Казахлар: тарих һәм мәдәният
Казахлар – Казахстанның төп халкы. Шулай ук Үзбәкстанда, Төрекмәнстанда, Кыргызстанда, Таҗикстанда, Россиядә, Монголиядә яшиләр. Кытайда 1 миллионнан артык казах яши. Дөньяда казахларның гомуми саны – 10 миллион. Көньяк Себер (туран) күчеш расасына карыйлар.
Казах этносы IX-XV гасыр дәвамында борынгы һинд-иран халкының төрки кабиләләр (огузлар) белән ассимиляциясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Мәдәни формалашуга XII-XIV гасырларда монголлар йогынты ясаган.
Казах телендә аралашалар. Әлеге тел төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый. Урта гасырлардан әдәби һәм рәсми даирәдә гарәп графикасындагы иске төрки тел файдаланылган. Ләкин милли әдәбият XIX-XX гасырларда рус графикасы нигезендә формалаша.
Мөселман динен тоталар. Ислам дине күчмә халыкларга соңрак килеп керә, шуңа казахлар хәзер дә исламга кадәрге чор йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калган.
Россиядә казахлар Казахстан белән чиктәш җирләрдә, Әстерхан, Волгоград, Саратов өлкәләрендә, шулай ук Оренбург, Омск, Новосибирск, Төмән өлкәләрендә, Алтай краенда яши. Россиядә яшәүче казахлар нигездә авыл җирлегендә көн күрә. Бергә тупланып урнашалар, шуңа ассимиляциягә әллә ни бирешмиләр. Катнаш никахлар юк дәрәҗәсендә, туган телләрендә аралашалар.