Греклар: тарих һәм мәдәният

Греклар: тарих һәм мәдәният

Дәүләтнең башкаласы – Афина шәһәре. Бу кала сәүдә һәм финанс үзәге булып тора. Шәһәрдә, шәһәр читендә яшәүчеләрне дә исәпкә алып, 3,2 миллион кеше яши.

Греция Балкан ярымутравында һәм аның тирәсендәге уртауларда урнашкан. Болгария, Төркия, Албания белән чиктәш. Илнең 1/5 өлеше утраулардан тора, аларның саны 2 мең тирәсе дип исәпләнә. Яр буе линиясе – 4100 км. Урта диңгез, Эгей диңгезләре белән юыла. Крит утравы Ливия диңгезе белән юыла.

Грек теле – дәүләт теле булып исәпләнә. Вакыт Мәскәү вакытыннан 1 сәгатькә калыша (GMT +2).

Акча берәмлеге: евро (€ EUR).

Төп дин булып православие санала. Илдә мөселманнар саны - 230 000, католиклар – 58 000, протестантлар – 40 мең, иудейлар  5 мең тирәсе кеше.

Урта диңгез климаты хөкем сөрә. Кышлар җылы, дымлы. Җәен һава температурасы  уртача +28-32 градус.

Халкы: 11 миллион кеше. Греклар халыкның күп өлешен тәшкил итә.

Грециядә, мәйданы кечкенә булса да, шактый таркалып урнашуы аркасында  табигать төрле.  Аның бер урынында тропик зонага эләккән кебек булсаң, икенче зонасында таулар һәм тездән кар булырга мөмкин. Тарихы да шундый ук бай.

Афиналар – антик шәһәр саналса, Салоники – Византия мәдәнияте шәһәре санала.

Греклар (үзатама – эллинес) – Грециянең төп халкы. Күп өлеше Кипрда, АКШта, Германиядә яши. Россиядә 92 мең грек көн күрә. Һинд-урта диңгез расасына, кайбер төркемнәре балкан-кавказ расасына карый.

Грек этносы безнең эрага кадәр II мең ел элек формалаша башлый. Урта диңгез һәм Кара диңгез яр буйларын грек колониясенә әверелдерү барышында (б.э.к VIII-VI гасырларда) гомумгрек мәдәни бергәлеге формалаша. Эллиннар атамасы башта Эллада халкына карата кулланылса, соңрак грек телендә сөйләшкән барлык кабиләләргә карата кулланыла башлый.
Туган телләре – грек теле. Россиядә яшәүчеләр туган теле дип төрек һәм кырым-татар телен атый. Грек алфавиты нигезендә язалар.