ХХ гасыр башы шагыйрәсе, җәмәгать эшлеклесе Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ): «Мине коммунистлар партиясенең җитәкчелеге хакында язарга мәҗбүр иттеләр»

ХХ гасыр башы шагыйрәсе, җәмәгать эшлеклесе Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ): «Мине коммунистлар партиясенең җитәкчелеге хакында язарга мәҗбүр иттеләр»

1915 елның 6 сентябрь санында «Вакыт» газетасы яшь каләм иясе Заһидә Бурнашеваның «Идарәгә мәкүтүбе»н – «Мәрхәмәт наменә бер үтенеч» исемле мөрәҗәгатен бастырып чыгара. Егерме  яшьлек авыл кызы шундый гайре табигый булган юлны ни өчен сайлаган соң? Чөнки аны туган йортындагы иске фикерле әти-әнисе аңламый, шигырь язуы һәм матбугатта чыгаруы өчен өйдә кыямәт куптара, китапларын яндыра, өйдән чыгармый тота. Түзеп торырлык хәле калмагач, кыз туган йортын ташлап чыга (полиция ярдәмендә). Әнисенең: «Ул минем акчамны урлап чыга торгандыр» дигән сүзенә карап, хәтта ки аны тентиләр дә әле. Әнисе моның белән генә тынычланып калмый, волость идарәсенә барып: «Кызым фәхешханәгә бара. Төркиягә кача», - дип гариза яза. Туган авылы – Әҗедә торырга аңа фатир табылмый, һәм Заһидә Бурнашевага икенче бер авылда гына сыену урыны килеп чыга. 

“Вакыт” газетасының бу саны чыккач та, татар вакытлы матбугатында яшь шагыйрәгә теләктәшлек белдергән шигырьләр, публицистик чыгышлар басыла башлый. Аның бу кыю адымын ул чорның шагыйрьләре, әдипләре дә хуплый. Гыйффәт туташ шигырьләрен 1910 нчы елларда, 15 яшендә үк яза башлый. Татар укучысы, әдәби җәмәгатьчелек каршында танылуы 1914-1915 елларга туры килә. Ул шигырьләрендә шул чор тормышы тудырган нурсызлыкка, рухсызлыкка, өметсезлеккә кискен каршы чыга. 

Заһидә Бурнашева шигырьләре халык арасында бик тиз тарала һәм яратып укыла. 1917 елның апрелендә Казан шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары съездына Пермь шәһәрендәге кызлар мәдрәсәсе мөгәллимәсе Гыйффәт туташ мәшһүр шагыйрә буларак чакырыла. Тарихта беренче тапкыр үткәрелгән бу мәртәбәле мәҗлестә ул докладлар буенча фикер алышуларда катнаша. Хатын-кызларның гаиләдә тоткан урыны, аларның сәяси, иҗтимагый хокуклары хакында карарлар чыгару өчен төзелгән 12 кешедән торган комиссиягә сайлана. Заһидә Бурнашева Мәскәүдә җыелган I Бөтенроссия мөселманнары съездында да катнаша  һәм чыгыш ясый. Бу съездда  Төркестан вәкиле үз чыгышында татарлардан мәгариф өлкәсендә ярдәм итүләрен сорый: «Безнең кешеләребез юк, без сезнең ярдәмегезгә мотаҗ. Зинһар безгә, туганнарыгызга, ярдәм кулы сузыгыз. Безгә үз арагыздан мөгәллимнәр, мөгәллимәләр, башка төрле зыялыларыгызны җибәрегез».

Гыйффәт туташ, шушы чакыруны кабул итеп, Төркестанга китә. Башта ул Сәмәркандта «Михнәттәшләр тавышы» исемле газетада эшли. Шушы елларда ул – Кәттә Курган Өлкә мәгариф комиссары урынбасары, Ташкентта оештырылган кыска сроклы мәгариф курслары җитәкчесе була. III Коммунистик интернационалның   II конгрессында катнаша. Мәскәүдә РКП(б) ҮКның хатын-кызлар бүлеге инструкторы, Ташкентта Урта Азия коммунистик университет лекторы, Урта Азия ефәк сәнәгате техникумы директоры, Үзбәкстан дәүләт нәшриятының сәяси мөхәррире булып эшли. 30 яшьлек кыз башкарган эшләрнең әле бу кайберләре генә. 1924-1933 елларда ул Мәскәү юридик институтында читтән торып укый.  Аны тәмамлагач, Кыргызстанга күчә. Монда да ул җаваплы эшләр башкара. Соңыннан Татарстанга кайта. Буа шәһәрендә яши башлый. Шәһәр советына сайлана. Казанга күченеп килә. Гомере буе хыялланган татар хатын-кызлар хәрәкәте тарихын язарга керешә. Бу хезмәт 1971 елда дөньяга чыга. Ул хатын-кызлар хәрәкәте турында үзе катнашканча һәм үзе хөрмәт иткән нәфис затлар хакында язарга тели. «Тарихи дөреслек миннән шуны таләп итә иде, әмма мине коммунистлар партиясенең җитәкчелеге хакында язарга мәҗбүр иттеләр», - ди ул  соңрак бу хакта.

Заһидә Бурнашеваның сәяси-иҗтимагый эшчәнлеген кызыллык күренеше итеп кенә бәяләргә ашыгырга ярамый. Ул – якты тормыш килеренә ихлас күңелдән ышанып, кешеләрдә, бигрәк тә хатын-кызларда, иҗтимагый активлык сыйфатларын тәрбияләүгә бөтен көчен куйган, мәгърифәт эшенең нәтиҗәлегенә омтылган зур шәхес.

Белешмә:

Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева (әдәби тәхәллүсе - Гыйффәт туташ) 1895 елның 19 октябрендә Рязань өлкәсенең Әҗе авылында туа. 1913-1914 елларда Гаяз Исхакый нәширлегендә чыккан «Ил» газетасында  аның беренче шигырьләре басыла башлый. 1915 елда беренче җыентыгы дөнья күрә. 1919 елда шагыйрәнең «Балалар күңеле» дигән китабы басыла. Революциядән соң, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркестан якларында төрле җаваплы эшләр башкара. 1951 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Казанда яши һәм татар хатын-кызлар  хәрәкәте турында китап яза. Ул 1971 елда басылып чыга. 

Заһидә Бурнашева 1977 елның 5 ноябрендә Казанда вафат була.    

Фото: pinterest.ru