Лезгиннар: тарих һәм мәдәният

Лезгиннар: тарих һәм мәдәният

Лезгиннар Кавказ арты, Төньяк Кавказның икътисади, рухи, мәдәни, сәяси үсешендә хәлиткеч роль уйнаган халыкларныж берсе. Лезгиннар Кавказ Албаниясендә яшәгән халыклардан килеп чыккан.   Албания дәүләте төрле дәвердә римлылар, скифлар, һуннар  һәм башка халыкларның һөҗүменә дучар булган. Безнең эраның VII гасырына кадәр Кавказ Албаниясе үзенең бөтенлеген саклый ала. VII гасырда аларны гарәпләр яулый һәм  лезгин телле халыклар арасында ислам дине тарала. Гарәпләр яулап алганнан соң Албания бурничә административ берәмлеккә бүленә. Алар арасында Лакз патшалыгы да була. Әлеге патшалыкта тигезлекләрдән кысрыклап чыгарылган лезгиннар  һәм башка лезгин телле халыклар яши. Алар озак еллар дәвамында күчмә халыклар һөҗмүменә дучар була. 

XVIII гасыр урталарына лезгиннарның төрле ханлыклары оеша. 1802 елдан 1813 елга кадәр күп кенә ханлыклар Россия карамагына күчә. 

XIX гасырның 60 нчы елларында административ үзгәрешләр була. Ханлыклар юкка чыгарылып, лезгиннар яшәгән җирләрне ике губерниягә бүлеп бирәләр. Бу бүленеше хәзергә кадәр сакланган. 

Социализм вакытында лезгиннарның  административ чикләре СССР сәяси җирлегенә керә. СССР таркалгач, лезгиннар төрле дәүләтләр составында кала. Көньяк лезгиннар белән төньякта яшәүчеләр арасында чикләр арасында кала. 

Алар Кавказның эре этносларының берсе. Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, лезгиннарның гомуми саны бер миллион тирәсе. 2010 елдагы халык санын алу мәгълүматларына караганда, Россиядә 476 228 лезгин яши. Азәрбәйҗанда лезганнар сан буенча икенче халык, 2009 елгы мәгълүматлар буенча – 180300 кеше. Бәйсез экспертлар исә Азәрбәйҗанда 700 мең лезгин яши дигән фикердә. Алар шулай ук Казахстанда, Үзбәкстанда, Кыргызстанда, Төрекмәнстанда һәм башка республикаларда яши. 

Хәзерге вакытта “Лезгин телле халыклар” термины бер-берсенә якын торган дистәгә якын милләтне үз эченә ала. 

Татарстанда лезгиннарның “Лезгияр” җәмгыяте бар. Аның җитәкчесе – Заһид Османов. 

Лезгиннар 70 нче елларда КАМАЗ автогигантын төзергә күпләп күченеп килә. 1997 елда алар  “Лезгияр” автономиясен төзи.