Саксофон һәм керосинка өчен соло

Саксофон һәм керосинка өчен соло
Җәй. Эссе. Ресторанның ачык тәрәзәсеннән исерткеч Moonlight Serenade агыла. Янәшәдә, кинотеатр фойесында, Армстронгның On the Sanny Side of the Street җыры халыкны кыздыра. Якындагы театрдан дәртле дә, талгын да Sai

Җәй. Эссе. Ресторанның ачык тәрәзәсеннән исерткеч Moonlight Serenade агыла. Янәшәдә, кинотеатр фойесында, Армстронгның On the Sanny Side of the Street җыры халыкны кыздыра. Якындагы театрдан дәртле дә, талгын да Saint Louis Blues ишетелә. Труба, саксофон, бәрмә уен кораллары… Илленче еллар башы. Америкамы? Хәзер менә сиңа! Казан, СССР…

Заманны тояр өчен, аның тавы­шын һәм исен сизү зарур. Илленче еллар Казаны джаз тавышына кү­мелгән. Тарихи парадокс: халык­лар юлбашчысы әле үзенең соңгы трубкасын да тартып бетермәгән, аның ярдәмчесе Михаил Суслов, космополитлыкны сүгеп, инде төкереген чәчә, ә Иделдәге провинциаль шәһәрдә – ис­киткеч музыкаль башбаштак­лык! Чит илләрдәгечә стильле егетләр, «шанхайлылар» – галстук-күбәләк, модалы пиджактан – Баумандагы «Русское подворье» рестора­нында һәм Горький паркын­дагы бию мәйданчыгында, «Родина» кинотеатрында һәм Офицерлар йор­тында ачыктан-ачык, яшеренмичә, «юаннар музыкасын» уйный…

Зыянлы буржуаз музыка әле ныгып җитмәгән җаннарны бик ансат кына яулый: Казан мединституты студен­ты Вася, бер тапкыр джаз әфьюнын татып карагач, гомергә аның колы­на әйләнә. Аның яшь дуслары белән дә – шул ук хәл. Аннары, күп еллар үткәч, язучы Василий Аксенов исенә төшерәчәк: аның яшьлеге, «кызык­тыргыч ерак төнге дөнья утларыдай, әлеге «шанхайлылар» уты белән өр­телгән булган» икән бит.

1-8

1-6

1-5

1-4

1-3

1-2

1-1

 

ШАНХАЙ-БЛЮЗ: СОВЕТ ВЕРСИЯСЕ

Коткы салучы еланнар – «шан­хайлылар» – Казанга Кытайдан кырыгынчы еллар азагында кай­тып төшә. «Шәрык илләре свингы короле» Олег Лундстрем җитәкчеле­гендәге унтугыз кеше, тулы бер биг-бенд. Лундстрем, Деринг, Бонарь, Баранович, Модин… Гәрчә башта Татарстанда Лундстремның бердәм джаз-оркестры юк дип саналса да (Ленин-Сталин партиясе сәясәтенә ачыктан-ачык каршы чыгып бул­мый бит), алдынгы карашлы яшьләр әлеге музыкантларны тиздән урам­да таный башлаячак.

Әмма татар дипломатия сәнгате гамәлдә бит әле. Музыкантларны чыгыш ясаудан тыймыйлар, мөм­кин булганда, аларны эшкә урнаш­тыралар, маэстро Лундстрем Казан консерваториясендә укый башлый (СССРда дипломсыз маэстро парт­билетсыз коммунистка тиң бит). Һәм биг-бенд, төркемнәргә бүле­неп, әкренләп халыкны «буржуаз агу» белән «агулый». Кинотеатрлар­да, ресторан һәм клубларда. Билгеле инде, чамасын белеп һәм җиренә җиткереп: программада берен­че чиратта – «Катюша», «Голубка» кебек һәм башка ышанычлы совет көйләре джаз эшкәртелешендә яң­гырый. Һәм икенче чиратта гына – эшче-крестьян дәүләтенә чит‑ят булган Глен Миллер, Дюк Эллингтон, Луи Армстронг җәүһәрләре… Дөрес, кайвакыт биг‑бенд тулы составта җыела, һәм шул чакта инде иң бә­хетлеләр Шанхайдагы кабатлаган диярлек концерт программасын ишетеп кинәнә…

Җирле чекистларның да музыкаль зәвыгы булган, ахрысы. ТАССР Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгында 1952 елның декабрендә Олег Лундст­ремның сәяси ышанычлылыгын тик­шерү өчен ачылган эштә: «Агентура аны советларга хәерхаһлы, дип са­ный», – дип теркәлгән.

ЗУР ШӘҺӘР ИСЕ

Лундстрем джазы – Иделдән искән саф җил кебек. Киләчәктә булачак үзгәрешләр җиле ул, әмма әлегә бик зәгыйфь. Казан коммуналка­ларындагы әчкелтем исләр, Постау бистәсендәге зәһәр амбре һәм шәһәр читендәге пролетарийлар яши тор­ган йортлар тәрәзәсеннән агылган махмыр сулышын басу әлегә аның хәленнән килми.

Илленче еллар башы Казанын чит ил исләре белән гаҗәпләндереп булмый. Татарстан урамын икегә бүлә торган җирле Унтер-ден-Линден – юкә аллеясенең (җитмешенче еллар башына кисеп бетерелгән) июньдә чәчәккә күмелүе генә ил халкының яртысы өчен сабын кайнатыла тор­ган Вахитов исемендәге химком­бинат чыгарган әчегән май исен баса алмый. Стратегик дары заво­дыннан күтәрелгән күксел болыт Петрушкин разъездындагы һаваны тәүлек буе серкә исенә мана. Сарык тиресе иләү (мутон җитештерү тех­нологиясе өчен Казан мех комби­натына 1951 елда Дәүләт премиясе биреләчәк) шәһәрдәге «хуш» исләр букетына үз «тәмләткечләрен» өсти…

Әмма сәнәгать исләре чәчәк кенә әле – совет классикасы «Шипр» фо­нында «Красная Москва» ислемае кебек. Казан «Шипры» – керосин ул, аның үзәге дә, кырыйлары да ту­лысынча шул искә баткан. Бөтен кешенең аш бүлмәсендә керосинка һәм керогаз төтенли; икмәк, тоз һәм шырпыдан соң, керосин иң үтемле товар санала. Аны алу өчен чиратка басу хәтта алдынгы эшчеләр сый­ныфы белән ышанычсыз интелле­генцияне дә хокукларында тигезли.

Лундстрем хатыны белән Бауман урамында, театр хезмәткәрләре тулай торагында яши, бүлмә фанера белән бүленгән, уртак коридорда керосинка һәм кер юа торган тагараклар тора. Мөгаен, маэстро һәм башка «шанхай­лылар» керосинны якындагы лавка­дан – күрше Островский урамындагы тәбәнәк таш бина-бункердан аладыр. Керосин сатып алу – үзе бер могҗи­за. Башта, эсседә әлсерәп, бик озак урамда чират торасың, аннары, ни­һаять, мавзолейдагы кебек салкын һәм ярымкараңгы кибет эченә эләгә­сең. Аермасы бер генә – саркофаг урынына, анда зур корыч чан тора, янәшәсендәге хезмәткәр литры 65 тиеннән ягулык бүлә…

Джаз дигәндә, Бродвей, Манхэттен­ның күккә ашкан йортлары, Америка­ның куәтле машиналары күз алдына килә. Ерак дөнья утлары… Биредә исә – керосин, коммуналкалар. Мон­нан йөз ел электәге кебек үк Тукай урамындагы зур базар янында мәң­гелек пычрак изгән шыгырдавык ар­балар… Совет джазының киләчәге бар микәнни?

ИРКЕНРӘК СУЛЫШ АЛ ҺӘМ ҖЫРЛА

Берничә елдан соңгы Казан. Ил­ленче еллар уртасы. Губернатор са­рае каршындагы Кремль бакчасында гранит эскәмиядә бронза Ильич моң­суланып утыра – аңа терәлеп үк утыр­ган мыеклы көрәштәше исә юкка чыккан, әйтерсең, анда беркайчан булмаган да. Һәм, гәрчә керосинкалар кимемәсә һәм дары заводы снаряд­ларга тәмуг катнашмасы тутыруын­нан туктатмаса да, хәзер шәһәрдә сулыш алу бөтенләй башкача.

Иркенрәк сулана, тын юллары киңрәк кебек. Һәркемгә. Джазга – бигрәк тә. Казан үзе теләп «шанхай­лыларга»бирелә. Инде дипломлы композитор һәм Качалов театры­

ның сәнгать җитәкчесе булган Олег Лунстрем дан нурларында коена. 1955 елның җәендә шәһәрдә афи­шалар ябыштырыла: Җәйге театрда джаз оркестры концертлары. Ун кон­церт булачак, әмма аларга эләгерлек түгел – бөтен билет сатылып беткән. Хезмәтчәннәр соравы буенча, Черек күлдәге иске циркта оркестр тагын бер концерт куя.

Джаз хәзер күңелгә якын, халык диңгез артыннан кайткан җәүһәрләр белән генә түгел, джаз эшкәртеле­шендәге татар көйләре белән дә хо­зурлана. Пластинка пәйда була, анда: «Олег Лундстремның Татар эстрада оркестры», дип язылган. Мондый оркестр рәсми теркәлмәгән, диләр, әмма бу хәзер беркемне дә хафалан­дырмый – хәрби френчтагы мыеклы кеше артыннан идеологик тыюлар да каядыр еракка киткән кебек…

Дмитрий Шостакович, татар ком­позиторларының Лундстрем плас­тинкасындагы көйләрен тыңлагач, «Советская музыка» журналы ре­дакциясендәге киңәшмәдә: «Совет җиңел музыкасы менә шул юлдан барырга тиеш», – дип әйтеп куя.

ИЛҺАМ ҺӘМ ПАРТИЯ – ИГЕЗӘК ТУГАННАР

Ирек бацилласы – йогышлы әй­бер. Джазга яраган нәрсәләр ни өчен башкаларга ярамый? Мәскәүдәге Та­тар мәдәнияте декадасына әзерлек башлаган иҗат коллективлары (ул СССР Министрлар Советы карары белән 1957 елда үтәргә тиеш була) да үзләренең импровизациягә хо­кукын дәгъвалап чыга.

– Безнең эшебез иҗади, аның белән идарә итәргә ярамый, – дип киреләнә язучы Әмирхан Ени­ки республика язучыларының 1956 елның маенда үткән җыелышында һәм мәдәнияткә партия тыкшы­нуын туктатырга өнди. Сталин бүләге иясе композитор Нәҗип Җиһанов исә бөтенләй аполитизм күрсәтә – декадага партия турын­да җыр язудан баш тарта! Дәлилли дә: «Тәкъдим ителгән шигырь ил­һамландырмый, илһамсыз исә мин яза алмыйм». Декадага әзерлекне тикшерү комиссиясендә Җиһанов: «Опера театры составы сәнгатьле­лек принцибы буенча түгел, бәлки иҗтимагый эш принцибы буенча расланган», – дип белдерә. Һәм та­гын болай дип тә өсти: «Театр яхшы солистларны эшкә алмый, күрәмсең, бөтен кеше дә Мәскәүгә бара алмас, дип шикләнә…»

«Хрущев җепшеклеге» беркатлы, хәйләсез интеллигенциянең башын әйләндерә, аларны буш хыялларга чумдыра. Партия өлкә комитетына агылган хатларда – мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын мәҗ­бүри укыту, абитуриентларга им­тиханнарны туган телдә тапшыру хокукын бирү һәм Казандагы юга­ры уку йортларында татар телендә укыта башлау тәкъдимнәре. Язу­чылар Нурихан Фәттах, Әмирхан Еники, Шәйхи Маннур совет та­тарстанлыларының күпчелегенең яшерен хыялын – ТАССРны союздаш республикага әйләндерүне – һәр­кем ишетерлек итеп яңгыратырга кыюлык таба…

Хыяллар-хыяллар… Мәскәүдә 1957 елның җәендә уңышлы үткән Татар әдәбияты һәм сәнгате дека­дасы чыныккан партиялеләр белән хыялый интеллигенция бәхәсендә кем җиңүен ачык күрсәтә. Әлеге вакыйгага махсус язылган һәм тиз арада онытылган «Давыл кошы­ның яшьлеге» һәм «Язылмаган законнар» (нефтьчеләр хезмәте

турында) пьесалары, «Татарстан һәм Кытай нефтьчеләре арасын­да иҗади тәҗрибә уртаклашу» картинасы һәм башка шундый җәүһәрләр,әлбәттә инде, илһам килгәч язылган. Какшамас татар‑кы­тай дуслыгы турында пьеса да шун­дыйлардан. Дөрес, ул барыбер баш­кала сәхнәсендә күрсәтелмәгән – со­вет‑кытай мөнәсәбәтләре кисәк на­чараю сәбәпле, аны КПСС ҮК куярга рөхсәт итмәгән…

Әмма хәтта партия-гегемон да гүзәллек хисеннән мәхрүм тү­гел. Мәскәүгә милли сәнгатьнең чын җәүһәрләре дә бара: «Шүрәле» балеты һәм «Алтынчәч» операсы, «Зәңгәр шәл» спектале… Соңрак, Декаданы әзерләү һәм уздыру ко­миссиясе хисабында, уңышның төп илһамчысы һәм оештыручысы кем булуын тыйнак кына билгеләп үтәчәкләр: «Спектакль, концерт­лар һәм башка чараларның идея һәм сәнгать дәрәҗәсен күтәрү буен­ча чаралар күрелде…»

Ә джаз ни хәлдә соң? Олег Лундст­ремның эстрада оркестры – прог­рамманың каймагы, Декаданың тулы хокуклы катнашучысы. Дөрес, коллектив хәзер Казанга гастрольгә генә киләчәк…

ЦЫЦ, МЕЛОМАННАР!

«Росгастрольбюроның» Казанда эч пошудан интеккән администрато­рының Лундстремның иске цирктагы нәкъ менә шул планнан тыш куелган концертына барып эләгүен күр әле син! Тыңлап таң кала һәм, халыкны терсәкләре белән ера-ера, сәхнә ар­тына ашыга: «Егетләр, сез нишләп бу Казанда ятасыз, әйдәгез Мәск­әүгә!» – ди. Мәскәүдә исә ярдәм сорап куәтле Сергей Михалков янына бар­ган, диләр. Янәсе, Казанда чын джаз музыкантларын тапкан, шуларга кү­ченергә булышасы иде. Михалков мондый могҗизага бик ышанып бетмәгәч, инандыру өчен каты итеп әйтергә мәҗбүр булган, диләр: «Мин бит сезгә б… тәкъдим итмим инде!»

Казан меломаннарын ирекле Шан­хай джазыннан мәхрүм иткән кеше­нең фамилиясе Цыц булып чыккан. «Цыц, егетләр, джаз – сайлап алын­ганнар өчен генә», – дип нервланып шаярта бу җәһәттән яраткан концерт ризыгыннан мәхрүм калган Казан публикасы.

Ә калган шәһәр нишли? Казанда хәзер яңа авазлар яңгырый. Соцгород артында һаваны вертолет калаклары выжылдап кисә – биредә илдә берен­че геликоптерларны җыялар. Яңа елга портында канатлары су астында булган судноларның двигательләре гүли – беренче «Ракета»лар Казан­нан Горькийга кадәр йөри. Каравае­во, Казансу өстендә исә, көне-төне, үрдәкләрне куркытып, әле генә авиа­ция заводында җыелган дәһшәтле стратегик Ту‑26 очкычлары гөрелди. Алар инде Американы куркытырга, теләсә кайсы вакытта атом бомбасын төяп юлга чыгарга әзер…

Коммунизмга ышанычлы адымнар белән барыр өчен бер аяктан атлау за­рур. Димәк, бернинди дә импровиза­ция булмаска тиеш. Дәртле маршлар, якты киләчәк, бөтен шикләнүләрне кире кагучы идеология бар икән, безгә джаз нәрсәгә соң? «Җепшек­лек»? Провинциядә ул башкалада­гы кебек сизелми, Мәскәүдәгедән иртәрәк тә төгәлләнер, мөгаен…

Хуш, үзгәреш җиле, булып чыга­мыни инде? Илленче еллар Каза­ны моңа риза түгел. Менә, йомры таш түшәлгән Тельман урамы буй­лап, туфли үкчәсен сындырмаска тырышып, кара чәчле, ябык Сонечка Гобәйдуллина консерваториягә йө­герә. Менә Ленин урамында, уни­верситет аудиториясендә, мәңгелек күн курткасын һәм чаңгы ботин­каларын кигән Слава Говорухин лекция барышында ук студентлар капустнигы өчен сценарий уйлап таба… Музыка училищесында, оял­чанлыгын җиңәргә тырышып, кул­ларын кая куярга белмичә, кичә генә авылдан килгән Илһам Шакиров моңлана. Мехчылар клубында исә, үзенең яңа төзелгән «Казан утлары» ансамбленә кушылып, татар сан­дугачы Әлфия Авзалова җыр суза. Ун яшьлек Альберт Әсәдуллин исә, билетсыз килеш трамвай баскы­чына басып, Постау бистәсеннән төшеп килә. Әнә тагын, ял итәргә көч‑хәл белән вакыт табып, авыл хуҗалыгы институтының иң җитди студенты һәм ялкынлы җанатары Минтимер дуслары белән стадионга китеп бара…

Тиздән, кайберләре – иртәрәк, икенчеләре – соңрак, алар яңа му­зыка, яңа стиль, яңа кино һәм яңа тормыш авторларына әйләнәчәк.

 

"Татарстан" журналы, 2019.