Керәшеннәр: тарих һәм мәдәният

Керәшеннәр: тарих һәм мәдәният

Идел буе – Урал яны татарлары составындагы этноконфессиональ төркем. Үзатамалары – керәшен.

Татарстанда (18,76 мең кеше), зур булмаган төркемнәре Удмуртиядә (650 кеше), Башкортстанда (4,51 мең кеше), Чиләбе өлкәсендә (нагайбәкләр) яши.

1926 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, керәшен татарлары һәм нагайбәкләр мөстәкыйль этник берәмлек буларак каралган чакта, керәшен татарлары 104,4 мең, нагайбәкләр 11,2 мең кеше тәшкил итә.

2010 елгы халык исәбен алу буенча, керәшен татарлары саны 34,82 мең кеше исәпләнә.

Керәшен татарлары составына Мәлки, Чистай, Көнбатыш Кама алды, Алабуга, Минзәлә, Бакалы, Нагайбәк этнографик төркемнәре керә.

Тел

Нигездә, керәшен татарлары татар теленең урта диалектында сөйләшәләр (көнбатыш диалектка якын Мәлки керәшен татарлары сөйләше бераз аерылып тора).

Телдә 5 сөйләшне: нагайбәкләр, Түбән Кама яны керәшен татарлары, Казан арты, Чистай һәм Мәлки керәшен татарлар сөйләшләрен аерып күрсәтергә мөмкин.

Тарихы

Керәшен татарларының мөстәкыйль гомумилек буларак оешуы берничә этапны үтә; бу процесста фин-угор, шулай ук төрки, шул исәптән соңгырак чор төрки-кыпчак-нугай компонентлары катнаша.

XV йөздә – XVI йөзнең 1 нче яртысында православие динен кабул иткән керәшен татарлар бик тиз руслашалар.

XVII–XVIII йөзләрдә руслашу татар аристократиясе арасында да күзәтелә, аның күп кенә вәкилләре (мәсәлән, Беговатовлар, Бигловлар, Енгалычевлар, Урусовлар, Ширинскийлар) үз биләмәләрен саклап калу өчен XVI йөздә – XVIII йөз башында христианлыкка күчәләр.

Тулаем алганда, керәшен татарларының формалашуы XVI йөзнең 2 нче яртысында – XVII йөздә Идел буе татарларының бер өлешен христианлаштыру процессында бара. Әлеге төркем (XVIII йөз башына якынча 17 мең кеше исәпләнә) «баштарак чукындырылган татарлар» исемен ала.

XVIII йөзнең 1 нче яртысында хөкүмәт Идел буенда яшәүче рус булмаган халыкларны күпләп христианлаштыру сәясәте алып бара. Татарларны православие диненә күчерергә тырышу каршылыкка очрый (1755–1756 елгы Батырша хәрәкәте, 1773–1775 елларда Е.И. Пугачёв җитәкчелегендәге Крәстияннәр кузгалышы) һәм гомумән алганда уңыш китерми. Бу чорда татарларның православие динен кабул иткән яңа төркеме (якынча 12,8 мең кеше) «яңа чукындырылганнар» дип йөртелә башлый.

1760 елларга керәшен татарларының Идел буе һәм Урал яны татарлары составындагы чагыштырма күләме иң югары күрсәткечкә – 7,6% ка җитә. XIX йөздә, аеруча 1860 еллардан башлап, керәшен татарлары арасында, барыннан да элек яңа чукындырылганнарда, мөселманлыкка кайту хәрәкәте башлана. керәшен татарларының, шул исәптән баштарак чукындырылганнарның да, христианлыктан күчүе 1906–1907 елларда көчәя. XX йөз башында мөселманлыкка керәшен татарлар ның 40% ка якыны күчә.

XX йөз башында керәшен татарларының этноконфессиональ гомумилеге керәшен үзатамасы (кайберләрендә, мәсәлән, нагайбәкләрдәге кебек, башка этнонимнар) ныклап берегеп калган төркемнәрне тәшкил итә. Әлеге гомумилекнең тотрыклылыгына аның 1920 һәм 1926 еллардагы халык исәбен алу вакытында мөстәкыйль этник берәмлек – халык сыйфатында аерып күрсәтелүе дәлил булып тора.

Октябрь революциясеннән соң Татарстанда «керәшен мәсьәләсе» килеп туа, аны хәл итүнең ике төрле ысулы билгеләнә: керәшен татарларына аерым автономия бирү яисә аларның башка татарлар белән акрынлап рухи якынаюы.

Кискен көрәштә урта линия дип аталган як җиңүгә ирешә, керәшен татарларына билгеле мәдәни автономия бирелгән очракта, керәшен татарлар һәм мөселман татарлар арасында аерманы юкка чыгару сәясәтен алып бару күздә тотыла.

1990 елларда керәшен татарларының православие традицияләренә корылган рухи тормышын яңарту омтылышы күзәтелә; 1990 елда «Керәшеннәрнең этнографик мәдәни-агарту берләшмәсе» төзелү, 2001 елда керәшен татарларының конференцияләрен, съездларын («Керәшеннәрнең этнос буларак үзбилгеләнүе турында декларация» дә кабул ителә) уздыру моны ачык күрсәтә.

Әмма керәшен татарларының радикаль карашлы әйдәүчеләре тарафыннан күтәрелгән үзбилгеләнү хакындагы лозунглар 2002 елгы халык исәбен алу барышында керәшен татарларының 1/10 өлешендә генә яклау таба. Хәзерге шартларда да керәшен татарларының мәдәни-дини үсешендә билгеле проблемалар кала килә.

Керәшен татарларының мәдәнияте шактый үзенчәлекле.

Мөселман татарларның гомуми массасыннан аерымлану шартларында традицион мәдәниятнең аерым элементлары консервацияләнә, тора-бара христиан мәдәнияте белән кушылып китә. Нигездә, керәшен татарлар Казан татарларына якын, тик аларның кайбер төркемнәре (Чистай, Мәлки) мишәр-татарлар белән дә бәйле.

Керәшен татарлары хуҗалыгында элек-электән бөртеклеләр (арыш, бодай, борай, солы, карабодай, арпа, борчак, ясмык һ.б.) буенча махсуслашкан игенчелек төп роль уйный. Техник культуралардан киндер, сирәк кенә – җитен игелә.

XX йөз башына кадәр сука төп сөрү коралы булып исәпләнә.

Яшелчәчелек үсеше мөселман татарлардагы кебек үк түбән дәрәҗәдә була (бәрәңге, суган, кайчак кәбестә, кабак үстерелә).

Терлекчелек ярдәмче тармак булып санала, ат, сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз асрала (дуңгызчылыкның соңрак килеп чыгуын әлеге хайваннарның традицион ритуалларда файдаланылмавы һәм аларның итен йола ризыгы буларак кулланмау да раслый). Кошчылык (тавык, каз, урыны белән үрдәк, күркә) киң кулланылышта була.

Умартачылык, бакчачылык, аучылык үсеш ала.

Кәсепләр шактый төрле: тегүчелек, чабата үрү, агач, йон, күн эшкәртү, чыпта сугу һ.б.

Чыганак: Татарика