Күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Шамил Усмановны «татар Фурмановы» дип йөрткәннәр
Шамил Усманов революциягә хәтле үк большевиклар фиркасендә тора, Гражданнар сугышында комиссар була, ә аннары популяр язучы-драматург, прозаик, очеркист, фантастик әсәрләр иҗат итүче буларак таныла. Казанда киң диапазонлы радиостанцияне ачуда башлап йөрүче һәм үз тавышы белән «Казан сөйли!» дип беренчеләрдән әйткән кеше. Никадәр коммунистик идеяләргә бирелгән, ихластан шуңа хезмәт итсә дә, аңа да «халык дошманы» ярлыгын чәпиләр.
Шамил Усманов бик чибәр кеше була. Атаклы артистка Галия Кайбицкая аны хәтта чын ир-ат үрнәге дип тә атый. Ул буйга озын түгел, әмма нык, таза гәүдәле була. Һәрвакыт гимнастеркадан һәм галифе чалбардан йөри, ялтырап торган хром итекләр кия. Менә шушы кеше, буш вакыт таптымы, кулына каләм ала. Бу вакытта инде ул беренче хатыны белән аерылган, анда аның кызы үсә. Усманов ул чактагы татар сәхнәсенең йолдызы булган Асия Измайловага күзе төшә.
Бервакыт Асия Измайлова концерт бирергә дип командирлар курсына килә. Концерт беткәннән соң паркта йөриләр. Тыныч җәйге төн. Шул чагында мылтыктан аткан тавыш ишетелә, һәм куркынган хатын-кыз тавышы яңгырый. Шундук курсантлар йөгереп килә, һәм алар мондый күренешкә тап була: комиссар Шамил Усманов җиргә утырган да аягыннан итеген салырга азаплана. Ә итек эченнән кан ага. Янәшәсендә артистка Измайлова. Ул аңа итеген салырга булыша. Билгеле инде, йөгереп килгән курсантлар шундук булышырга телиләр, кайберләре исә комиссарга аткан дошманны эзләмәкче була. Ләкин комиссар аларны туктата: «Кирәкми...Мин аякка ялгыш үзем аттым бит», - ди. Курсантлар аны госпитальгә кадәр күтәреп алып баралар. Соңыннан Шамил Усманов серне чишә: «Юләрлек белән аягыма үзем аттым. Асиягә булган мәхәббәтемне раслыйсым килде. Югыйсә ул минем мәхәббәтемә ышанмый. Яратуымны раслардай дәлилләр таләп итә. Менә шуңа мин кызып киттем». Гөнаһсызга җәрәхәтләнгән аяк табаны бик озак төзәлми. Ләкин комиссар үз максатына ирешә – Асия Измайлова аңа кияүгә чыга.
Мондый батырлык үрнәген ул хаксызга төрмәгә утыртылгач, анда да күрсәтә. Сорау алу вакытында үзен чын ирләрчә тота, беркемне дә сатмый, Советка каршы оешмаларда катнашу гаебе барлыгын танымый. Шуңа да аны иң каты җәзага тарталар, «конвейр»га куеп атналар буена йоклатмыйлар, тикшерүчеләр бер-берсен алыштыра-алыштыра аннан берөзлексез сорау алалар, сулы карцерга утырталар (монда ул тәүлекләр буе билдән яисә муеннан ук салкын суда тотыла), кыйныйлар, ачка интектерәләр. Физик яктан ныклык, чыдамлык һәм хәрби әзерлек ягыннан татар язучыларыннан берәү дә аның белән тиңләшә алмый. Тикмәгә генә үзе исән чагында ук аны «татар Фурмановы» дип йөртмиләр инде.
Белешмә:
Шамил Хәйрулла улы Усманов 1898 елның 26 декабрендә Саратов губернасының Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәлдәнге авылында туа. Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсен тәмамлый. Фабрикада слесарь булып эшли. 1917 елда большевиклар партиясе сафына керә. Казан хәрби округы аңа Сызраньда торган частьлардагы фронтовик солдатлардан һәм эшчеләрдән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Ул оештырган часть Оренбург шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. Беренче Идел буе татар бригадасына комиссар итеп билгеләнә. «Кызыл Армия» газетасын оештыруга зур көч куя. Төркестан фронты Хәрби- революцион советы әгъзасы була. 1927 елда Шамил Усманов хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм радиостанция төзү буенча республика Халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, 1930 елдан башлап, тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә. «Легион юлы», «Памирдан радио» , «Кичеккән фәрман» һ.б. әсәрләрен иҗат итә.
Шамил Усмановны 1937 елда, «халык дошманы» ярлыгы тагып, төрмәгә утырталар һәм шул елның 3 декабрендә җәзалап үтерәләр.
Фото: commons.wikimedia.org