Кореялеләр: тарих һәм мәдәният

Кореялеләр: тарих һәм мәдәният

Сеул – 600 еллык тарихы булган шәһәр. Ул илнең сәяси һәм икътисадый, шулай ук мәдәни һәм мәгариф үзәге дә. Биредә заманча архитектура борынгы корылмалар белән гармониядә корылган. Мәсәлән, Кёнбоккун сарае биек корылмалар арасында югалып калмаган. Сеул шулай ук күңел ачу һәм сәүдә үзәге дә әле.

Корея тарихы белән кызыксынучылар Ли династиясе (1392-1910) хакимлек иткән чорда төзелгән патша сарайлары белән таныша ала. Сеулда хәзерге вакытка биш сарай сакланып калган. Аның дүртесе корылма, берсе – Пивон паркы һәм Чонмё гыйбадәтханәсе. Алар барысы да шәһәрнең үзәгендә бер-берсеннән 1-2 чакрым ераклыкта урнашкан. Әлеге сарайлар парк эчендәге агач корылмалардан гыйбарәт. Шунда ук ясалма таучыклар, күлләр, елгалар һәм шарлавыклар бар.
Сеулда хәрби-тарихи музей кызыклы. Ул дөньдагы эре хәрби музейларның берсе. Биредә Кореянең хәрби тарихы белән танышырга була.

Корея – Корея ярымутравы һәм аның янындагы утрауларда урнашкан дәүләт. Элек бердәм дәүләт булган. Төньякта Кытай һәм Россия белән чиктәш. Көньякта – Япон утраулары.

1948 елда икегә бүленә һәм Корея республикасы, Корея халык демократик республикасы төзелә.  Төп халкы – кореялеләр.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты мәгълүматларына караганда, Татарстанда 1500 кореяле яши. Казан шәһәрендә милли-мәдәни автономияләре бар. Татарстан халыклар дуслыгы йортында корея телен өйрәтү мәктәбенең ике бүлеге эшли.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты