Хатын-кызлар советларының матур эшләре

Хатын-кызлар советларының матур эшләре

Хөрмәтле редакция! Сезгә Башкортостанныц Ярмәкәй районы, Тарказы авылыннан язам. Мин  сезнец журналны 1961 елдан бирле алам, бу ел өчен дә алдан язылып куйдым. Ул безнец районда бер генә журнал икән. Мин үзем җәмәгать эшләрендә актив катнашам, күп эшемне башкаруда сезнең материаллардан файдаланам. Бик күп яңалыкларны яктыртуыгыз өчен зур рәхмәт. Редакциягә үтенечем бар. Хатын-кызлар советларының эшендә яңа формалар турында сөйләсәгез иде. Алар ни белән шөгыльләнәләр, үз алларына нинди бурычлар куялар, ул бурычларны ничегрәк хәл итәләр? Минемчә, бу бер миңа гына кызык булмас.

Ихтирам белән, катлаулы эшегездә зур уңышлар теләп, РӘЙСӘ СӘМИГУЛЛИНА

Безнең районда хатын-кызлар советлары хатын-кызларның 1984 ел ахырында булган республика конференциясеннән соң оешты. Хәзер районда, авыл Советлары каршында 32 хатын-кызлар советы эшли. Аларга 200 ләп иң абруйлы, булдыклы һәм ярдәмчел хатын-кыз сайланды. Алар авыл хатын-кызларының сәламәтлеген саклау, хезмәт һәм тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр, гаиләләргә балалар тәрбияләүдә, ялны оештыруда ярдәм итәләр.

Хатын-кызлар советлары депутатларның яшьләр белән эшләү буенча, халык мәгарифе һәм культура буенча даими эшләүче комиссияләре, социаль тәэминат хезмәткәрләре, хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Хатын-кызлар советларының булышлыгы белән башлыча хатын-кызлар эшли торган күп кенә коллективларда эш графиклары уңайрак итеп үзгәртелә, кайнар аш оештырыла, ял бүлмәләре ачыла, килеп сәүдә итү, көнкүреш хезмәте күрсәтүгә заказлар кабул итү, медицина ярдәме күрсәтү җайга салына.

Шул ук вакытта күп хуҗалыкларда бөтен нәрсә искечә кала. 4,5 мең хатын-кыз эшләгән район авыл хуҗалыгында хезмәтне оештыруның прогрессив формалары акрын кертелә, авыр хезмәт процесслары аз механикалаштырыла, авыр, зарарлы хезмәт шартларында эшләүчеләр күп, бу профессиональ авыруларны күбәйтә. Хатын-кызларны пестицидлар белән эшләүгә тарту очраклары бар, бу бигрәк тә чәчүлек орлыкны агулаганда була. Ә алар эшли торган агулы химикат һәм минераль ашлама складларында күптән инде срогы чыккан махсус киемнәр файдаланыла, эш көне режимы һәрвакытта да үтәлми. Кайбер хуҗалыкларда санитария һәм көнкүреш биналары белән тәэмин ителеш түбән.

Әгәр хуҗалык җитәкчеләре хатын-кызлар советларының үтенечләренә һәм тәкъдимнәренә колак салсалар, байтак мәсьәләләр җиңелрәк һәм тизрәк хәл ителер иде. Әлбәттә, хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе туплана. Мисалга «Масловка» совхозының дирекциясе һәм хатын-кызлар советы эшен китерергә мөмкин. Анда аларга ике бик уңган хатын – Т.Васильева белән Г.Васильева җитәкчелек итәләр. Алар агымдагы һәм перспектив планнарны бергәләп билгелиләр, хатын-кызларның мәшәкатьләрен җиңеләйтергә омтылалар.

Яшьләр, балалар, үсмерләр белән эшләүдә кискен проблемалар бар. Хулиганлык, эчүчелек очраклары, укырга теләмәү, кеше өстендә яшәргә омты¬лу күренешләре борчый. Ямьсез күренешләрнең башы еш кына ата-аналарның үз бурычларына җавапсыз мөнәсәбәтенә барып тоташа. Алар белән иренмичә, җентекләп эшләргә туры килә. Балалар һәм ата-аналар белән сөйләшәбез, шунда ук коллектив җитәкчеләрен, административ органнар хезмәткәрләрен дә чакырабыз.

Яшьләр белән эшләүнең мөһим ягы – аларны авылда төпләндерү. Яңа Арыш авыл Советы каршындагы хатынкызлар советы моңа зур игътибар бирә. Менә өч ел рәттән инде урта мәктәпне тәмамлаучылар туган авылларында, әти-әниләренең эшен дәвам итәргә калалар.

Байтак хатын-кызлар советлары «Кайгырту» программасын тормышка ашыруда актив катнаша. Бөек Ватан сугышы инвалидлары, һәлак булганнарның тол калган хатыннары, ялгыз картлар исәпкә алынды. Аларга тормыш шартларын яхшыртуда, ягулык белән тәэмин итүдә, бәрәңге бакчаларын эшкәртүдә ярдәм күрсәтелә. Карт кеше акчага интеккәндә дә ярдәм итәбез.

Хатын-кызлар советларының авторитеты үсә, аларның эшчәнлек даирәсе киңәя. Бирегә кешеләр яхшы киңәш ишетәсе килеп тә, эч бушату өчен дә киләләр. Концертлар, үзешчән сәнгать смотрлары, авыл бәйрәмнәре һәм җыеннары алардан башка үтми. Бина хәзерләргәме, костюмнар тегәргәме, балага исем куштырыргамы – һәркайда уңган хатын-кызларыбызның кайгыртучан куллары, җылы карашы кирәк.

Р. ГАНИЕВА, Балык Бистәсе районының хатын-кызлар советы председателе