Хрущёв Татарстанда. Беренче һәм соңгы сәфәр…

Хрущёв Татарстанда. Беренче һәм соңгы сәфәр…

1964 елның 10 октябрь таңы. Казанга якынлашып килгән «Омик» бортында тенор тавышлы берәү хисле итеп «Вдоль по речке, вдоль да по Казанке…» дип моңлана. Аңа сак кына баритон кушыла. Солист – КПСС Үзәк Комитеты беренче секретаре Никита Сергеевич Хрущёв. Кушылып җырлаучысы исә вазыйфасы буенча моңа лаек кеше – партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев…

Никита Сергеевич хисләре ташу­дан җырлый – биредән, су өстеннән, Казан әкияттәгедәй матур күренә. «Җепшеклек» һәм хрущёвкалар ту­дыручының үзенең кәефе дә бик шәп. Никита Сергеевич һәм аны озата йөрүче затлар «Ом-290» белән Боровое Матюшинодагы обком да­часыннан кайтып бара. Кичә алар­ны патшадай каршы алдылар, мил­ли ризыклар белән сыйладылар, балык тоту да көтмәгәндә уңышлы булып чыкты.

КАРШЫЛАУ. ИХЛАСТАН ҺӘМ БОЕРЫК БУЕНЧА

«Тарихи сәфәре өчен рәхмәтле һәм аның тарафыннан хезмәттә яңа батырлыкларга илһамланды­рылган елга флоты хезмәткәрлә­ре» исеменнән чәчәк бүләк итүче яшь матрос ничек тәэсирле кыза­ра! Никита Сергеевич, билгеле ки, аның елгачы булмавын да, элегрәк әзерләнгән сценарийны бозып, дулкынланудан сөйләм сәләтен югалткан командир урынына ты­рышуын да белми. Ярый әле, ор­ганнарда эшләүче уңган егетләр теләсә нинди уңайсыз хәлдән чыгу өчен гел кул астында…

Ә кичә Казанда ничек каршы­ладылар Никита Сергеевичны! Аэропортта – пионерлардан гла­диолуслар! Хәрәкәт маршрутының буеннан-буена – сокланулы йөзләр! Елмаялар, кул селкеп сәламлиләр. Ачык «Чайкада» баскан, пиджагына дүрт Герой йолдызы кадаган Хру­щёв канәгать, ул үзе дә халыкны бәйрәмгә генә кия торган эшләпә­сен селкеп сәламли. Әйтерсең, юлбашчыны күреп калырга дип, үз теләге белән бөтен шәһәр чыкан.

Чыннан да, беркемне дә куып ки­терергә туры килми – Хрущёвны кү­рергә дип күпчелек үз теләге буенча, кызыксынып җыела. Әмма инде барыбер партия җитәкчелегеннән башка моның кадәр үк бердәм ки­леп чыкмас иде. Казанлы Борис Милицынның дистәләрчә ел уз­гач республика басмаларының берсендә дөнья күргән хатирәлә­реннән өзектә: «Мин эшли генә башлаган Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия инсти­тутына, Хрущёв җитәкчелегендәге хөкүмәт кортежын каршылаган­да хезмәткәрләрнең кайсы нинди урамда басып торырга тиешлеген күрсәтеп, алдан ук разнарядка кил­де…» – дип искә алына.

Милицынның коллегаларына Лумумба урамында «кизү торыр­га» боерыла, тик алар Хрущёвны күрми кала – әлбәттә инде, маршрут үзгәртелә. КДУда планлаштырыл­ган очрашу да булмый кала. Югары дәрәҗәле кунакны берничә сәгать буе бушка көткән университет укытучыларын һәм студентлар­ны нәтиҗәдә өйләренә кайтарып җибәрәләр. Никита Сергеевичны «Оргсинтез» заводында да, авиация заводында да көтеп җиткерә алмый­лар, гәрчә химиклар һәм самолёт тө­зүчеләр белән очрашу программада соңгы минуткача була. Моңа кадәр, Хрущёв сәфәренә бер ай кала ук, юлларга асфальт җәяләр, койма­ларны буйыйлар һәм хәтта Ленин районындагы Кизический монас­тырь зиратындагы авышкан чарду­ганнарны, кабер ташларын да алып ташлыйлар…

Ил өчен стратегик булган предприятиеләргә (берсендә тиздән этилен һәм полиэтилен җитештерү сафка бастырылачак, икенчесендә ТУ‑22 бомбардировщикларын җыя­лар) барудан Хрущёвның ни өчен баш тартуы сер булып кала. Ихти­мал, программа куркынычсызлык ниятеннән үзгәртелгәндер. Бәлки исә, нинди дә булса авылда, кырда үзен бик ышанычлы сизгән Никита Сергеевичның бу өлкәләрдә үзенең бәһасез киңәшләрен бирергә хә­леннән килмәгәнгәдер.

1-3

КУЛДАН ИДАРӘ ИТҮ МОГҖИЗАСЫ

Ә менә инде икенче көнне Та­тарстанның көньяк-көнчыгы­шында Хрущёв үзен судагы балык кебек хис итә. Бигрәк тә «Аван­гард» колхозы кырларында, анда дәүләт җитәкчесенә «кыр патша­бикәсенең» үрнәк плантацияләрен күрсәтәләр. Әмма әле эш кукуруз белән генә бетми бит. Колхоз рәи­се Газизулла Кәрамуллинны яхшы уңыш өчен мактаганнан соң, Хру­щёв сорау бирә: «Әйтегез әле миңа, чиста пардан нинди уңыш аласыз, колхоз пар басуыннан яки туңга сө­рүдән ике елда күпме уңыш җыя?» Дәүләт җитәкчесенең һичшиксез шәхси катнашуын таләп иткән әле­ге сорау бик озак һәм тәфсилләп тикшерелә.

Аннары исә Никита Сергее­вич бәрәңге үстерүнең колхоз һәм Татарстан өчен нинди гаҗәеп перспективалар ачуы турында әңгәмәдәшенә тулы бер лекция укый: «Сез Ростов-на-Дону, Азәр­байҗан, Үзбәкстан өчен бәрәңге җитештерә аласыз…» – ди. Бүл­беләрдән мул уңыш җыю өчен кирәкле агротехниканы, табигый ки, Хрущёв рәискә шундук җен­текләп үзе аңлата, мөмкин кадәр күбрәк минераль ашлама кулла­нырга киңәш бирә.

Минераль ашламаларның кол­хозга бик аз күләмдә генә бүленүен белгәч тә, Никита Сергеевич юга­лып калмый: «Без сезгә сатылачак бәрәңге үстереләчәк бөтен мәйдан­га җитәрлек минераль ашлама бирә алыр идек. Әмма бу ашламалар­ны билгеле бер вексель хисабына гына бирергә кирәк. Ашлама ала­сыз икән – вексель бирегез: әлеге ашламаны кулланудан сез сатарга яраклы күпме бәрәңге үстерәчәк­сез», – ди.

Хрущёв Татарстанда кулдан идарә итү могҗизасын да күрсәтә. Колхозда «Мироновская-88» уҗым бодаен чәчәргә теләүләрен, әмма орлык булмавын белеп алуга ук, өч көннән орлык могҗизалы рә­вештә табыла да. Кирәкле сортлы өч тонна бодай ашыгыч рәвештә самолет белән Харьковтан кайтар­тыла – махсус «Авангард» колхозы өчен…

НЕФТЬ ГАЗЛЫ СУДАН АРЗАНРАК

Никита Сергеевич колхоз кырла­рына нефтьчеләр янында экскур­сиядә булганнан соң ук килә. Бай­лыкны күрсәтү Карабаш тавыннан башлана, аннан әйләнә-тирәдәге берничә чакрымдагы бөтен нефть суырткычлары, бораулау вышка­лары, нефть җыю парклары уч тө­бендәгедәй күренә. Хәтта Ромаш­кино чыганагының зур картасы янына куелган күзәтү торбасының да кирәге чыкмый. Нәкъ менә би­редә, Карабаш тавында, Хрущёвка нефть чыгаручыларның казаныш­лары турында сөйләгәндә, җаваплы иптәшләрнең берсе мәгълүм гый­барәне әйткән диләр: янәсе, та­тар нефтенең бер чиләге дәүләткә бер стакан газлы судан арзанракка төшә.

Сәнәгать пейзажлары белән хо­зурланганда, Никита Сергеевич янып торган иярчен газ факелла­рына игътибар итә һәм шундук кызыксына: аларның җылысын, мәсәлән, су җылыту яисә тепли­цаларда яшелчә үстерү өчен кул­ланып булмыймы икән? Яранна­ры дәшми калуны артыграк күрә, чөнки, Табиев фаразынча, иярчен газны берничек тә болай гына фай­даланып булмый. (Бик кыйммәтле нефть чималы, иярчен газ, шуннан соң да ике дистә ел буе бер фай­дасызга күкне җылытуын дәвам итә – ред.иск.).

Аннары иң алдан бронялы «ЗИС» барган кортеж Азнакай ягына юнәлә, юлда барганда, Социалис­тик Хезмәт Герое Алексей Тимчен­ко бригадасы Никита Сергеевичка бораулау җайланмасын ничек кү­череп йөртүләрен күрсәтә. Җиде «С-100» тракторының аны яңа урынга өстерәвен күзәткәндә, дәүләт җитәкчесе тагын кызык­сына: моны азрак трактор белән эшләп булмыймы? Була, әмма дәүләт нефтьчеләргә куәтлерәк тракторларны бирми, дип җавап­лыйлар. Биш көннән соң «Татбур­нефть» трестына куәтле дүрт «С-400» тракторы килеп җитә.

ЫШАНЫЧЫҢ БУЛМАСА – УЗМА

Никита Сергеевич белән хуш­лашу табыны Азнакайдан унике чакрым ераклыктагы Сәпәй (шул заманнардан бирле аны Хрущёв урманы дип йөртәләр) урманын­да әзерләнә. Зур чатыр, корылган табын, данлыклы Юныс Әхмәтҗа­нов пешергән затлы татар халык ашлары – барысы да бик югары дәрәҗәдә була. Хрущёвка токмач та, өчпочмак та ошый, әмма ба­рыннан да бигрәк тутырган тавык күңеленә хуш килә. Фикрәт Табиев искә төшерүенчә, аны авыз иткәч, Хрущёв: «Бу тавыкларны миңа юлга куегыз», – дип боера. Юныс Әхмәтҗанов исә тиздән Ленин ор­дены белән бүләкләнә…

Хрущёв республикадан күтәрен­ке кәеф белән китә. Аның «Татарстан миндә яхшы тәэсир калдыр­ды», дигән сүзләрен китерә 1964 елның 12 августында «Советская Татария» газетасы. Сәфәр, чын­нан да, бер кимчелексез диярлек үтә. Бер кечкенә генә вакыйганы исәпкә алмаганда. Кортеж бара торган маршруттагы юл буен­дагы бер плакатта: «Ит һәм сөт җитештерү буенча АКШны куып тотыйк!» дигән шигарь язылган була. Тик шул юл белән үк кире кайтканда плакатның икенче ягындагы ДАИ язган сүзләр кү­ренә: «Ышанычың булмаса – узма!»

Ике айдан соң Никита Сергеевич Хрущёвны КПСС ҮК беренче секре­таре һәм совет хөкүмәте башлыгы вазыйфасыннан азат итәчәкләр һәм пенсиягә җибәрәчәкләр.

 

"Татарстан" журналы, 2019.