Һиндләр: тарих һәм мәдәният

Һиндләр: тарих һәм мәдәният

Һиндстан тарихы – ул дөнья тарихының иң гаҗәеп, мәгърур сәхифәләренең берсе.

Шул ук вакытта Һиндстан һинд-европа халыкларының барлыкка килгән урыны булып та санала.

Бу җир – борынгы цивилизация урыны.  Аның тарихы арийларның Һинд елгасы үзәненә килеп урнашуыннан башлана. Һиндстан гасырдан гасырга мөһим сәүдә юлларының үзәге булып тора, югары мәдәнияте, байлыклары белән дан тота.

Биредә индуизм, буддизм, сикхизм кебек диннәр барлыкка килә. Безнең эраның беренче меңъеллыгында Һинд субконтинентына яһүд, христианлык, ислам диннәре килеп җитә.

1947 елдан Һиндстан Бөекбритания колониясе булудан туктый һәм бәйсезлек игълан итә.

Мәйданы буенча дөньяда җиденче, халык саны буенча икенче урынны алып тора.

Рәсми телләр – һинди һәм инглиз телләре.

Башкаласы – Нью-Дели.

Акча берәмлеге – рупи.