Күренекле язучы, «Ак чәчәкләр» романының авторы Габдрахман Әпсәләмов: «Китапка исемне син куштың...»

Күренекле язучы, «Ак чәчәкләр» романының авторы Габдрахман Әпсәләмов: «Китапка исемне син куштың...»

Күренекле язучы Габдрахман Әпсәләмов – ХХ йөз татар совет әдәбиятында аеруча популяр әдип. Замандашларының тормышын романтик пафос белән сугарып яктырткан, әмма соңгы елларның иҗтимагый-сәяси, эстетик үзгәрешләренә бәйле рәвештә күләгәдәрәк калырга дучар булган язучы. «Алтын Йолдыз», «Сүнмәс утлар», «Газинур»,»Ак чәчәкләр» әсәрләрен генә атасак та, без олуг әдибебезнең татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлешен күзаллый алабыз.

Заманында Габдрахман Әпсәләмовка үзе турында яхшы сүзләр дә, күңелгә ятышсыз сүзләр дә ишетергә туры килгән. Әмма әдип үзе беркайчан да, беркайда да, беркем турында да бер генә начар сүз дә әйтми. Үз әсәрләренә карата кайберәүләр тарафыннан тискәре фикер ишеткәндә дә ул эчтән януларын күрсәтмәскә тырыша. Утны тышка чыгармый.( Дөрес, бу сыйфатлары аңа соңыннан шактый кыйммәткә төшә). Мактануга, мактауга да ул шикләнеп карый. 50 яшьлегенә багышланган бәйрәм мәҗлесендә ул үзе турында мактап, купшыланып сөйләүләрен кискен тыя. Мәҗлесне күбрәк уен-көлкегә, күңел ачуга юнәлдерә.

Эш, эш! Бу Габдрахман Әпсәләмовның тормыш девизы була. Ул шуның белән яши, кайгыра, шатлана. Эш белән ул яна да, көя дә. Тормышын әдип башкача күз алдына да китерә алмый. Аккош күлендәге дачасына да ял итәргә түгел, баш та күтәрми эшләр өчен бара. Нарат урманында саф һава иснәп, кошлар җырын тыңлап йөрергә вакыты булмый аның. Җәй көннәренең берсендә берничә язучы аның дачасына бара. Язучының хатыны Мәгинә ханым аларны тәмле ашлар белән сыйлый. Өстәлдә чәе дә, мәе дә, барысы да була. Ләкин дуслары  Габдрахман Әпсәләмовның  бер генә тапкыр да авызына шәраб капканын, тәмәке тартканын күрмиләр. Ә бит сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта булган кеше. Ни генә күрмәгән дә, ни генә кичермәгән! Чәй янында кунаклар шактый озак сөйләшеп утыралар. Әмма хуҗа кеше үзе генә табын артында озак утырмый. Кунаклардан гафу үтенеп, үзенең эш кабинетына кереп китә. Хуҗаның кунаклар белән бер кадәр «кырыс» булуына беркем дә гаҗәпләнми, чөнки беләләр: бу кеше эш белән бер генә нәрсәне дә алыштырмый. Кунаклар йокларга яткач та, ул әле эш өстәле артында язуын дәвам. Ә иртә белән карасалар, Әпсәләмов инде спорт киемнәре киеп алган да иртәнге зарядка ясап ята.

Ә беркөнне, һич көтмәгәндә генә, шул тап-таза, тормышка чын күңелдән гашыйк булган кеше авырып китә. Инфаркт. Башта моңа күпләр ышанмый,  ничек инде шундый көчле ихтыярлы әдип авырып китсен, ди? Дусты, үзе кебек үк фронтовик язучы Нәби Дәүли урамда чәчәкләр сатып торучы бер карчыктан зур гына букет ала да больницага килә. Чәчәкләрне тумбочка өстенә куя. Әпсәләмов аларга озак карап тора да: «Кара син аны, ак сиреньнәр дә була икән», - дип куя. Соңыннан: «Беләсеңме, Нәби дус, син бит миңа бик зур бүләк алып килгәнсең. Мин менә биредә урынга чалкан ятып, түшәмгә карый-карый, күңелдән генә роман язарга керештем. Ул роман докторлар турында булачак. Синең бу ак чәчәкләрең... Юк, хәзергә әйтмим әле. Соңыннан белерсең...», - ди. Берникадәр вакыттан соң журналда «Ак чәчәкләр» романы басылып чыга. Автор китабын Нәби Дәүлигә бүләк итә һәм көлә-көлә әйтеп куя: «Рәхмәт, китапка исемне син куштың бит...” Инфаркттан соң кешегә азрак эшләргә, күбрәк ял итәргә – гел тыныч булырга кушалар. Габдрахман Әпсәләмовны да дуслары нәкъ менә шулай яшәр дип уйлыйлар. Ләкин тынгы белмәс әдип тагын да ныграк эшкә ябыша. Алай гынамы, иҗади командировкаларга чыгып йөри, әдәби атналыкларда катнаша.

Белешмә:

Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә Пенза губернасы (хәзерге Мордва Республикасы) Иске Аллагол авылында туа. Әдәби иҗат эше белән бик иртә мавыга башлый. 4 нче сыйныфта укыганда беренче шигырьләрен яза. Алар Муса Җәлил редакторлык иткән «Октябрь баласы» журналында басыла. Әпсәләмовның язучы булып китүендә Җәлилнең йогынтысы зур була. Габдрахман Муса Җәлил  җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Аның тәкъдиме белән М.Горький исемендәге әдәбият институтына керә. Ләкин институтны тәмамлауга, сугыш башлана.

Габдрахман Әпсәләмов сугышның башыннан алып ахырына кадәр сугышта катнаша. Иҗат эшчәнлеге дә чын-чынлап шушы елларда башлана һәм ул аның төп темасына әйләнә. 1948 елда - «Алтын йолдыз», 1951 елда «Газинур» романнарын яза. Укучылар бу әсәрләрне яратып укыйлар. Язучының Ватан сугышы чоры вакыйгаларына нигезләнеп язылган өченче романы «Мәңгелек кеше» дип атала. Анда Бухенвальд үлем лагерында булган хәлләр тасвирлана.

Әдип бүгенге тормышны сурәтләп язылган әсәрләрне дә күп иҗат итә. 1958 елда аның «Сүнмәс утлар» романы басылып чыга. Бу әсәре өчен авторга Тукай премиясе бирелә. Аннан «Ак чәчәкләр» романы дөнья күрә. Халык бу романны әле бүген дә ябырылып укый дисәк тә һич тә арттыру булмас. Укытучылар тормышыннан «Яшел яр» романын,  Муса Җәлилгә багышланган «Агыла болыт» романын да киң катлау укучылар җылы кабул итәләр.

Габдрахман Әпсәләмов озакка сузылган авырудан соң 1979 елның 7 февралендә Казанда вафат була. Татар зиратында җирләнгән. «Ак чәчәкләр»  романы буенча күп серияле нәфис фильм төшерелгән. Казанда аның исемен йөртүче урам бар. Берничә урында музейлары эшли.

Фото: kazan.aif.ru, elitat.ru, из личного архива Альбины Абсалямовой