Халыкара дәрәҗәдәге шахмат-шашка остасы, өч тапкыр СССР чемпионы Рәшит Нәҗметдинов

Халыкара дәрәҗәдәге шахмат-шашка остасы, өч тапкыр СССР чемпионы Рәшит Нәҗметдинов

Рәшит Нәҗметдиновның  Советлар Союзында иң атаклы спортчыларга бирелә торган мактаулы исемнәрнең һәммәсе дә булган. СССРның атказанган спорт мастеры һәм тренеры, шахмат буенча халыкара мастер. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, орден-медальләр... Әмма ул гроссмейстер түгел. Совет заманында татар баласы, никадәр талантлы булса да, гроссмейстерлыктан мәхрүм ителә.

Талантларның тормыш юлына күз салсаң, бар нәрсә дә бәхетле очрактан башлана дип уйларга була. Унбер яшьлек Рәшит ишегеалдында качышлы уйный. Баскычтан йөгереп менеп барганда, китап бите табып ала. Анда, аркылыга да, баганалап та, ниндидер аңлаешсыз шакмаклар тезелгән. Аларның ни икәнен сорарга тирә-якта беркем дә булмый. Кәгазьне ул, пөхтәләп төреп, кесәсенә салып куя. Берничә көннән соң Рәшит шәһәр «Коммунистлар клубына» Казандагы беренче пионер отряды җыенына бер сәгать алдан килә. Вакытны кыскарту өчен, бүлмәдән-бүлмәгә йөргәндә, ниндидер сәер эш белән шөгыльләнеп утыручы ирләргә күзе төшә. Алар нәрсәгәдер охшаган сыннарны хәрәкәтләндерә. Рәшит игътибарын әлеге сыннарга юнәлтә. Алар нәкъ теге кәгазь битендәге кебек була. «Абый, бу уен ничек атала?» - дип сорый ул. «Шахмат», - дип җавап кайтара аңа уенчыларның берсе. Шуннан соң ул һәр көнне бирегә килә, карый, бер сүз дә дәшми. Аны беркем дә кумый. Ә уйнарга рөхсәт сорагач, кайсыдыр киң күңеллелек күрсәтеп риза була. Нәтиҗә искиткеч була – малай барысын да җиңә! Һәм... квалификацияле шахматчы Самсоновның шәһәр шахмат секциясенә атап язган кәгазен тотып кайтып китә. Кәгазьдә: «Өметле күренә, кабул итүегезне үтенәм», - дип язылган була. Бу бәхетле очрак 1923 елның көзендә була.

Рәшит Нәҗметдинов шахматны иҗат буларак кабул итә һәм бервакытта да аның спорт ягына басым ясамый. Бәлки бу аның табигатендә хисләр зур урын биләгәнгә шулай булгандыр. (Сүз уңаеннан, аның абыйсы танылган язучы Кави Нәҗми.) Тактадагы позицияләр аны йә илһамландыра, йә күңелен кайтара. Әгәр һөҗүм булса, ул - чемпион! Көчле, тапкыр, соң чиккәчә көтелмәгән хәлне принципиаль күзаллый белү, һөҗүмнәре – искиткеч. Ләкин шахматта ул яраткан эшен генә эшли, ә саклана белми. Нәҗметдинов теоретик булмый. Аңарда калын-калын дәфтәрләр дә юк, ләкин һәр фикере, һәр сүзе истә калырлык төгәл һәм файдалы була. Алар игътибарны үзенчәлекле булулары белән җәлеп итә, бөтенесе заман сынавын җиңеп чыга алмаса да, көндәш өчен зур куркыныч тудыра.

Нәҗметдинов, шахматчы буларак кына түгел, кеше буларак та үзенчәлекле шәхес. Бик хәрәкәтчән, мавыгучан, бетмәс-төкәнмәс хыялга бирелүчән була ул. Аның укымышлылыгы турында да күп сөйлиләр. Ул йотлыгып, ашыгып, ни күрә шуны рәттән укый, һәр турнирда  иң элек уенчылардан сорап чыга – кем укырга нәрсә алган, һәр китап, һәр язучы турында үз фикере була аның. Шигырьләрне күп белә, җаны-тәне белән Есенинны ярата. Тавышы булмаса да, әле Есининның әсәрләрен бастыру тыелган заманнарда да, аның җырларын көйләп йөри. Бөек итальяннар Тито Руффо, Энрике Карузо, Маттио Батистиниларның иҗатын яттан белә. Бервакыт кунакта вакытта ул Шаляпинның иске, калын граммофон пластинкаларын күреп ала һәм, әдәп кагыйдәләрен дә читкә куеп торып, хуҗаларны йокларга озата һәм таңга кадәр тыңлый да тыңлый.

Аның баш мие дә ял итеп торуны сөйми. Мәсәлән, поездда барганда караңгы, селкетә – укырга да, шахмат уйнарга да мөмкинлек юк кебек. Андый вакытларда ул нинди генә уен уйлап тапмый! Традицион булган сүзләр, шәһәр исемнәре уйлаудан алып, иң камил уеннарга кадәр. Ул уеннарга тирә-ягындагы бар кешене дә җәлеп итәргә ярата. Кызыксынмый торган, ялкаулык нәтиҗәсендә надан кешеләрне җене сөйми.

 

Белешмә:

Рәшит Һибәт улы Нәҗметдинов 1912 елның 15 декабрендә Казахстанның Актүбә шәһәрендә туа. Биш яшендә ата-анасын югалта. Ерак туганнарында тәрбияләнә. 1921 елгы ачлык вакытында балалар йортына эләгә. 1922 елда язучы абыйсы Кави Нәҗми аны Казанга, үз янына ала. Мәктәпне тәмамлагач, Рәшит химия-технология институтына укырга керә. Абыйсын кулга алгач, Одессага китә. 1937 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Аннан соң - армия, сугыш. Җиңүне ул политрук дәрәҗәсендә Берлинда тәмамлый. Рәшит Нәҗметдинов шахмат белән 1928 елда кызыксына башлый. Шул ук елда Казан чемпионатында икенче урынны яулый. Күп тапкыр Казан чемпионы була. Биш тапкыр РСФСР чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. 1930 елда олылар арасында чемпион була һәм Бөтенсоюз категориясен ала.  Өч тапкыр СССР чемпионы, СССРның  атказанган спорт мастеры һәм тренеры. Татар телендә шахмат уены турында беренче китап авторы.

Рәшит Нәҗметдинов 1974 елның 3 июнендә Казанда вафат була. Аның исемендәге Бөтенроссия шахмат фестивале үткәрелә.

Фото: kazan.aif.ruchessmateok.com