Грузиннар: тарих һәм мәдәният

Грузиннар: тарих һәм мәдәният

Грузиннар Грузиянең төп халкы, 3,7 миллион кеше исәпләнә. Шулай ук Төркиядә, Иранда, Россиядә яшиләр. Гомуми саны - 4 миллион кеше.

Грузиннар Көнбатыш Кавказда яшәүче кабиләләрнең варислары. Өч төп нәсел6 картлар, мергело-чаннар һәм сваннардан барлыкка килгәннәр. Грузин халкы безнең эрага кадәр I меңъеллыкның беренче гасырларында формалаша башлаган. Моңа Иберия дәүләтенең ныгуы, грузин язуының барлыкка килүе йогынты ясаган.

Грузия – ул үзе бер Кавказ. Биредә кунак – Аллаһ юлдашы дигән гыйбарә яши. Бу исә халыкның никадәр кунакчыл булуына дәлил. Борынгы поэма, халык җырларында да кунакны ягымлы каршы алган хуҗага дан җырлана бит. Кунакчыллык хәтта батырлыктан, кыюлыктан да өстенрәк биредә. Грузия халкының үзенчәлекләре кухняда да сиелә. Биредә ризыклар хуш исле, ә иң мөһим эчемлек – шәрап.