Кыргызлар: тарих һәм мәдәният

Кыргызлар: тарих һәм мәдәният

Кыргызлар – Кыргызстанда яшәүче төрки халык. Шулай ук Кытайда, Россиядә, Үзбәкстанда, Кытайда, Монголиядә, Таҗикстанда, Казахстанда, яшиләр.

Кыргыз теле төрки телләрнең таулы-алтай кыргыз-кыпчак төркеменә керә.

Кыргыз атамасы VI гасырдан Енисей елгасы төбәгендәге халыкларга бәйле рәвештә кулланыла.

Кыргызларның гомуми саны – 2,5 миллион кеше. Көньяк Себер (туран) расасына карыйлар. Борынгы тарихлары сөн, сак кабиләләренә барып тоташа.

Монгол империясе барлыкка килгәннән соң, кыргызларның бер өлеше империядә йотыла, икенче өлеше бүгенге Кыргызстан җирләренә күченә.

Татарстан һәм Кыргызстан республикалары арасында хезмәттәшлек элек-электән килә. 2002 елда Татарстанда Кыргызстанның сәүдә вәкиллеге барлыкка килә. “Ынтымак” милли-мәдәни автономияләре дә актив. Гәрчә кыргызлар саны Татарстанда әллә ни күп булмаса да.