Ингушлар: тарих һәм мәдәният

Ингушлар: тарих һәм мәдәният

Ингушлар – бай тарихлы халык. Аларны антропологлар кавкасион антропология тибына кертә.

Башкаласы – Магас.

Эре шәһәрләре – Магас, Назрань, Малгобек, Карабулак, Сунжа.

Төп халыклары: ингушлар, чеченнар, руслар.

Төньяк Осетия, Чечня, Грузия белән чиктәш.

Кара диңгез буйларында – Кавказда, Анатолия, Балкан, Карпатта – безнең эрага кадәр IV-III гасырларда циркумпонтия металлургия провинциясе оеша. Аңа Төньяк Кавказ кешеләре нигез сала. Биредә бик зур ачышлар ясала. Безнең эрага кадәр IV гасыр ахыры – III гасыр башында Европага Азиянең күчмә халыклары бәреп керә. Бу вакытларда циркумпотия провинциясендә таш ныгытмалар төзү башлана. Б.э.к IV гасыр ахырыннан ингушларның ерак бабалары Кавказ арты һәм Азия алды җирләренә күченә башлый. Шулай итеп Миттания (Ханигальбат, Нахарина), Биайнили (Урарту), Аррапхэ, Мана (Матиена), Алзи, Ацци-Хаяса (диаухлар иле), Кулха (Колхида) һәм Кече Азиядә – Киццуватна дәүләтләреннән торган хуррит цивилизациясе барлыкка килә.

Антик чор чыганакларында малх, кавкасиан, махал кебек этнонимнар телгә алына. Чыганак авторлары ингушларның ерак бабалары кабиләләрен дә белә. Еш кына авторлар Төньяк Кавказ кабиләләрен скифлар һәм сарматлар дип атый.  

Ингушларга кадәрге кабиләләргә карата аланнар этнонимы да кулланыла. Х гасырда башкаласы Магас (Кояш шәһәре) булган дәүләт төзелә. XIII гасырның беренче яртысында Алан дәүләте тар-мар ителә һәм Алтын Урда составына кертелә. Бу халыкларга тарих дәвамында үз җирләрен берничә тапкыр калдырып торырга туры килә. XVII гасырда алар янә үз җирләренә кайта. Ангушт авылы атамасыннан русча “ингуш” этнонимы барлыкка килә.

1770 елның мартында Ангушт авылында Россия белән килешү төзелә һәм 1784 елда Владикавказ ныгытмасына нигез салына. 1810 елда Назрань крепосте торгызыла.

ХIХ гасырның 40-60 нчы елларда ингушларны үз җирләреннән сөреп ул урыннарга казакларны урнаштыралар. Ингушларның күп өлеше Төркиягә җибәрелә, күп өлеше юлда үлеп кала.

1917 елның ноябрендә Тау Республикасы (Горская республика) игълан ителә.1917 елда вакытлыча хөкүмәт төзелә. 1918 Терский республикасы барлыкка килә.

1921-1924 елларда Ингушетия Горский АССР  составына керә.

В марте 1920 г. была восстановлена Терская народная советская республика. 17 ноября 1920 г. была провозглашена Горская ССР. Декретом ВЦИК от 20 января 1921 г. была создана Горская АССР.соңыннан Ингушетия автоном өлкәсе барлыкка килә. 1991 елдан Ингушетия республика статусын ала.

Бу халыкның үз әхлак кодексы бар. Ул Эздел дип атала һәм тормышның бөтен өлкәләренә кагыла.

Архитектурада манаралар өстенлек алып тора. Башнялар комплексы Эрзи, Лялах, Таргим, Пуй, Пялинг, Хяни, Эгикал, Хамхи, Ляжги, Эбан, Джейрах тирәләрендә сакланып калган.