләр майтаруын яхшы белсәләр дә, тота алмаганнар. Бәлки тотасылары килмәгәндер. Урядникның үзенә дә өлеш чыгарганнардыр, күрә­сең, югыйсә бу караклар өеренең тотылмас булуын берничек тә аң­латып булмый бит.

img_8565

Шәкүр – ат караклары нәсе­леннән. Аның бабасы, әтисе, агай-энеләре, уллары, бертуганнарының балалары… – барысы да ат урлаган. Вазыйфалары төгәл бүленгән: кем­дер разведкага бара, кемдер кара­вылда тора, кемдер урлый, кемдер «товарны» урманга яшерә, кемдер ат сәүдәгәре белән сөйләшә, ки­лешә, кемдер кирәкле кешеләрне сатып ала.

img_8557

Совет хакимияте генә карак­лар оясын пыр тузгыта, ниһаять. Бер кизәнүдә юкка чыгара! Гәрчә революциядән соң бик аз вакыт үткән, илдә бөлгенлек хөкем сөргән, җинаятьчелек котырынган, тикше­рү органнарыннан иске кадрлары киткән, яңалары әле тәҗрибә туплап өлгермәгән вакыт була. Органнар рәтләп формалашып та бетмәгән мәл бу. Шундый кыска вакыт эчендә аларның Казанны гына түгел, күрше губерналарны да куркытып торган ат караклары бандасының башына җитүе гаҗәп хәл!

АТ ПСИХОЛОГЫ

Әмирхан Еникинең шул ук хикәя­сен укуны дәвам итәбез: «Авылдан кырга чыккач, абзыкай дилбегәне миңа бирде. Ат та шунда ук, дил­бегәнең кем кулына күчүен сизеп алды булса кирәк, юргалап баруыннан туктап, гади юыртуга күчте. Мин, тарткалап, суккалап карасам да, аны барыбер тыңлата алмадым».

Ат чит кешене якын җибәрми, ул сезгә пони түгел. Тешләшә, ки­реләнә башлый, өйрәтелмәгән ай­гыр кебек дулап, җайдагын иярдән бәреп төшерә. Кешни, аңа кушылып этләр өрә. Бөтен кешене аякка бас­тыра! Ә крестьяннар урядникны кө­теп тормый бит, шунда ук самосуд ясыйлар. Каракны колга һәм кам­чылар белән үтерә язганчы яралар. Һәм аларны аңлап та була. Ат карагы хуҗалыктагы иң кыйбатлы малга, туендыручыга нәфесен суза бит. Димәк, шул кирәк аңа…

Шәкүр атлар телен белгән, диләр. Теләсә кайсы атны буйсындыра алган. Колагына ниндидер назлы сүз пышылдап, сохари белән сый­лауга ук, тегесе, бер дә кирелән­мичә, гашыйк кыз кебек артыннан ияреп тә китә икән. Тавыш чыкма­сын һәм эзе калмасын өчен, Шәкүр ат тоякларына киез ката кидерә торган була.

img_8596

Күбрәк вакыт үткән саен, халык аны яхшы сыйфатларга баета бара. Юлбасар игелекле һәм гадел кешегә

әйләнә. Билгеле, ул ярлыларны та­ламый (аксак алаша аңа нигә кирәк булсын?), ә менә байларныкын ур­лый да, фәкыйрьләргә тарата. Менә шундый татар Дубровские килеп чыга. Әмма боларның кайсы чын, кайсы ялган соң?

img_8538

КАРАК НИЧЕК ӘДӘБИЯТКА КИЛЕП ЭЛӘККӘН?

Казан язучысы Евгений Сухов, Чүти каракларының җинаять эшлә­рен өйрәнеп, 1990 нчы еллар ба­шында Эчке эшләр министрлыгы (ЭЭМ) архивында берничә ай уты­ра. Аннары әлеге материаллар, та­рихи романга әйләнеп, Татарстан китап нәшриятында басыла. Бу Су­ховның беренче китабы була, хә­зер исә алар инде киштәгә дә сый­мый – Мәскәү нәшриятларында миллионлаган тиражлар белән чыккан 130 криминаль һәм тари­хи роман өчен саллы гына китап шкафы кирәк. «Алмазы Сталина» дигәне буенча 2016 елда режиссер Борис Казаков фильм төшергән, кайберләре буенча Леонид Ка­невский алып барган «Следствие вели…» тапшырулары әзерләнде.

 

%d0%b5%d0%b2%d0%b3%d0%b5%d0%bd%d0%b8%d0%b9-%d1%81%d1%83%d1%85%d0%be%d0%b2-1

Шәкүр карак турында иҗат юлы­ның иң башында – 1994 елда язган Евгений күптән инде Австриядә яши, әмма үзенең туган җирен онытмый. Һәм менә быел җәй мин аның белән очраклы рәвештә Пуш­кин урамында очраштым. Яшьлек елларын, ул чактагы Казанны, ур­так танышларны искә төшердек, аннары җинмин аннан «Шәкүр карак» («Шакур-карак») романы турында сораштым.

– Женя, ничек башланды бу мавыгуың? Әлеге «намуслы» разбойник сине нәрсәсе белән җәлеп итте?

– 1992 елда язучы Диас Вәлиев алып барган әдәби остаханәгә (дәресләр «Комсомолец Татарии» редакциясендә үткәрелгән – ред. иск.) ЭЭМ матбугат үзәгеннән Әнвәр Маликов килде һәм совет милициясе, тикшерүчеләр турында нәрсә дә булса язарга тәкъдим итте. Әлбәттә инде, ул позитив булырга тиеш иде. Дистәләп кеше теләк бел­дерде. Архивта эшләү мөмкинлеге тудырылачак, дип ышандырдылар. Җинаять эшләре белән танышырга, дәлил булырдай әйберләрне то­тып карарга, тикшерүчеләр белән очрашырга мөмкин иде. Мине ике эш – Шәкүр карак һәм Кор­маков бандасы хакындагылары – җәлеп итте. Татарстан ЭЭМ музее директоры Людмила Мещерякова күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Ул җинаять эшләрен бик яхшы белә иде. Сүз уңаеннан, аннары дра­матург Туфан Миңнуллин да, «Ат карагы» пьесасына материал җый­ганда, минем эздән китте. Шул рә­вешле карак әдәбиятка үтеп керде һәм «икенче гомерен» башлады.

– Ат карагының җинаять эшендә ничә том иде?

– Күп. Бер кырыклап бик ка­лын папка булгандыр. Банданы закон кысаларында бик каты тикшергәннәр. Зыян күрүчеләр­нең гаризалары да, үз гаебен та­нулар да, шаһитлар күрсәтмәләре дә, карау актлары, сорау алулар да тәфсилләп тупланган. Нәрсәдер машинкада басылган, кайберләре русча һәм татарча (ул чакта гарәп шрифты белән язганнар) кулдан язылган. Андыйларын русчага тәр­җемә иткәннәр. Җинаятьчеләр­нең фотосурәтләре дә беркетелгән. Шул көннәр һәм вакыйгалар ат­мосферасына чумып, мин көннәр буе архивта яттым. Кичкә таба колагыма ат тоягы тавышлары һәм ат карагының сызгыргалап алуы ишетелә башлый иде. Мин әле

берәр бандитка, әле берәр тикше­рүчегә әйләнәм, алар тормышы белән яшим. Өйгә кайткач, «Моск­ва» машинкасында бармакларым авыртканчы таңга кадәр басам… Бик мавыгып эшләдем…

101_8657

– Син ничек уйлыйсың, Шә­күр – каракмы, әллә халык ка­һарманымы?

– Әлбәттә, карак! Нәселдән килгән, профессиональ, рәхимсез җинаятьче. Ул вөҗдан газаплары кичермәгән. «Язмышым шундый, нәселебездә бөтен кеше ат кара­гы, бу «һөнәрне» миңа васыять итеп калдырдылар», – дип әйтә торган булган. Ул башка бернәрсә дә эшли белмәгән. Әйтергә кирәк, Шәкүр әйдаман, лидер, сөйкем­ле сөякле кеше дә булган. Өйрә­телмәгән айгырны да тынычлан­дыра, теләсә кайсы кешене дә кы­зыксындыра, үзе артыннан ияртә алган. Салмак кына, ышандыргыч итеп сөйләгән. Гипнозлау сәлә­тенә ия булган. Аңарда нинди­дер бер эчке куәт сизелеп торган. Аны хөрмәт иткәннәр, аның белән санлашканнар. Таҗ кидерелмәгән законлы карак дип әйтергә була! Әлбәттә, фәкыйрьләр ярдәм со­раса, ул булышкан. Кемгәдер ун тиенлек, кемгәдер бер сум­лык акча яки үз өстеннән салып казакиен биргән, кемгәдер ат та тәтегән. Урланган ат, билгеле. Хәйләкәр булган, шул рәвешле якташларын үз ягына аударган, җинаятендә катнашучы итеп калдырган. Милиция пәйда бул­са, алар тизрәк хәбәр биргәннәр. Җинаятьчеләр бандасын кулга алырга килгәч исә хәтта сәнәк күтәреп якларга да чыкканнар. Әйе, шулай да булган. Шул ва­кыттан бирле ат карагының ва­танында – Кайбыч районы Чүти авылында – бу бандитны милли каһарманга саныйлар. Хөрмәтләп, «Шәкүр бабай», дип йөртәләр!

– Мәчетләр төзегән, ятимнәргә, янгыннан зыян күрүчеләргә булышкан, диләр…

– Булышкан, әмма бу, шуның белән беррәттән, шәкүрнекеләргә 1923 елда Ульяновск губернасын­дагы авыл хастаханәсен талап чыгарга да һич комачауламаган. Ул чакта алар барлыгы 150 мең сумлык савыт-саба, сабын, урын‑җир кирәк-яраклары, күлмәк-ыш­тан, ашъяулык-тастымал урлый. Димәк, бу гади караклар булып чыга…

– Ул нинди булган? Мөгаен, кулга алынганнан соң, милиция фотографы төшергән сурәтләр аның бердәнбер рәсемнәредер?

– Каракүл папаха кигән, 63 яшь­лек чал чәчле мөлаем бер карт, асылда. Какча гәүдәле. Кем икә­нен белмәсәң, авыл мулласыдыр, дип уйлап була. Ат урларга барыр алдыннан Шәкүр намаз укый, Ал­лаһтан ярдәм сорый торган була. Игелек һәм явызлык турында менә шундый үзенчәлекле кү­заллау хас була аңа. Сүз дә юк, ул урлашуның зур гөнаһ икәнен аңлаган, әмма туктый алмаган. Караклык аны үзенә суырып алган. Ул инде үзе төзегән, яхшы оештырылган структураның тоткы­нына әйләнгән. Бу гаилә кланы булган, анда читләр кертелмәгән. Чүти якларында берәр чит кеше күренсә, Шәкүргә шунда ук бу ту­рыда җиткергәннәр. Бөтен җирдә үз кешеләре сакта торган – мили­циядә дә, урланган атларга мө­һерле «паспортлар» бирә торган контораларда да. «Паспортсыз» атны сатуы кыен булган, бо­лай да ярты бәясенә генә биреп җибәргәннәр. Урланган мал белән хәзерге Үзәк универмаг урнаш­кан урында, Мокрая урамында сәүдә иткәннәр. Ул чакта анда бө­тен җир тирескә баткан булган. Яз җиткәч, сасы су әйләнә-тирәгә таралган. Бик яхшы оештырылган җинаятьчел төркем булганга күрә, аларны озак вакыт буе эләктерә алмаганнар да инде. Засада оеш­тыруга ук, шайка ничектер си­херле рәвештә юкка чыга торган булган…

– Тик шулай да эзләренә төшкәннәр бит. Ничек эләктер­деләр икән?

– Чекистларның берсе Шәкүр Рәхимовның туганына өйләнгән. Яратыпмы, әллә кемнеңдер кушуы буенчамы, белмим, әмма карьера­сының шуннан соң югарыга үрләве хак. Бу туйдан соң Шәкүр каракның капкачына аргамак төшерелгән алтын сәгате аның бандасының соңгы ай һәм көннәрен саный баш­лаган да инде.

Сөйләшә-сөйләшә Кремль калкулыгындагы элекке онко­логия хастаханәсенең озынча бинасы янына килеп җиткә­небезне сизми дә калганбыз. Кирмән дивары артындагы бинаның кырый тәрәзәләренә күрсәтеп, Сухов хикәяләвен дә­вам итте:

–1926 елның 17 декабрендә аларны нәкъ менә шушында атып үтергәннәр. Ерактагы камерада. Элек биредә төрмә булган. Мин ул камераны җентекләп карадым, өйрәндем. Китап язганда бу мө­һим – барысын да ишетеп торган диварларны тотып карау, аңа сөя­леп тору… Эш барышын «Красная Татария» газетасы яктыртып бар­ган. Җәмәгатьчелек тә бик кызык­сынып күзәткән, билгеле. Миңа хөкем карарын гамәлгә ашырган кешенең адресын да бирделәр. Бу – җинаятьчеләрне эзләү-тик­шерү бүлегенең элеккеге башлыгы Мәхмүт абый иде, фамилиясен хәтерләмим (ТАССР ЭЭХК Тат­центророзыск башлыгы Мәхмүт Мөхәммәтҗанов. – Ред.иск.). Аның янына Арчага киттем. Ул чакта инде 101 яшендә булса да, хәтере яхшы иде. Аның бөтен детальләр­не хәтерләве гаҗәпләндерде. Ул вакытта шайканың 78 әгъза­сы кулга алынган, 15 бандитка үлем җәзасы бирелгән. Атып үте­рү процесссы турында да сөйлә­де ул миңа. Иртәгә җәза үтәләсе дигән көндә ТатЦИК бинасын­нан төрмәгә телефон чыбыгы сузганнар, аның буенча суд ка­рарының гамәлгә ашырылуы турында доклад тыңланылган. Мәхмүт абыйга, төрмә башлыгына һәм прокурорга «Наган» система­сындагы револьвер биргәннәр. Барысы да тыныч, эшлекле үткән. Җинаятьчеләрне беркая да алып чыкмаганнар, подвалга төшермәгәннәр, дивар буена те­зеп бастырмаганнар, күзләрен бәйләмәгәннәр. Камерада ук атып үтергәннәр. Ишеген ачып, кизү кулындагы телефон аппараты­на: «Ат каракларының берничәсе утыра торган камераны ачтык», «Исемлекне тикшерәбез», «Хөкем карарын укыйбыз», – дип хәбәр бирә барганнар. Икенче башта исә тыңлаганнар: «Автономия­ле Татар Социалистик Респуб­ликасының эшче, кызылармияче һәм крестьян депутатлары Советы исеме белән…» Аннары ату тавы­шы яңгырый, кычкыру, ыңгырашу ишетелә. Каршылык күрсәтергә маташканнарга беренче булып аталар. Шәкүр Рәхимов үзе исә намазлыгына утырып дога укый башлый, аңа өстән, түбәтәенә төзәп аталар. Пуля тай тиресе белән тышланган Коръән кита­бын тишеп чыга. Җәсәдләрен ту­ганнарына бирмиләр, шәхси әй­берләрен, шул исәптән Коръәнне, кайтарып бирәләр. Аларны кеше күрмәгәндә каядыр Казан читенә алып чыгып җирлиләр. Фараз­ларның берсе буенча, бу хәзерге «Мәскәү – Свердловск» тимер юлы үтә торган чокыр була. Малай чакта без еш кына бу ерынтыда уйный идек. Бер язда, кар эреп, чокыр хасил булгач, аның төбендә кеше сөякләрен күрдек. Мин менә хәзер уйлап куйдым – Шәкүр карак һәм аның әшнәләренең сөякләре булмадымы икән бу?..

– Синең китабыңда уйдыр­малар күпме?

– Күп түгел, мин документлар­дан ерак китмәскә, дөреслеккә хилафлык китермәскә тырыштым. Әмма романның үз законнары да бар бит. Шунлыктан мин Шә­күрнең хатыннарын хыялымдагы­ча сурәтләдем (аларның фотолары да, тышкы кыяфәтләрен тасвир­лаулар да сакланып калмаган), шулай ук банданы саткан кияү­нең холкына башкарак төсмерләр өстәдем. Кайбер вакыйгаларны үземчә сурәтләдем. Әмма бик сак кыландым. Кулъязма әзер булгач, ЭЭМ кешеләре аның белән таны­шырга теләр, дип уйлаган идем, әмма авыр 90 нчы еллар җитте, болганчык чор башланды, алар­ның әдәбият белән кызыксынырга вакыты калмады. Мин моңа хәтта шатландым да, чөнки кулъязмам цензура иләге аша үтеп кыскар­мады. Татарстан китап нәшрия­тына илтеп бирдем. Бераз вакыт­тан соң кулъязмамның хуплануын хәбәр иттеләр, тик каты тышлык­лары беткән икән. Мин йомшак тышлыкка ризалаштым. Роман­ның басылып чыгуын Бауман урамы буйлап барганда белдем. Карыйм – чия төсендәге тыш­лыкка исемем язылган китапны сатып утыралар. Ул көнне миңа фән кандидатлыгы өчен эш хакын биргәннәр иде, берьюлы биш данә сатып алдым – беренче китабым бит! Барысы да шул китаптан баш­ланды да инде…

 

1321563314_neulovimye_mstiteli-1-05-26-419

КАРА ЮРГАҢНЫ БИШ КАТ ЙОЗАК АСТЫНА ЯПСАҢ ДА, БАРЫБЕР УРЛАП ЧЫГАРМЫН…*

* «Неуловимые мстители» фильмындагы җырдан.

 

"Татарстан" 

Автор: Гадел Хәеров / Фото: Евгений Сухов һәм ТР ЭЭМ музее, Александр Ефремов фотолары