Легендар очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова
«Оч, оч, Мәгубә, Мәгубә Сыртланова...» дип җырларда җырлана торган батыр кызыбыз Мәгубә Сыртланова республикада Советлар Союзы Георе исеменә лаек булган бердәнбер хатын-кыз. Аның тиңдәшсез батырлыгы турында күпме генә язсак та, сөйләсәк тә, кино төшерсәк тә, бик яхшы, әмма бу гына бик аз әле. Герой – милләттәшебезне киләчәк буыннар да белергә һәм аның белән горурланырга тиешләр. Ә Мәгубә Сыртланованың горурланырлык батырлыклары бик күп.
Мәгубә Сыртланова дошман гаскәрләрен юк итү өчен самолеты белән 780 очыш ясап, 190 тонна бомба ташлаган. Нәтиҗәдә, дошман оясында 128 көчле янгын чыккан, суны аркылы чыгу өчен хәстәрләнгән 2 корылма, тимер юлдагы 2 эшелон, ягулык склады, 3 артиллерия батареялары, 2 прожектор, ягулык тулы 4 машина юк ителгән. У-2 (По-2) самолетын ( аларны Казанда җитештергәннәр!) һәм анда очучы кызларны немецлар «ночные ведьмы» дип атаганнар һәм алардан бик нык курыкканнар. Бу очкычлар тавышсыз гына килеп, төгәл билгеләнгән урынны төнлә бомбага тота алганнар. Шуңа да мондый самолетларны юк иткән өчен дошман гаскәрләренә зур бүләкләр биргәннәр. Аларның үзләрендә мондый очкычлар булмаган. Тамань авиация (хатын-кызлар) полкы 25 мең сугышчан очышлар ясаган. Шуларның 780е Мәгубә Сыртланова исәбендә. Очучыларга әсирлеккә төшәргә рөхсәт ителмәгән. Янган самолет эчендә янып үләргә, әгәр дә аларны кулга алырга киләләр икән, үз аяк асларына бома ташларга тиеш булалар. «Кайчакларда безгә бер төндә 8-9 очыш ясарга туры килә иде. Механик һәм коралландыручылар 5-6 минут эчендә очкычны тикшерергә һәм коралны куярга өлгерәләр иде. Бу очкычларның бер төн эчендә өчәр тонна бомба ташларга өлгерүләренә хәтта ышанасы килми».
Мәгубә Сыртланованың самолеты күп тапкырлар дошман уты астыннан качып котыла алган. Әмма 1944 елны апрель төнендә алар очкычына немецлар ут ачалар. Дошман юк ителде дип исәпләп, аларның экипажын ахырынача күзәтми. Ватылган самолетны Мәгубә Сыртланова үзенең штурманы Т.Сумарокова белән читкәрәк алып китәргә тырышалар. Кызлар дошман җиренә төшеп һәлак булганчы, диңгездә үлүне хәерлерәк күрәләр. Бәхетләре була, очкычны яр буена кадәр китереп җиткерергә өлгерәләр. Очкычның башы комда булса, койрык өлеше – суда була. Бу Мәгубәнең 780 очышы арасында мәңге онытылмаслыгы була. Соңгы тапкыр сугышчан бурычны ул 1945 елның 3 маенда үти.
Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында очышларның сугышчан нормасы – 25 булган. Аның ахыргы бишесе «соңгысы» дип йөртелгән. Әгәр очучы шушы норманы үтәсә, ул бүләккә тәкъдим ителгән һәм сайлау хокукы бирелгән: хезмәт итүне йә син җирдә дәвам итәсең, яки лаеклы ялга китәсең. Бу нормалар дөнья күләмендә гамәлдә булса да, безнең очучыларга кагылмаган. Кызыл армиядә башкача эшләгәннәр. Әгәр очучы 100 уңышлы очыш ясый икән, ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек булырга мөмкин. Отставкага яки пенсиягә китү турында сүз дә булмаган.
Мәгубә Сыртланованы Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены һәм «Алтын йолдыз» медаленә 1946 елның 15 маенда гына лаек дип табалар. Ул ике тапкыр Кызыл Байрак орденына һәм башка хөкүмәт бүләкләренә лаек була. Сугыштан соң Грузиядә авыл хуҗалыгы авиациясендә эшли. Казанга кайткач кияүгә чыга, оборона заводларының берсендә ОТК контролеры була. Кызы әнисе Мәгубәне искә алып болай ди: «Әни бик көчле, ару-талуны белмәс, эшсез утыра алмый торган кеше иде. Пенсиягә чыккач, тегү һәм бәйләү курсларына йөрде, музыка буенча дәресләр алды. Безнең өйдә «гаилә советы» да бар иде. Аның рәисе әни булды. Әтигә моның белән килешергә генә туры килде».
Белешмә:
Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Башкортостанның Бәләбәй шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, 1929 елда Ташкентта телеграфист булып эшли, аннары гражданнар авиациясенең Урта Азия идарәсендә һава линияләре технигы вазифасын башкара. Тбилисида аэроклуб һәм Үзәк планер мәктәбен тәмамлый. 1941 елның июленнән Мәгубә Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. 1942 елның декабреннән ул Бөек Ватан сугышы фронтларында һава армиясенә караган полкларда очучы булып хезмәт итә һәм Берлингача бара. Батырлыклары өчен күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнә.
Мәгубә Сыртланова 1971 елның 1 октябрендә Казанда вафат була. Татар зиратында җирләнгән. Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләренең урамнарына, Казанның 52 нче мәктәбенә һәм Бәләбәйнең 2 нче мәктәбенә бирелгән. Бәләбәйдә Мәгубә Сыртланова музее эшли. Благовещенск шәһәрендә (Башкортостан) Геройның бюсты куелган. Аның турында китаплар язылган, фильм төшерелгән.
Фото: tatfrontu.ru, из музея гимназии №52