Хыянәтче кем дисезме... - хатыны һәм якын сердәше

Хыянәтче кем дисезме... - хатыны һәм якын сердәше

Күренекле драматург, шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Фәтхи Бурнаш иң якын кешеләренең хыянәте аркасында үлемгә хөкем ителә.

   1918 елда РКП(б)ның Сембер губерна комитеты яшь драматург, шагыйрь  һәм журналист Фәтхи Бурнашны шәһәрдә чыга  башлаган «Көн» газетасының мөхәррире итеп билгели. Ак чехлар баш күтәреп, Сембер контрреволюцион көчләр кулында калгач, яшь мөхәррир Уфага качып китәргә мәҗбүр була. Ләкин аклар контрразведкасы монда да аның эзенә төшә һәм Бурнашны кулга ала. Өч ай буе язучы төрмә камерасында үлем көтеп ята. Һәм аның миен гел бер фикер кимерә: хыянәтче кем? Кем аны дошманнарга саткан? Югыйсә аның Уфага качып килүен бары берничә кеше генә белә. Ә алар барысы да ышанычлылыр, дуслар, фикердәшләр... Аларга да ышанмасаң, бу дөньяда кемгә ышанырга, кемгә таянырга мөмкин? Кызыллар Уфага якынлашкач, тоткыннарны, эшелонга төяп, себергә озаталар. Юлда чакта Бурнаш ниндидер могҗиза белән кача. Мең михнәтләр белән ул кабат Сембергә кайта һәм элеккеге эшен дәвам иттерә. 1930 елда Фәтхи Бурнашны «уң  тайпылышта», «буржуаз милләтчелектә» гаепләп, партиядән чыгаралар. Ул төннәр буе йокламыйча, кулга алуларын көтеп ята. Язмышы болай да кыл өстендә торган чагында, аның өстеннән шикаять язалар. Аны «солтангалиевчеләр» белән тыгыз элемтәдә булуда, ә аларны кулга алгач, аларның гаиләләренә булышуда гаеплиләр. Мондый яланы кем яккан соң? Бурнашның хатыны, бөек артист, татар сәхнәсенең йөзек кашы Фатыйма Ильская. Шулай да Бурнаш җебеп төшми, үз-үзен акларга, хакыйкатьне якларга көч таба. Ул ВКП(б) ның Үзәк контроль комиссиясе исеменә аппеляция яза, үзен партия сафларына кабат алуны сорый. Аны партиягә кире алалар. 1940 елда хатынының әлеге шикаяте аркасында аны янә кулга алалар. Тикшерүче  Фәтхи Бурнаштан үз-үзен фаш итүне, «Советка каршы көрәше» турында язуны таләп итә.  Бурнаш баш тарта. Аны ун тәүлеккә салкын юеш карцерга утырталар. Мондый хәлләр күп кабатлана. Бурнаш дүрт-биш ай эчендә 103 тәүлекне карцерда үткәрә. Ни гаҗәп - аны судта яклар өчен хәтта адвокат та билгелиләр. Хатыны да элеккеге күрсәтмәләреннән баш тарта. Язучының әдәби әсәрләренә экспертиза үткәрәләр. Аннан да уңай бәя алына. Шулай итеп, Фәтхи Бурнашка тагылган гаепләү җимерелә дә төшә. Әмма суд мәсьәләне уңай якка хәл итәргә генә торганда, бөтен эшне адвокат боза. Язучыны яклау урынына ул, аның «солтангаливчеләр» хәрәкәтенә катнашкан булуын раслый, тоткынның үзеннән ишеткән яңа фактлар китерә. Аны ун елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Лагерьда ул Яков Ильенков дигән рус тоткыны белән дуслаша. Бар нәрсәләре дә уртак була, серләре дә, фикерләре дә. Тик беркөнне алар арасында низаг чыга, алар сугыша башлый. Ильенков иптәше белән Бурнашны канга батырганчы кыйный. Бурнаш аның өстеннән отряд начальнигы исеменә шикаять яза. Ильенков Бурнашның сәяси яктан хата булган барлык сүзләрен дә лагерь җитәкчелегенә җиткерә. Соңыннан шунысы да мәгълүм була: Ильенков инде бу хәлләргә кадәр дүрт ай элек үк аның сүзләрен җитәкчелеккә хәбәр иткән булган. Бурнашны, унике көн үтүгә, үлемгә хөкем итәләр. Халык тикмәгә генә, кеше башын бүре дә ашамый, арыслан да ашамый – хыянәт ашый дими инде...

      Белешмә

 Фәтхи Бурнаш (Фәтхелислам Закир улы Бурнашев) 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чувашстанның Батыр районы) Кыр Бикшеге авылында мулла гаиләсендә туа. Авылда башлангыч белем алганнан соң, әтисе аны Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. 1916 елда ул аны ташлап чыга һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, дүрт класс гимназия программасы күләмендә рус теленнән имтихан тота. Революциядән соң Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы булган «Кызыл Армия» газетасының мөхәррире булып эшли. 1920-30 нчы елларда аның драма әсәрләре – «Таһир-Зөһрә», «Яшь йөрәкләр» татар сәхнәсеннән төшми, тамашачылар арасында искиткеч популярлык казана. Ул 22 сәхнә әсәре, 30 поэма, 150 дән артык шигырь, 5 опера либреттосы, 500 гә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, берничә дистә хикәя һәм фельетоннар яза, башка язучыларның биш-алты томлык әсәрләрен тәрҗемә итә.

    Фәтхи бурнаш 1940 елда кулга алына, 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1942 елда атып үтерелә. Кабере билгесез.

Фото чыганагы http://adiplar.belem.ru/burnash.html