Хуҗалык тәртибе: шөгыль һәм кәсеп

Хуҗалык тәртибе: шөгыль һәм кәсеп

 

Татарлар – җир эшкәртү традицияләре бик күптәннән килә торган утрак тормышлы халык. Идел буе Болгарстаны заманында ук бу дәүләттә яшәүчеләр  авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәннәр. Болгарларда җир эшкәртүнең сыйфаты хакында археологик табылдыклар да сөйли.

Җәй уртасы. Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 1984 ел
  Казу эшләре вакытында тимер сукалар, сабан төрәннәре һәм чапкылары, игеннәрне җыеп алу өчен җайланмалар, ураклар, тегермән ташлары табыла. Крестьяннар бодай, тары, арпа, борай, ясмык, борчак чәчәләр. Авыл хуҗалыгының мөһим тармагы булган терлекчелек ит һәм сөт ризыклары белән тәэмин итә.
Йон исә киез һәм тукымалар әзерләүгә тотыла. Болгарлар сыер-үгезләр, атлар, сарыклар, кәҗәләр үрчетәләр. Атлар һәм үгезләр чәчү һәм йөк ташу өчен кулланыла. Җир эшкәртү шулкадәр алга киткән була, ул халыкның үз ихтыяҗларын да канәгатьләндерә, артып та кала. Болгарлар икмәкне рус кенәзлекләренә илтәләр. «Повесть временных лет» елъязмасында (1024) Суздаль җирләренә ачлык килгән елларда русларның «Болгарга икмәк һәм ризык эзләп барулары» теркәлеп калган. Шулай итеп, әле монгол яуларына кадәр үк татарларда агрикультура нигезләре салына: җир эшкәртү системасы, бөртекле үсемлекләрнең традицион җыелмасы, чәчү кораллары, терминология хасил була, болар соңгырак чорларда да саклана.

Сабан (чәчү). Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 2015 ел

Сука. XIX гасыр ахыры – ХХ йөз башы
  Авыл хуҗалыгы Алтын Урда, соңрак – Казан, Әстерхан, Кырым, Себер ханлыклары, Нугай Урдасы икътисадының әйдәп баручы юнәлеше булып кала. Алтын Урданың Ауропа базарларына икмәк һәм башка товарлар чыгаручы төп дәүләтләрдән булуы мәгълүм. Татар крестьяннары, бигрәк һәм Идел, һәм Урал буйларындагы башка халыклар арасында, ипи үстерүчеләр булып таныла. Мондый язма сакланып калган: «Татарларда иген игү бик уңышлы бара һәм моны (...) бары тик аларның тырышлыгы белән аңлатырга кирәк». Халыкның традицион җир эшкәртү культурасы үз заманы өчен югары санала. 
  XIX – ХХ йөз башында татарларда, барыннан да элек Урта Иделдә, Чулман буйларында, Ока – Сүрә елгалары арасында җир эшкәртүнең төп системасы булып әле болгар заманнарыннан билгеле өч басулы пар җире тора. Сөрүлек җирләр күләме белән тигез булган һәм ел саен бер-берсе белән алмашынып торган өч чөйгә бүленә: пар, уҗым һәм язгы чәчү басулары. Пар басуы, аеруча, сука кергәндә, мөмкинлеккә карап ашлана. Электән килә торган тагын бер җир эшкәртү тәртибе яткын-аралаштырма система дип атала. Уңыш бирү мөмкинлеге кимегәч, басуга чәчүне туктаталар, җир 5 – 20 ел ял итә, аннары яңадан чәчүлек итеп файдалана башлыйлар.

Татар игенчеләре печән җыюда

Урак. XIX гасыр

Ураклар. XIX гасыр ахыры
  Татарларда җир эшкәртү тәртибенең камиллеге авыл хуҗалыгы үсемлекләре җыелмасының төрлелегендә дә күренә. Пар җирләре зонасы булган Урта Иделдә, Чулман буйларында, Ока – Сүрә елгалары арасында игеннәрнең яртысы диярлек уҗымга – арыш игүгә туры килә. Язгы чәчүлек орлыкның күп өлешен солы алып тора. Язын чәчелә торган орлыкларның берсе бодай булса, аның борай дигән төре дә киң кулланыла. Һәр җирдә диярлек татарлар арпа чәчә, аны күп кенә урыннарда ашлык дип йөртү бу орлыкның бик борынгыдан игелүенә ишарә ясый. Шулай ук тары еш чәчелә. Аз-азлап булса да, һәр хуҗалыкта карабодай үстерәләр. Борчак һәм ясмык белән янәшә җеп эрләү өчен җитен һәм киндер чәчәләр. Күп кенә хуҗалыклар көнбагыш утырта.
  Татарлар шактый күп кораллар – чәчү һәм тырмалау җайланмалары кулланалар. Беренчеләре ике төргә бүленә: сабан һәм сука. Традицион сабан – берничә ат тарта торган, авыр агачтан эшләнгән, алды тәгәрмәчле җайланма.
  Татарларда сука борынгыдан бер атка җигелгән, ике канатлы, уртадан аркылы агач белән бүленгән үзенчәлекле формада ясала.

Миләшкәй. Рәс. И. К. Зарипов. 1996 ел
  Тырмалау кораллары, нигездә, рамга утыртылган агач тешле, ә XIX гасыр ахырыннан – тимер тешле (тырма – Казан татарларында, себерке – мишәрләрдә) була.
  Җир эшендә иң мөһим вакыт – урып-җыю һәм печән чабу. Көзге арышны, шулай ук солы һәм борайны фабрикада эшләнгән яки кулдан ясалган урак ярдәмендә җыялар. Ел уңышлы килмичә, игеннәр тәбәнәк булса, шулай ук борчак, карабодай һәм ясмыкны чалгы белән чабалар. XIX йөз ахырында язгы игеннәрне заманча – терәкле итеп, коеп эшләнгән тешле чалгы ярдәмендә ура башлыйлар. Печән чабу өчен, гадәти чалгыдан тыш, урман аланнарында, сазлыклы җирләрдә кәкре чалгы гамәлдә йөри.
  Чабылган икмәкне, өлгерү һәм кибү өчен, 25 – 100 көлтәдән җыйналган озынча чүмәлә (зурат, дуңгыз) итеп җыйнап куялар. Тагын бер төрлесен, очлы башлы, 5 – 20 көлтәдән өелгәнен, сослан яки бәбкә дип йөртәләр. Дала җирләрендә уңышны басуда киптерсәләр, урманлы-далалы, бигрәк тә урманлы төбәкләрдә бу максатта әвеннәр яки орлык киптерү урыннарын файдаланалар. Татарларда әвеннәрнең ике: чыбык һәм бура кебек эшләнгән төрләре кулланыла.

Арба һәм чаналар

Печән җыю. ТАССР. 1940 – 1950 еллар
  Көлтәдән орлык суктыруның иң киң таралган төрләре булып чылбырлап яки терлекләр (ат, үгез) ярдәмендә эшләү тәртибе санала. Чылбыр – чабагач, субагач арыш сукканда, бигрәк тә урманлы һәм урман-далалы төбәкләрдә алыштыргысыз. Ат, үгез тоякларыннан борчакны, карабодайны, солы белән борайны таптаталар. Орлыкны агач көрәк белән аралыйлар. Кайчакта чиләктән, капка яки сарай ишегеннән җилгәрү дә кулланыла. XIX гасырда зур иләкләр, гасыр ахырына кул җилгәргечләре эшләнә башлый. Орлыктан он тарту өчен стационар су яки җил тегермәннәре  файдаланыла. Һәр хуҗалыкта диярлек агачтан яки сирәгрәк таштан ясалган кул тегермәннәре очрый.
  Орлыкны ярмага әйләндерү, төю, май сыгу өчен булган киле җитен эшкәрткәндә дә кулланыла. Орлыкны, онны, ярманы һәм башка азык-төлекне крестьяннар келәттә яки амбарда саклаганнар. Орлык өчен келәттә бура савыт – лар, бура ясала; онны агач савытларда тоталар. Хәлле крестьяннарда иген таш яки кирпеч келәтләрдә тора. Идән асты бүлмәләре, подваллар ясау да (бигрәк тә урман-дала һәм дала төбәкләрендә) гадәти күренеш була.

Җил тегермәне

Су тегермәне
  Бакчачылык, җиләк-җимеш үстерү һәм җыю да татарларның традицион авыл хуҗалыгы культурасының мөһим өлешен тәшкил итә. Алар борынгыдан үзләре бакча җимешләре үстергәннәр яки кыргый җиләк-җимеш җыйганнар. Халык тормышын яхшы белгән К. Фукс болай дип язган: «Эш сөючән татарларның бакчаларында һәрнәрсә күп итеп утыртылган: бәрәңге, суган, чөгендер, кишер һәм кәбестә – бу яшелчәләрне алар кышка сакларга куялар». Урта Идел төбәгендәге татарларда XIX – ХХ гасырлар чигендә бакчачылыкта, кайчак кырчылыкта да төп үсемлек булып бәрәңге санала. Яшелчәләрдән суган күп үстерелә. Кәбестә җитештереп, аны кышка тозлап куялар, кишер, кыяр, чөгендер, торма, сарымсак популяр була. Керәшеннәр тәмәке үстергән. Яраткан яшелчәләрдән берсе – кабак. Хәзер киң таралган помидор, борыч, ташкабаклар бары тик Бөек Ватан сугышыннан соң гына пәйда була.
  Татарларда, бигрәк тә Казан артында, өй каршында кечкенә бакчалар ясыйлар. Монда декоратив куаклар, миләш, шомырт үсә. Җимешле агачлардан алма агачы, чия, карлыган утырталар. Бик борынгы дәверләрдән татарлар кыргый үсемлекләрне, җиләк-җимешләрне азык-төлек итеп кулланганнар. Урман җиләге, җир җиләге, кура җиләге, кара бөрлегән, нарат җиләге, мүк җиләге, далалы төбәкләрдә – чия, күгән, дүләнә җыялар. Шомыртны яраталар, шулай ук кыргый суган, сарымсак, балтырган, кузгалак җыю киң таралган була. Себердәге Иртеш буена урнашкан авылларда эрбет чикләвегенә йөриләр.

Тегермән ташы

Кул тегермәне. XIX гасыр
  Идел буе татарларында терлекчелек XIX гасырда җир эшкәртүдән кала икенче урында тора. Бу тармак халыкка табигый көн күреп яшәргә мөмкинлек бирә: хайван һәм кошлар гаиләне азык-төлек белән тәэмин итә (ит, сөт, йомырка) һәм йорт эшләре, һөнәрчелек өчен чимал (тире, йон, мамык, сөяк) бирә, атлар һәм үгезләр исә хуҗалыкта төп тарту көче булып хезмәт итәләр.
  Умартачылык (чолыкчылык һәм умартачылык формалары) – бик борынгы һәм татарларда киң таралган шөгыль. Башта ул кыргый бал кортларының балын җыю рәвешендә яши, аннары – чолыкчылык: зур агачларның куышларында чолыклар булдыру юлы белән үсә. ХVIII – ХIХ гасырлар дәвамында, карт урманнар кимү белән, бу төр дә акрынлап юкка чыга. Чолыкларны бүкән умарталар алмаштыра, башта аларны агачларга элеп куя торган булганнар. ХIХ гасырда умартачылык пәйда була. ХХ гасыр башында инде хәзерге замандагыча рамлы умарталар кулланыла башлый. Казан татарлары умарталарны, нигездә, утарларда тоталар.

Үлчәү. XX йөз башы
  Аучылык татарларда, аларның борынгы бабаларында да киң таралган була. Болгарлар дәверендә үк кыйммәтле тиреләр әзерләүнең бик популяр булуы хакында археологик истәлекләрдә күпләп табыла торган томарлар – укларның махсус очлары сөйләп тора. Мондый ау соңрак та әһәмиятен югатлтмый. Җәнлек яки кош аулауның, күрше халыклардагы шикелле үк, ике төрле традициясе яшәп килә. Урманда ау – төрле капкыннар, алдагыч чокырлар, тозаклар куеп оештырыла. Дала традициясе актив формаларга өстенлек  бирә: җәнлекне этләр, өйрәтелгән кошлар ярдәмендә аулау, уратып алу, тирән кар өстеннән чаңгыларда куу, бигрәк тә бүрегә, төлкегә ат белән ауга чыгу яшәп килә. Тиеннән – пошига, аюга, урман кошларына һәм йөзмә кошларга кадәр, төрле җәнлекләрне аулаганнар. Шартлар булганда, кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләргә өстенлек бирелә. Аучылык бигрәк тә Уралда һәм Себердә, Тубыл – Иртеш елгалары арасында киң таралган була. 

Юмарт август. Рәс. Х. А. Якупов. 1989 ел
  Балык тоту күпчелек очракларда һөнәр түгел, шөгыль буларак кына яши. Татар авылларында төрле җайланмалар кулланалар: кармак, ялтыравыклы алдавыч, мурда, җылым, сөрәкә, ятьмә, зур ятьмә-неводлар, кармаклы ятьмәләр – шундыйлардан. Себер татарлары оста балыкчылар булып таныла.
  Татарлар элек-электән һөнәрле халык булып исәпләнә. Идел Болгарстаны осталарының күптөрле эшләнмәләре халык ихтыяҗларын да канәгатьләндерә, читкә дә сату өчен озатыла. Һөнәрчеләр үз эшләрендә элеккедән тапшырыла килгән тәҗрибәгә таяналар, шул ук вакытта Кавказ, Иран, Урта Азия халыклары традицияләрен актив үзләштерәләр. Моңа бигрәк тә болгар җирләре Алтын Урда составына кергәннән соң уңайлы шартлар туа. Нәтиҗәдә, һөнәрчелек, төрледән-төрле үзенчәлекле эшләнмәләр ясау өчен үз заманында алдынгы техника һәм технологияләр хасил була.
  Идел буе татарларында ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында һөнәрчелекнең күп кенә төрләре яшәп килә: аерым исәпләүләр буенча, аларның саны 50 дән 150 гә кадәр дип күрсәтелә. Болар агач һәм урман эшкәртүгә, үсемлекләр һәм хайваннар чималыннан җеп эрләүгә, тире, металл, таш, минерал табылдыкларны эшкәртүгә карый. Иң киң таралган һөнәрләрдән агач һәм агач эшкәртү белән бәйлеләрен күрсәтергә кирәк: урман химиясе, туку, балта осталыгы, кыру, юыну, мичкә, арба-чана ясау – шундыйлардан. Һәрбер авылда диярлек, бигрәк тә Казан татарларында, йортлар, мәчетләр, каралты-кура салучы, ихатада төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче, йорт җиһазы, өй кирәк-ярагы эшләүче балта осталары була. ХVIII – ХIХ гасырларда Казан губернасында арбалар, чаналар ясау активлаша, бу эштә татар осталары катнаша. Күп кенә татарлар, бигрәк тә Чулман буйларында, курыс, юкә кабыгы эшкәртү, чыпта үрү, чабата ясау, җепләр әзерләү белән шөгыльләнәләр.

Көчле кешеләр. Рәс. Х. Г. Якупов. 1964 ел

Язгы киңлектә. Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 2014 ел
  Һәр крестьян диярлек тирене үз хуҗалык кирәкяраклары өчен эшкәртә белә. Бу чималны һөнәри эшкәртү белән һөнәрчеләр шөгыльләнә. Урта Иделне һәм Чулман буйларын, бигрәк тә Казан артын татарның күн эшкәртү осталары Россиядәге иң алдынгы күн җитештерүче мәркәзләрдән берсенә әйләндерә. Монда аның танылган йомшак күн (махсус эшкәртелгән, чыдамлы, аяк киемнәре тегү өчен кулланыла торган, эре терлек тиресеннән ясалган, кара яки кызыл төскә буялган) һәм сафьян (йомшак кәҗә, сирәгрәк сарык яки бозау тиресеннән эшләнеп, ачык яшел, сары, кызыл төсләргә буялган, аяк киеме һәм галантерея эшләнмәләре әзерләү өчен яраклы), Урта гасырлардан бөтен дөньяга «әл-болгари» исеме белән билгеле төрләре җитештерелә. Җитештерү озак вакытлар вак һөнәрчелек формасында алып барыла. Нәкъ менә Казанда Пётр I тарафыннан Россиядә беренчеләрдән булган тире мануфактураларына нигез салына.

Ияр. 1970 – 1990 еллар

Камчы. ХХ йөз уртасы
  Эшкәртелгән тире галантерея, ат җигү белән бәйле эшләнмәләрдә һәм, иң беренче чиратта – аяк киеме тегү өчен файдаланыла. Авыл осталары көндәлек өчен аяк киеме: тире кәвешләр, туфлиләр, итекләр тегәләр. Әмма татарлар барыннан да элек татар яки казан бизәге төшерелгән йомшак күн яки сафьян итекләр белән дан тота. Төрле төстәге күннәрдән киселгән аяк киеме ефәк яки тимер белән кушылган җепләр ярдәмендә махсус җөй белән тоташтырыла, шулай мозаикалы бизәк хасил ителә. XIX гасыр ахырына төрле урыннарга таралып урнашкан мануфактура төсен алган җитештерүнең үзәге Казанда, Лаеш һәм Казан өязе авылларында урнаша. Бу һөнәр чәчәк аткан вакытта, XIX – ХХ гасырлар чигендә, анда 10 меңләп кеше, күбесенчә татарлар мәшгуль була, алар ел саен 3 млн пар аяк киеме әзерлиләр. Җете төсләрдә, матур итеп бизәкләп эшләнгән итек-читекләр һәм туфлиләр татарлар арасында гына түгел, башка халыклар тарафыннан да яратып кулланыла, мондый аяк киемен руслар да кия; аны Себергә, Урта Азиягә, Кавказга, Россиянең ике башкаласына һәм илдән читкә – Англиягә, Франциягә чыгаралар. Яшерен җөйле бизәкле күн аяк киемнәре калдыклары Идел буе болгарларының борынгы кала урыннарында, шул исәптән ханлык чоры Казанында да казу эшләре вакытында табыла. Хәзер киң таралган «сапоги», «башмак», «чабата», «чулки» сүзләре төрки чыгышлы.

 

Умарталар. Арча районы Сулабаш авылы. ХХ гасыр башы

Болгарлар ауда. Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 2008 ел
  Туку эше дә киң җәелгән булып, ХIХ гасыр урталарына йортта һәм мануфактура җитештерүе, фабрикаларда эшләү кебек формаларда яши. Татар хатын-кызлары, бигрәк тә Чулман буенда яшәүчеләр, челтәрләр, салфеткалар үрә. Оренбург губернасының көньяк өязләрендә кәҗә мамыгыннан әйберләр, аеруча мамык шәлләр бәйлиләр. Бу һөнәр белән 10 меңләп хатын-кыз шөгыльләнә, җепне дә хатын-кызлар гына эрли.
  Гадәти көнкүреш кием-салымын, эчке киемнәрне үз гаиләсе өчен хатын-кыз үзе әзерли. Әмма борынгыдан өске кием тегү белән һөнәри тегүчеләр – ир-атлар шөгыльләнә, алар үз авылын да, якын-тирә авылларны да заказ буенча тегеп киендерә. ХIХ гасырның 70 елларында Казан губернасында, мәсәлән, татарлар барлык осталарның өчтән икесен тәшкил итәләр.

Балык тоту җайланмалары. XX йөз уртасы
  Казан татарлары һөнәрчелегендә алтын белән чигү – хатын-кыз һәм ир-ат баш киемнәрен ефәк, алтын яки көмеш җепләр – кәнител белән чигү, шулай ук вак төймә, ясалма мәрҗән, пыяла төймәләр белән бизәү киң таралган була.
  ХIХ йөз ахырына сәнәгать, транспорт үсү, шәһәрләр күбәю белән татарлар арасында читкә китеп эшләүчеләр саны арта. Алар шәһәрләрдә урам себерүчеләр, кучерлар, мунча, мич ягучылар булып эшли башлыйлар. Эш сөючән һәм үз вазифаларына намус белән караучы татарларны бик теләп эшкә яллыйлар. Күп татарлар Урал, Себер, Донбасс шахталары һәм приискларында, Баку нефть чыгару үзәкләрендә, Әстерхан балык тоту промыселларында, урман кисү һәм сал агызуда эшли. Киң таралган һөнәр булып ат белән эшләү санала.
  Сәүдә һәм алыш-биреш эше белән татарлар элекэлектән шөгыльләнә. Идел буе татарларының борынгы бабалары – болгарлар – сәүдә итүче халык булып таныла, чөнки дәүләт үзе дә Шәрык һәм Гареб арасындагы сәүдә юлларына урнашкан була. Алар арадашчылык итеп кенә калмый, бәлки, үзләре дә Төньяк халыклары белән сәүдә итә, аннан мех, сөяк һ.б. бик күп чималлар кайтарталар. Сәүдә өлкәсенә ХVII – XVIII гасырларда рус буржуазиясе белән конкуренциядә туып килүче милли капитал үтеп керә. Хөкүмәт шәркый халыкларның телен һәм гореф-гадәтен яхшы белгән татарларга сәүдә эшенә мөмкинлекләр тудыра.

Балта остасы. ХХ гасыр

Казанда сәнәгать өчен утын әзерләү. Җәяле пычкы ьбелән эшләү. ТАССРның Лаеш районы. 1939 ел
  Иң киң таралганы – вак сәүдәгәрлек һәм йөреп сату, бу өлкәләрдә Идел һәм Урал буйларында татарлар беренчелекне тота. Хәллерәк татарлар лавкалар һәм кибетләр ача, бу яктан алар Идел буенда рус буржуазиясеннән активрак булалар. Эре сәүдәгәрләр, еш кына крестьяннардан чыккан кешеләр, киң колачлы сәүдә эшен үз төбәгендә генә түгел, аннан читтә, хәтта башка дәүләтләрдә дә алып бара. Сәүдә капиталы Казан артында, Сәет бистәсендә, Троицк, Касыймда промыселлар һәм сәнәгать предприятиеләре оештыруда катнаша. Татарлар элек-электән эшлекле, сәүдәгә һәвәс булып, алар арасыннан күренекле  сәнәгатьчеләр һәм сәүдәгәрләр үсеп чыга. Әйтик, читек җитештерү эшендә крестьяннардан чыккан һәм күн кисүдән эш башлаган С. Кәримов, Г. Сабитов, Ф. Монасыйповлар дан казана. Аларның күбесе татар мәдәнияте, мәгарифе һәм зыялылары өчен бик күп файдалы гамәлләр кылган эре хәйриячеләргә әверелә.

Алафузов фабрикаларының аяк киеме остаханәсендә. XX йөз башы

Сөлге тукучы. Чиләбе өлк., Попово авылы

Балык рәтләре урамы. Барабызлар. 1895 ел тирәсе

Вак-төяк сатучы татар