Гаилә портреты тарихы

Гаилә портреты тарихы

Татарстаннан фронтка киткән 700 мең кешенең 350 меңе генә әйләнеп кайткан. Политрук Мөхлис Сәрвәр улы Хәеров – беренче исемлектә. Ул 1942 елның 26 августында Ржев янында һәлак булган. Сугышка киткәндә, бөтен гаиләсенә бәйрәм ясаган.

Радист Валентина Петровна Макова әле бүген дә исән – аңа 96 яшь һәм ул, шул буынның күпләре кебек, әлеге куркыныч дүрт елны бер дә исенә төшерергә яратмый. Әмма хәтерләргә туры килә, чөнки сугышны онытсак, кабат сугыш башланырга мөмкин. Шунлыктан, хөрмәтле укучыларыбыз, еллар үткән саен кадере арта гына барган әлеге үлемсез вакыйгаларны без сезнең ярдәм белән тупларга булдык.

 ИСТӘЛЕККӘ – ФОТО

Сугыш башланыр алдыннан гына минем бабам, Сәрвәр мулла улы Мөхлис, гаиләсе белән Казанга күченгән – Красин урамындагы иске сәүдәгәр йортының ун квад­рат метры биш кешене сыендыр­ган. Мөхлис фронтка китәр алдын­нан, барысы бергә җыелып, фотога төшәргә булалар.

Әлбәттә, матур итеп киенәләр. Хәлимә сандыктагы бердәнбер купшы күлмәген эзләп ала. Мөхлис исә хром итекләрен кунычлары кояшта ялтырарлык итеп чистарта. Аларны шыгырдатып, бүлмә буй­лап йөреп карый. «Шипр» хушбуен сибенә. Үтүкләнгән китель һәм га­лифесын киеп, билен каеш белән буып куйгач, барысы да тынып кала. Хәрби кием кигәч, Мөхлис­нең хәтта тавышы да кискенәя. Ба­рысын да, рәткә тезеп, якындагы фотосалонга алып китә ул.

Фотограф, фокусчы кебек, кара балдахин астына кереп чума да лаклы зур тартмадан «кош очыра». Аның рәсемне әзерләвен көткән арада яңгыр юып киткән җәйге шәһәр буйлап йөриләр, ка­фега кереп утыралар, стаканнар тирәсендә бөтерелгән шөпшәне куа-куа, дюшес белән хушланалар.

Әтиләре сугышка китә бит! Бу фотога төшү һәм алюминий ва­залардан туңдырма ашау балалар өчен үзенә бер бәйрәмгә әйләнә. Яңа хәрби кием кигән гаилә башлы­гыннан баштарак бераз ятсынсалар да, узып баручыларның аңа сокла­нып каравын күргәч, тиз арада бө­тен фашистны дөмектерәчәк көчле һәм зур әткәйләренең кочагына сеңәләр – бер дә үзләреннән еракка җибәрәселәре килми шул…

Иртән Мөхлис йоклап ятучы са­быйларын үбә, күзе белән алар­ны, хәтерендә саклар өчен, тагын «фотога төшерә» дә, ачкычларын һәм булган бар акчасын тумбочкада калдырып, чыгып китә…

Бер елдан ул кабат пәйда була. Ябыккан, чәче кыркылган, үзенә дару исе сеңгән. Госпитальдән фронтка китеп барышы. Саубул­лашырга дип керә.

 

Мөхлис Хәеров фронтка китәр алдыннан гаиләсе белән бергә фотога төшә.

 

 

УЛ РЖЕВ ЯНЫНДА ҺӘЛАК БУЛДЫ…

Татарстаннан фронтка киткән 700 мең кешедән 350 меңе генә әйләнеп кайткан. Политрук Мөх­лис Сәрвәр улы Хәеров – беренче исемлектә. Ул 1942 елның 26 ав­густында Ржев янында һәлак була. Күңелгә шунда ук Твардовский сүзләре килә:

Я убит подо Ржевом,

В безымянном болоте,

В пятой роте, на левом,

При жестоком налёте.

Я не слышал разрыва,

Я не видел той вспышки,–

Точно в пропасть с обрыва –

И ни дна ни покрышки.

И во всем этом мире,

До конца его дней,

Ни петлички, ни лычки

С гимнастерки моей.

Тверь өлкәсе Зубцов районы Яйко­во авылы янындагы туганнар кабер­легендә җирләнгән ул. Анда һәйкәл куелган, артында кыр җәйрәп ята. «Бөек Ватан сугышы каһарманнары­на. Рәхмәтле Ватан», – дип язылган.

БЕРЕНЧЕ СУВОРОВЧЫЛАРДАН БЕРСЕ

Фронтта геройларча һәлак булган Мөхлиснең улы Ревоны 1944 елда ачылган Казан Суворов училищесына чираттан тыш кабул итәләр. Әтием үзе моны болайрак искә ала:

– Училищега керергә теләүчеләр бик күп иде, чөнки анда керү урам йо­гынтысыннан саклап кала, тормыш­та үз юлыңны табу өчен зур мөм­кинлекләр ача. Фронт кичкән, әмма сугыш кырында тупасланмаган укытучылар күп кенә суворовчы­ларга яуда һәлак булган әтиләрен алыштырды.

Ялтыравыклы төймәле, «КазСУ» дип язылган кызыл погонлы кара форма үзе үк кичәге ваемсыз үс­мерләрне үзгәртте, безнең өчен инде бөтенләй башка тормыш башланды. Иртәнге алтыда йокыдан тору, за­рядка, иртәнге аш, дәресләр, хәрби әзерлек…

Безне хәтта атта йөрергә дә өйрәт­теләр. Моның өчен Германиядән нә­селле атлар кайтарттылар. Аларның савырына свастика тамгасы төше­релгән. Матурлар, тик усаллар. Ми­неке Овация кушаматлы иде, шикәр биргәч, иреннәре белән йомшак кына итеп ала да, аннары барыбер тешли.

Тиздән Америка машиналары пәй­да булды: ике виллис, ике додж, суда йөзә торган ике студебеккер. Һәм без­не автомобиль йөртергә өйрәтә баш­ладылар. Бер дә эшсез утырмадык.

 

ЯТИМНӘР ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫП…

-Училищеда тәрбияләнүчеләрне ашату патша Россиясендәге кадет­лар корпусы үрнәгендә оештырыл­ган иде. Бу – генералиссимусның вакытында кабул ителгән һәм ал­дан күрүчән карары, шул рәвешле ул сугышта һәлак булган кызылар­миячеләрнең балаларын кайгырта һәм яңа хәрби кадрлар әзерли.

Безне югары разряд буенча ашат­тылар. Училищега контейнерлар белән какао, йомырка порошогы, коры сөт, май, галетлар, боткалар, ит һәм балык консервлары, казылык, шоколад кайтартыла. Сосискалар, эре калибрлы пулемет патроннары кебек, махсус тубусларда. Суворов училищесы диварлары артында ке­шеләрнең ничек авыр яшәвен без, әлбәттә, белә идек. Миннән тыш та тагын ике баласы белән тол калган әниемә сугышта үтерелгән әтием өчен аена 38 сум пенсия бирелә. Базарда исә кара ипи 100 сум тора.

Безнең натураль ашамлыклары­быз да бар иде. Паркның бер ба­шында дуңгыз фермасы һәм тер­лек абзары төзеделәр, анда берничә сыер асрадылар. Яңа савылган сөтне ашханәгә чиләкләп ташыйлар иде. Эремчек ясыйлар. Шул чакта аша­ган кәтлит һәм атланмайлы бәрәңге боламыгы тәмен әле хәзер дә хә­терлим.

Училищены тикшерергә дип Мәскәүдән килгән генерал Па­нин безнең зиннәтле савыт-сабадан ашавыбызны күреп гаҗәпләнде. Әйләндерә-әйләндерә карады да, аш савытының төбендә свастика билгесен һәм Reichskanzlei, ягъни «Рейхканцелярия» язуын күреп алды. Кызара-бүртенә, аш савытын идәнгә тотып бәрде. Аның фәрма­ны буенча бөтен савыт-сабаны ват­тылар, китек-ватыкларны Горький паркындагы чокырга томырдылар…

Мин Суворов училищесына безгә биргән тәрбиясе белән белеме өчен бик рәхмәтлемен. Ашатулары һәм киендерүләре өчен дә. Хәрби булмасам да, язмышым башкача язылды – КАИда укыдым, аннары укытырга калдым, докторлык дис­сертациясен яздым…

 

 

Ржев янында барган каты сугышлар.

 

"Татарстан" журналы, май 2019