Хирург, мәшһүр милләттәшебез Ренат Акчурин: «Мин могҗиза кылмыйм»

Хирург, мәшһүр милләттәшебез Ренат Акчурин: «Мин могҗиза кылмыйм»

Россия Медицина фәннәре академиясе академигы, Башкортостан Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Фәннәр акдемиясенең шәрәфле әгъзасы Ренат Акчурин 1966 елга кадәр үк инде танылган хирург була. Ә Россия Президенты Борис Ельцинның йөрәгенә операция ясагач, аның даны бөтен дөньяга тарала. Мәгълүмат чаралары аның хакында: «Ельцинга операция ясаган икеләтә батыр йөрәкле хирург» дип язып чыгалар. Әле бит операция ясау һәм аның уңышлы чыгуы бер хәл.  Ельцин бит әле шактый үзенчәлекле, каршылыклы шәхес,  спиртлы эчемлекләргә дә битараф түгел, тиз кызып китүчән. Бер-ике ай эчендә түгел, хәтта ике-өч елдан соң да андый-мондый хәл була калса, Президентның холык-фигылен исәпкә алмыйча, татар хирургын уңышсыз операция ясауда гаепләргә бик мөмкиннәр. Шулай булгач, ни өчен бу олуг һәм катлаулы шәхескә операция ясауны милләттәшебезгә ышанып тапшыралар соң? Ельцинга операцияне ни өчен нәкъ менә Ренат Акчурин үткәрде дигән сорауга берничә җавап бар икән. Беренчедән, Россиядә шушы өлкәдә иң танылган табиб ул була. Икенчедән, Ельцин үзе операциянең бары тик Россиядә генә үтүен тели. Өченчедән, Акчуринның әйтүенә караганда, бик күп хирурглар бу операцияне  ясаудан баш тарта, чөнки куркалар. Шөкер, Ельцин бу катлаулы операциядән соң 11 ел яшәде.

Ренат Акчуринның хезмәтләре реконструктив һәм пластик микрохургиягә – очлыклар, коронар артерияләр хирургиясенә, йөрәкнең ишемия авыруларын һәм ритмы бозылуын хирургик дәвалауга, миокардны саклауга, лазерлы ангиопластикага, аорта һәм аның тармакларын, онкологик авырулар хирургиясендә заманча технологияләр куллануга карый. Аның тарафыннан ампутацияләнгән аяк-кулларны савыктыру технологиясе эшләнә һәм БДБ илләренең  дәвалау учреждениеләрендә  гамәлгә кертелә. Шулай ук катлаулы коронар  аутоартериаль  шунтлар куюның яңа ысулларына бәйле тикшерүләр үткәрә. Үзе уйлап тапкан микроинструментлардан файдаланып, коронар артерияләрдә йогышлы авырулар китереп чыгармыйча гына оператив дәвалау тактикасын һәм техникасын, шулай ук коронар артерияләрдә реконструктив операцияләр ясау ысулларын гамәлгә кертә. СССРда беренче булып «йөрәк-үпкә» комплексын йөрәк-үпкә зәгыйфьлеге кичерүче авыруга күчереп утырта; ирекле мускул трансплантантын кулланып, кардиомиопластика операциясен башкара. Бөер артерияләрендә һәм аяк кан тамырларында микротамырларга операцияләр ясый. Уйлап табуга дистәдән артык авторлык таныклыгы бар.

Акчуринның дөньяга мәгълүм кардиохирург булып китүендә академик Чазовның да өлеше зур була. Ул йөрәк-кан тамырлары авырулары хирургиясе буенча түгел, ә бәлки башка өлкәдә тәҗрибәле хирургның  гаҗәеп уңышлары турында ишетеп, аны кардиохирургиягә чакыра һәм ялгышмый. Акчурин шуның өчен дә Чазовка бик рәхмәтле. Ә рәхмәтләрнең иң зурысын иң авыр вакытларда укытканнары,  дөрес юл күрсәткәннәре өчен әти-әнисенә, укытучыларына әйтә: «Миңа техника якынрак иде. Әти-әнием минем шушы юнәлештән китүемне теләделәр. Һәрвакыт көчле игътибар таләп иткән уенчыклар, конструкторлар сатып алдылар. Шәхсән мин бөтенләй бу юнәлешкә түгел, ә космос медицинасы буенча китәргә теләгән идем, чөнки мине техника кызыксындыра иде. Укытучыларым бик яхшы булды һәм мин акрынлап хирурглыкка өстенлек бирә башладым. Моның төп сәбәбе медицинаның кызыклы булуына инануымдыр»

Табиб нинди булырга тиеш? Ренат Акчуринга багышланган «Йөрәккә якын» фильмында танылган доктор бу сорауга болай дип җавап бирә: «Врач - ул иң элек кызганучы. Нәкъ менә шулай, башкача булырга мөмкин түгел: кеше авырый, аңа авыр, димәк, аңа ярдәм һәм мәрхәмәт кирәк. Тормышта да, операция өстәлендә дә көтелмәгән хәлләр, кыенлыклар булып тора... Беркайчан да авырлыкларга әзерләнеп бетеп булмый. Әзерләнеп торганда ул җиңелрәк үтә. Ә менә кисәк чыгып куйса, операция бүлмәсендә син үзеңне тиз генә кулга алырга тиеш. Мин үзем бернинди дә могҗиза кылмыйм. Мин гади стандарт операцияләр башкарам. Без бары тик катлаулы авырулар тәҗрибәсенә таянып, хәзерге эш алгоритмнарын булдырдык. Әмма мин могҗизага ышанам, чөнки аннан башка син чикләнгән буласың»

Нинди генә үрләр яуласа да, Ренат Акчурин үзенең милләтеннән дә, теленнән дә, Татарстаннан да йөз чөерми, татар халкының бер вәкиле булуына горурлануын белдерә: «Минем әти-әнием икесе дә элекке Сембер губернасыннан чыкканнар. Алар татарча бик яхшы сөйләшәләр иде. Мин үз халкымны бик яратам һәм шушы халык вәкиле булуым белән бик горурланам. Татар телендә башкалар кебек йөгерек сөйләшә алмавым гына минем өчен бик аянычлы. Минем бөтен аңлы тормышым рус даирәсендә үтте. Мин үземнең татарча бик яхшы сөйләшкән авылдашларыма бик кызыгам һәм ара-тирә татар телендә нәрсә дә булса укырга үземне мәҗбүр итәм. Мин татар телендә барысын да аңлыйм, бары практикам аз булу сәбәпле, сүз байлыгым җитми».

Белешмә:

Ренат Сөләйман улы Акчурин 1946 елның 2 апрелендә Үзбәкстанның Андижан өлкәсендә туа. Сеченев исемендәге Беренче Мәскәү медицина институтын тәмамлый. Кулына диплом алгач, Мәскәү хастанәләрендә эшли. 1975-1984 елларда Бөтенсоюз фәнни хирургия үзәгендә фәнни хезмәткәр. Аның бик күп хезмәтләре катлаулы йөрәк авыруларын дәвалауга багышланган. 1991 елдан – профессор.  Яңа технологияләр кулланып йөрәге чирле булган онкология авыруларын дәвалау  өлкәсендә зур тырышлык куя. Бүгенге көндә ул Россия милли медицина тикшеренү кардиология үзәгенең А.Мясников исемендәге Клиник кардиология институтында йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе булып эшли. Ренат Акчурин Майкл Дебейка исемендәге Халыкара хирурглар җәмгыятенең Директорлар советы әгъзасы (1995), Россия йөрәк-кан тамырлары хирурглары фәнни җәмгыяте  Идарәсе Президиумы әгъзасы. СССР һәм РФ Дәүләт премияләре, Почет ордены, Дуслык ордены, “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен”ордены лауреаты.

Фото: tatar-inform.ru, president.tatarstan.ru