Хәсән Туфанны халык кына түгел, бандитлар да, үгез дә, тычкан да хөрмәт иткән

Хәсән Туфанны халык кына түгел, бандитлар да, үгез дә, тычкан да хөрмәт иткән

Татар поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Туфан, “халык дошманы” ярлыгы тагылып, үлемгә хөкем ителә.

Хәсән Туфанны 1840 елның 18 ноябрендә кулга алалар. Аның Сергей Киров истәлегенә багышланган «Ант» поэмасында кайберәүләр «җитди идеологик хаталар», «политик сукырлык», хәтта «бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга яла ягу» кебек читкә тайпылуларны күргәннәр.  Ул чорда мондый гаепләүләрнең баш бәясенә торганын аңлавы кыен түгел. Шуннан соң башлана инде... Көне буе сорау алып, ач тотканнан соң (тикшерүчегә исә кайнар аш, икенчегә котлет яки гуляш китерәләр; ул тоткынның ач күзләре каршында тәмләп ашый, тәмәкесен кабыза, төтенне Туфанның битенә өрә), аны, ниһаять, кичрәк камерасына илтеп ябалар. Шунда кайтып, ярты тәлинкә салкын баланда белән бер телем кара икмәк капкалап алганнан соң, ул йокларга ята. Әмма йокыга китәргә өлгерми, ишек дөбер-шатыр ачыла, сакчылар аны урыныннан тартып төшерәләр дә, типкәләп-төрткәләп, яңадан допроска алып китәләр. Максатлары – тоткынга йокларга ирек бирмәү. Сакчылар, Туфанны штык очы белән этеп-төртеп, ә артык миңгерәүләнеп ава башласа, колак төбенә берне кундырып булса да, күз йомарга мөмкинлек бирмиләр. Камерага подъем алдыннан гына алып кайталар. Ә иртә таңнан яңадан шул ук хәл...

Хәсән Туфанның камерадашлары кеше үтереп, кеше талап көн күрүче рецидивист-бандитлар булып чыга. Алар бөтен төрмәне кулларында тотып, тоткыннарны дер калтыратып, буйсындырып торалар. Сакчыларны да хәтта үз кубызларына биетәләр. Башта алар Туфанны өнәмиләр. Куркытып, пычак белән янап карыйлар, кол итәргә телиләр. Әмма Туфан бандитлар алдында җебеп төшми. Шул ук вакытта, масаеп, аларга кимсетеп тә карамый. Үзе турында ул барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирә. Шагыйрь икәнен белгәч, бандитлар аннан шигырь укыталар. Туфан аларга русча да шигырьләр укый, укыган китапларының эчтәлеген сөйли. «Граф Монте-Кристо»ны сөйләгәндә таңга кадәр йокламыйлар. Ул аларга Л.Толстой, Ф.Достоевский, Г.Ибраһимов әсәрләренең эчтәлеген сөйли. Шулай итеп ул, үзе дә сизмәстән, төрмәнең абруйлы кешесенә әверелә. Уголовниклар аңа тимиләр генә түгел, кулдан килгәнчә ярдәм дә итәләр. Кайсы аяк киеме табып бирә, кайсы – күлмәк-ыштан, йә берәр кисәк шикәр, кайсы - китап, кәгазь, газета яки башка кирәк-ярак. Әгәр аның берәр әйберенә берәрсе кагылса – ул кешегә көн бетә. Бервакыт Хәсән Туфанның бердәнбер затлы әйберен – үзе теккән кара костюмын урлыйлар. Баш бандит моны ишеткәч, бик үрсәләнә, ничек тә табып бирергә вәгъдә итә. Бер сәгатьтән яшь кенә малай (аны яңарак кына бу лагерьга китергәннәр икән), канаган танавын тарта-тарта, костюмны Туфанга кире кайтара. «Мин бит сезнең изге җан икәнегезне белмәдем... Бу хәл беркайчан да кабатланмас. Паханга әйтегез инде, ул мине үтермәсен. Әлбәттә, Туфан малайны яклый, аны үз бригадасына эшкә ала. Егет алдынгылар рәтенә күтәрелә, срогыннан алда иреккә чыга, матур гаилә кора, Туфанга рәхмәт хатлары яза.

Шулай бервакыт төрмәнең ялгыз камерасында ул үлемен көтеп ята. Көннәр уза, атналар үтә, айлар уза. Янында һичнинди җан иясе дә юк. Көннәрдән бер көнне камерада тычкан баласы пәйда була. Ул камера идәне тишегеннән чыгып, бүлмәдә йөренә, нидер эзләнә. Туфан тычкан-күсе ишеләрдән җирәнә торган була. Шулай да бу бәләкәй тычкан – җан иясе Туфанның иң кадерле, иң көтеп алынган дустына әверелә. Тычкан төп-төгәл бер вакытта тишектән чыга. Тоткын шагыйрь үзенә бирелгән бер сынык икмәктән тычканга да өлеш чыгара. Тычкан Туфанга ияләнеп китә. Курыкмый, качмый. Тамак ялгагач, тычкан оясына төшеп китә. Икенче көнне Туфан дустын зарыгып көтә башлый. Ә бер көнне фаҗига була. Туфан иртән нидер дөбердәгәнгә уяна. Тишек янына куйган кирпеч авып, тычкан баласын сытып үтергән булып чыга. Кайгысыннан Туфан үксеп елый.

Төрмә-лагерьларда сәламәтлеге тәмам беткәч, моннан файда юк дип, аны Себергә сөргенгә җибәрәләр. Бер совхозда көтүче булып зшли. Аңа совхозның Прометей кушаматлы нәсел үгезе ияләшә. Туфан аны иткә тапшырудан коткарып кала. Бозау чагыннан ук үзе карый: сөт эчерә, хуш исле печән ашата, сабынлап юа...Берзаман бозау иләмсез зур, бер тонналы үгезгә, көтүченең ярдәмчесенә әверелә. Көтүне кирәк якка алып бара, читкә тайпылган яки артта калган сыерларны куып китерә. Төннәрен көтүне бүреләрдән саклый. Йокларга да алар үгез белән бергә «яталар». Туфан үгезнең җылы сыртына аркасын тери дә тыныч йокыга тала. Шулай итеп, табигать кочагында йөреп, яңа сауган сөт эчеп, ул бераз хәл җыя, яңадан аягына баса.

Белешмә:

 Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 9 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә. Абыйлары аны Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә  укырга җибәрәләр. Үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган бу мәдрәсә Туфанның белем даирәсен киңәйтүгә һәм әдәби иҗат эшенә тартылуына уңай йогынты ясый. Шунда ул Г.Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Ш.Бабич оештырган түгәрәккә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә, әдәби кичәләрдә С.Рәмиев, М.Гафури, С.Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын тыңлый. Каникул вакытларында Урал рудникларында шахтер, сәгать төзәтүче, Лысьва металлургия заводында токарь булып эшли. !918-1924 елларда Урал һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта. 1924 елда Казанга килә һәм 1928 елга кадәр монда да укытучылык хезмәтен дәвам итә. Шигырьләре дә шушы чорда матбугат битләрендә күренә башлый. 1928 елда Хәсән Туфан ике елга Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәткә чыгып китә. Аннан кайткач, дүрт ел Татарстан радиокомитетында редактор, «Совет әдәбияты» журналының җаваплы секретаре булып эшли. 1940-1956 елларда  язмыш аны Себергә, сөргенгә озата. 1956 елда шагыйрь Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренечә шунда яши. Аның «Гөлләр инде яфрак яралар», «Иртәләр җитте исә», «Агыла да болыт агыла», «Ромашкалар», «Әйткән идең», «Кая шулай ашыгасың йөрәк?» һ.б. шигырьләре татар шигъриятенең алтын фондын тәшкил итә. Гомумән, Хәсән Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә хәлләргә очрамасын, бервакытта да туган иленә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмый. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композизициянең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баета. Совет әдэбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр (1970, 1980) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, 1966 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Хәсән Туфан 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат булды. Татар зиратында җирләнгән. Аның исемендә урамнар, проспектлар бар.

Фото: beznenmiras.ru