Күренекле композиторы Фасил Әхмәтов: «Ярый алайса, акча әрәмгә китмәгән икән»

Күренекле композиторы Фасил Әхмәтов: «Ярый алайса, акча әрәмгә китмәгән икән»

Композитор Фасил Әхмәтов бервакыт, үзенең җырлар җыентыгы басылып чыккач, шагыйрь Разил Вәлиевне һәм берничә дустын, Татар ашлары йортына алып китә. Ул елларда китап бастыру, бигрәк тә композиторлар өчен, зур вакыйга була. Шуңа күрә мәҗлес тә зурдан була. Икенче көнне иртә таңнан Фасил ага Разил Вәлиевне телефоннан шалтыратып йокысыннан уята һәм төне буе үзен борчыган сорауны бирә: «Кесәдә яшереп йөрткән егерме бишлекне инде сәгатьләр буе эзләп тә таба алмыйм. Әллә Йолдыз апаң (хәләл җефете – авт.) чалбар үтүкләгәндә алып куйган инде...». Разил Вәлиев: «Фасил абый, син аңа иң соңыннан бер шампанский китерттең бит», дигәч кенә танылган композиторның рәхәтләнеп көлгәне ишетелә. «Ә мин монда, хатын алган дип уйлап, кара кайгыга баттым. Ярый, алайса, әйбәт булган, акча әрәмгә китмәгән икән», – дип трубканы куя.

Ике бөек композитор Фасил Әхмәтов белән Мирсәет Яруллин бакча күршеләре дә һәм якын дуслар да булалар. Фасил Әхмәтов партиягә керми, ә Мирсәет Яруллин коммунист була. Бервакыт Әхмәтовлар фатирына ике ел рәттән «Партийная жизнь» журналы килә. Башта ул аны кем яздырганын белми. Белгәннән соң, Мирсәет Яруллинга «Свиноводство» журналын яздыра.

Бервакыт композиторның дуслары бер-берсеннән иң яраткан китаплары кайсы булуын сораша башлыйлар. Әхмәтов боларга: «Ленинның «Материализм и эмпириакритицизмы» дигәч, тегеләр аптырап калалар. Берсе: «Сез партияле түгел бит, ничек аны яратып укыйсыз?» - дип сораганына каршы ул: «Ә мин аны кулга алуга, йокыга китәм», - дип җавап биргән.

Белешмә:

Күренекле композитор Фасил Әхмәтов 1935 елда Кукмара районының Салтык-Ерыклы авылында туа. Аларның гаиләсе башта Тулбай авылына, аннары Саба урман хуҗалыгына күченә. Фасил

кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнә.(Соңыннан аның улы Азат та гармунда уйнарга теләп, атналар буе уен корлында мәш килә. Ул аның җәфалануын күреп түзми: «Ярар, җитте, баянны интектермә»-ди.) 1952 елда Фасил Әхмәтов Казан музыка училищесының баян бүлегенә укырга керә. Бер үк вакытта теория һәм композиция классларына да йөри. 1957-1962 елларда Фасил Әхмәтов Казан дәүләт консерваториясенең теоретик композиция бүлегендә профессор А.С. Леман классында укый. Аны тәмамлагач, ул – Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә өлкән мөхәррир булып эшли. Соңыннан консерваториядә аспирантурада укый, шунда ук дәресләр дә бирә. 1975 елда аны Татарстан китап нәшриятына музыка буенча редактор итеп чакыралар. Шул елларда аның радиодан, эстрададан җыр һәм романслары яңгырый башлый. Фортепьяно өчен язылган сонотинасы белгечләр тарафыннан татар музыкасында новаторлык әсәре дип билгеләнә. Аеруча композиторның беренче кыллы квартеты шөһрәт казана. Бу әсәр чит илләрдә дә башкарыла. Композитор төрле уен кораллары өчен музыка язып, үзен төп эшкә – симфоник музыка иҗат итүгә әзерли. «Фәрит Яруллин истәлегенә» багышланган симфоник поэмасы өчен Фасил Әхмәтов, Россиядә беренчеләрдән булып, РФның М.Глинка исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ул бер-бер артлы «Адажио», «Казан симфониясе», «Фортепьяно һәм симфоник оркестр өчен концерт» кебек күләмле, катлаулы әсәрләр иҗат итә. 1988 елда Ф.Әхмәтовка соңгы еллардагы әсәрләре, симфониясе һәм «Мин гармун булсам иде» исемле җырлар җыентыгы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Ул 130 дан артык җыр һәм романслар иҗат иткән. Фасил Әхмәтов - ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты.

Фасил Әхмәтов 1998 елның 6 сентябрендә вафат була.

Фото: kitaphane.tatarstan.ru, museum.ru