НЭП чоры: соңгы талпыныш

НЭП чоры: соңгы талпыныш

Казан. Егерменче еллар башы. Әнә, Гостиный дворның ерак бер почма­гында, башка чүп-чарлар арасында, Азатлык бүләк иткән Александрның бронза фигурасы тузанга батып ята. Аның урынында, Кремль каршын­дагы мәрмәр «Александр постамен­тында» – ирекле хезмәтне гәүдәлән­дерүче таза беләкле эшче һәйкәле. Тик гасырларга дип куелган гипс эшченең хәле генә мөшкел: ул күзгә күренеп таралып бара…

– Хәерлегә түгел, – дип пы­шылдлаша хорафатларга ыша­нучы кешеләр. – Чит постаментка куярга ярамый иде, гөнаһ бит ул…

Ә менә гади коммунистлар хорафатларга колак салмый. Тик аларның да, кайберләренең, билгеле, башларында – боламык. Гипсның судан һәм температура сикерешләреннән җимерелгә­нен белеп торалар, югыйсә, әмма һәр начарлыкта нэмпаннарны гаепләргә атлыгып торалар. Про­летариат республикасында нин­дидер кирәкмәгән эшләр кылына, дип исәплиләр. Әлмәтов һәм Үтә­шевның Казандагы сабын кайна­ту заводларын элеккеге хуҗала­рына арендага биргәннәр, мамык фабрикасын – шулай ук. Нәрсә өчен көрәштеләр? Ә яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр сыман ачыла торган вак фабрикалар, артельләр, кибетләр? Юкса болар барысы да шәхси затлар, эшче халыкны эксплуатацияләүчеләр ләбаса!!!

ХАЛЫККА – ПОРНОГРАФИЯ БӘЙЛӘМЕ

Хуҗалар үз предприятиеләрендә үзләре теләгәнчә эшли. Хуҗа­лар икмәк пешерә. Хуҗалар сата. Һәм оятсызларча, пролетарларга хас булмаганча, һәркайда үз көен көйләп, акча туздыра. Хәтта «Из­вестия ТатЦИК» газетасының театр тәнкыйтьчесе дә коммунистларча үртәлүен яшереп кала алмый: «Ка­занда әле беркайчан да театрларның быелгы кебек күп булганы юк иде. Бөтен җирдә спектакльләр куялар. Әмма ниндиләрне бит? Арада за­ман рухына җавап бирүче пьеса исемнәре сирәк күзгә чалына. Ок­тябрь көннәрендә, мәсәлән, Зур театр «Сполошный зык»ны, татар театры исә «Җирсезләр»не куйды, тик бо­лары да бары тик Октябрь уңаеннан гына. Аңа кадәр һәм аннан соң куел­ганнар арасында менә ниләр бар: «Язгы ташкын», Арцыбашевның «Көнләшү»е һәм порнография тирә­сендә әвәрә килүче башка чүп-чар…»

Гади большевиклар өчен нэп­маннарның канкан биюе мыскыл итү кебек тоела. Ә бит социализм теләгәннәр иде, менә сиңа – шалкан мае… Партия җитәкчеләре җитди киеренкелектә: көне‑төне кай­нап чыгар дәрәҗәгә җитеп кызган башларын суыталар. Кабинетларда, кызыл почмакларда, җыелышларда бертуктаусыз ятланган җөмләләрен кабатлыйлар: НЭП – яңа икътиса­дый сәясәт. Бурычы – бөлгенлек-фәкыйрьлекне һәм ачлыкны җиңү. Шуның өчен продразвёрстка азык‑төлек салымы белән алыштырыла – крестьяннарның бөтен ашлыгын кырып-себереп алмыйча, чәчәргә һәм яшәргә (ашарга) калдырырга. Шуның өчен, элеккеге хуҗаларына булса да, предприятие һәм фабри­каларны арендага бирергә; Граж­даннар сугышыннан бирле таланган һәм җимерелгән цехларны үз акча­ларына кабат торгызсыннар. Шуның өчен дәүләт предприятиеләрендә хуҗалык исәп-хисабы, вак шәхси эшмәкәр өчен тулы ирек һәм сәүдә итү хокукы – барысын тигезләүдән һәм карточкалардан китү, товар‑ак­ча мөнәсәбәтләрен кабат торгызу өчен…

1-5

«СТЕНЬКА РАЗИН» ҖИЛКӘСЕ АША КАРАСАҢ…

– Димәк, кабат артка, капитализм­га? Бәлки, ул чакта Крестовников­ларны, Алафузовларны, Стахеевны кире кайтарырбыз, кабат аларга бил бөгәрбез? – дип, мыскыллы со­рау бирә бер әзерлекле пролетарий.

– Ә менә анысына юл куймабыз! – дип йодрыгы белән өстәлгә китереп ора партия җитәкчесе. – Эре предприятиеләрне беркем дә революция дошманнарына бирмәячәк, аның өчен кан түкмәдек…

Һәм чыннан да Крестовников­ларның сабын кайнату һәм шәм заводы, Паратск мастерскойлары, дары заводы, Бондюг химия заводы һәм ул заманның башка сәнәгать гигантлары тора‑бара дәүләт кулына күчә, трестларга берләшә… Яңа ха­кимияткә, социализм идеяләренә тугрылыгын киң күләмле идеологик акция дә расларга тиеш була: фабри­ка һәм завод исемнәреннән аларның элеккеге хуҗаларының фамилиялә­ре юкка чыгарыла. «Күнчеләр сою­зы идарәсе Кожтрестка кертелгән һәм арендага тапшырылган дәүләт предприятиеләренең исемнәрен алыштыру кампаниясен төгәллә­де, – дип хәбәр итә халыкка газе­та. – Предприятиеләргә түбәндәге исемнәр бирелде: Алафузовлар заводына – Ленин исеме, «Поляр» фабрикасы хәзер «Спартак» дип йөр­телә, Глинкинныкы – «Пугачёв», Шабановныкы – «Стенька Разин», Готлицерныкы – «Коммунист», Нау­мовныкы – «Освобождение труда», Сәлимҗановныкы – «Кызыл күнче». Шулай ук Крестовниковлар заводы да башка юк – Вахитов исемендәге завод кына бар.

1-4

Әмма ач карынга идеяләр начар эшкәртелә. Татарстан республи­касында НЭП башланган вакытка хәлләр коточкыч авыр була. Сәнәгать предприятиеләренең 83 проценты тулысынча җимерек яки Граждан­нар сугышыннан бирле яраксыз хәлгә килгән килеш тора. Сугышка кадәрге вакыт белән чагыштырганда, җитештерү күләме биш тапкырга кыскарган. Өстәвенә, коточкыч ко­рылык булу сәбәпле, уңыш уңма­ган 1921 елда ачлыктан һәм тиф­тан 218 меңнән артык кеше үлгән һәм бөтен мал‑туар да диярлек суеп бетерелгән – боларын инде беләбез…

БЕРТУГАН ЖИГАЛОВЛАРДАН – КАПИТАЛИЗМ

Һәм менә Казанның нибары дүрт елдан соңгы хәле. Богоявленская чаң манарасы янәшәсендәге мәй­дан хәзер Балык рәтләре дип атал­мый, ул – Кооператив урамы! Әмма монда кооператорлар хуҗа түгел. Шәхси почмакларда, сәүдә киштәлә­рендә, ваклап сатучыларда – җа­ның теләгән һәр нәрсә бар. Такта чәй кирәкме – рәхим итегез! Тозлы балыкмы – алыгыз гына! Тәмәке, ситсы, крендельме? Теләгән кадәр алыгыз! Карагыз тагын – шикәр ватарга келәшчәләр, «Красный Октябрь» артеленнән трюмо, «Кур­дим»нан папирослар, Казанның «Кроль» фабрикасыннан мехлар да бар. Чын тормыш тантанасы!

Һәм бу тантананың төп хуҗала­ры – шәхси эшмәкәрләр. Шәхси сәүдә әйләнеше республика башкаласында да, кантоннарда да әле ике ел элек кенә дәүләт һәм кооператив сәүдәсе әйләнешеннән күпкә артыграк бул­ган. Инде 1923 елда ук Татарстанда 15 меңнән артык һөнәрче эшләгән. 1927 елга аларның саны 57 меңнән артып киткән. Республикадагы барлык сәнәгать продукциясенең кырык процентына якын өлешен планнардан һәм идарә итүчеләрдән азат, әмма булдыклы һәм тырыш шушы кешеләр җитештергән!

1-1

Шәхси эшмәкәрләр, күрәсең, бар фронтларда җиңәргә сәләтле. Аларга арендага вак предприятиеләрне генә тапшыралар, эрерәклә­рен – әллә нигә бер. Әмма аларның заводларында, кагыйдә буларак, җи­тештерүчәнлек югарырак. Ике күн эшкәртү заводын арендага алган бер­туган Жигаловлар Таткожтресттагы дәүләти көндәшләреннән ачыктан-ачык көлә: нэпманнар ике тапкыр артыграк җитештерә, сыйфаты да – чагыштыра торган түгел. Большевик­лар рөхсәте белән үзләренең элеккеге предприятиеләрен арендага алган Якобсон һәм Готлицерда да – шул ук тенденция. Нэпманнар Даутов, Ла­тыйпов, Сәйдәшевта да – шулай.

1-3

Шәхси эшмәкәрләргә ташлама­лар каралганмы әллә? Каралган, ди! Бертуган Жигаловлар, Якобсон һәм Готлицерлар белән арен­дага күн, сабын кайнату заводла­рын, тәмәке фабрикасын, «Труд» типографиясен, кирпеч заводын һәм бүтән предприятиеләрне ал­ган башка шундый ук нэпманнар да кырыс килешүләргә кул куя. Бе­ренчедән, юкка чыгарылган җитеш­терүне сафка бастырыр өчен алдан ук шактый акча кертергә тиеш була­лар. Икенчедән, аренда өчен тиешле вакытта түләргә. Өченчедән, про­дукциянең 20 процентына кадәрен дәүләткә тапшырырга. Кайберлә­ре, килешү буенча, станокларны һәм җиһазларны да яңартырга, егәрлекләрне дә үстерергә тиеш була. Үзләренә киләчәк өченме? Тик килешү срогы – биш елдан да артык түгел бит.

– Ә аннары нәрсә? – дип сораган­дыр нэпман арендага бирүчедән.

– Аннарымы? ГПУ (Дәүләт сәяси идарәсе) карар чыгарыр, – дип җа­вап бирәчәк эченнән генә партияле идарәче. Ягымлы йөзеннән елмаю да балкып китәдер әле, җитмәсә.

1925–1926 елларда арендаланган сигез күн заводы гына да республи­кага 575 мең вак күн җитештереп бирә. Таткожтрестның барлык за­водлары исә – 300 меңгә якынны.

Йә, мондый хәлдә дөнья револю­циясе идеяләрен ничек тормышка ашырып була, ди?!

«ХУҖАЛЫГЫН ҮСТЕРГӘН ҺӘМ МИЛЕКЧЕЛЕК ЯГЫНА ТАЙПЫЛГАН ӨЧЕН»

Татарстанда НЭП чорының документаль шәһадәтнамәсе – «Коммунистический путь» журна­лы. 1924 елның октябрь санында БКК (Берләшкән контроль комис­сиясе) партколлегиясе тарафыннан партия әгъзалыгыннан чыгарыл­ганнарның исемлеге китерелгән. Иң гаҗәбе – «Ни өчен чыгарыл­ган» графасы. Әйтик, элеккеге иптәшләрнең берсе большевиклар сафыннан «хуҗалыгын үстергән һәм милекчелеккә тайпылган өчен» чыгарылган. Вакыт тагын бер кы­зыклы документны – уртакул пар­тия хезмәткәре чыгышын саклап калган: «Тормышының бар яклап яхшыруы, шәхси мәнфәгатьләр, матди ягы турында чиксез кайгыр­ту – кайбер сабырсыз иптәшләрне шәхси хуҗалык булдыруга, йорт­лар, атлар һәм пролетар революция шартларында коммунистка тиеш һәм хас булмаган башка әйберләр сатып алуга китерде. Шуңа бәйле рәвештә кайбер партия әгъзала­рының аерымлануларын һәм йо­мылуларын билгеләп үтәргә туры килә, алар, билгеләнгән вакытны эшләгәннән соң, үзләренең шәхси, гаилә мәнфәгатьләренә тиеш бул­ганнан күпкә артыграк игътибар бирә башладылар».

«Җиңел» акчалар – нэпман­нарда, ә менә алар өчен тир тү­гүчеләрдә – яхшы хезмәт хаклары. Боларга пролетариатның тотрык­сыз өлешенең башын әйләнде­рергә сәләтле буржуаз күңел ачуларны да өстәсәк… Билгеле инде, партия хәтта үзенчәлекле НЭП шартларында да пролета­риатта сыйнфый нәфрәт хисе томалануына һәм шәхси милек­челеккә мәхәббәт уянуына юл куя алмый. Хезмәт халкының дош­маннары, хәтта алар илнең икъ­тисадын тирән баздан өстерәп чыгаручылар булсалар да, дошман булудан туктамый. Димәк, боль­шевистик идеяләрне пропаган­далауны көчәйтү зарур, акыллы һәм көндәлек агитация таләп ителә.

Партия журналы бу эштә алыш­тыргысыз роль уйный. Татреспуб­ликада 1920 елның 1 декабрендә үк «Вестник областкома РКП ТССР» дөнья күрә («Татарстан» журналы­ның тарихы әнә шуннан башлана да инде. – Ред. иск.), аның оешты­ручысы һәм беренче редакторы партия өлкә комитетының беренче секретаре Александр Таняев була. 1921 елның сентябреннән жур­нал – «Спутник агитатора», ә тагын ике айдан соң «Коммунистический путь» дип атала башлый. Татрес­публика РКП (б) өлкә комитетының һәм Главполитпросветының әлеге басма органы НЭПның чәчәк аткан чорында чыга…

БЕЗНЕҢ ЗАМАННЫКЫ БУЛМАГАН ГЕРОЙЛАР

Әмма, эш белән ныгытылмаса, хәтта партия сүзе дә капиталсыз банкирга тиң. Шәхси эшмәкәр белән сәламәт булмаган көндәш­лектә дәүләт чигенергә җыенмый. Шул чорның газетасындагы язмадан өземтә: «Икътисадый көрәшкә… бер генә эшче һәм крестьян да би­тараф карарга һәм читтә торырга тиеш түгел», – дип язып, массаларда ярыш дәртен кыздыралар.

Ярыш дәрте, чыннан да, уяна. Дәүләтнеке булган Бондюг химия заводында, Вахитов исемендәге заводта, «Победа труда» Васильево пыяла заводында, Паратск оста­ханәләрендә – шулай ук хезмәт җи­тештерүчәнлеге үсә. Бондюг химия заводы илнең иң эре һәм алдынгы предприятиеләреннән берсенә әве­релә – ул СССРның барлык химия продукциясенең өчтән берен бирә. Дәүләт предприятиеләрендә бары­сын тигезләү юк диярлек, биредә акча өчен генә түгел – идея өчен дә эшлиләр.

Республикада электр станцияләре төзелә (Ленинның ГОЭЛРО планы буенча), димәк, гамәлдәге егәр­лекләрне үстерү, яңа предприя­тиеләр төзү мөмкинлеге дә бар­лыкка килә. Большевикларның эксклюзив коралы – мораль яктан күтәрү системасы эшли башлый. Иң яхшы эшчеләр хәзер «Хезмәт Герое» исемен ала. Беренчеләрдән булып – дәүләт заводы коючысы Владимир Бобров, бастыручы Ибәтулла Гыйззәтуллин, электр станциясе машинисты Георгий Герасимов… 1920–1926 елларда бу исем 550 эшчегә бирелә.

Партия илдә хәзер тормышның чын хуҗасы кем булуын һәрвакыт сиздерми генә искәртеп тора.

МАВР ҮЗ ЭШЕН ЭШЛӘДЕ…

Казан, 1927 ел. Шәһәрне хәзер танып булмый. Урамнар буйлап, революциягә кадәргечә, трамвайлар теркелдәп үтә. Вагоннар Суконка­дан – Устьега, Академическаядан Вахитов исемендәге заводка кадәр йөри… Заречьега, Восстание бистә­сенә автобуслар җибәрелгән. Авыр «фиатлар» атларны өркетә – элек шәһәрдә бер дә автобус булмаган бит. Ә Түбән Кабанда яңа электр станциясенең кызыл кирпеч бинасы калкып чыга – электрлаштыруның беренче карлыгачы, шәһәрнең го­рурлыгы. Хәзер хәтта шәһәрнең эшчеләр яшәгән читләрендә дә – ке­росин төтәткечләр генә түгел, ә чын Ильич уты. Казанда гынамы – Яшел Үзән янындагы Норлат авылының да үз электр станциясе бар…

1925 елга Татарстанның сәнә­гать җитештерүе күләме сугышка кадәргенең җитмеш процентына җитсә, 1927 елда – аны сизелерлек узып китә. НЭП һәм шәхси капи­тал үз эшен эшли – җимерелгән икътисад торгызыла, ил халкының тамагы туя. Күптән түгел ачлыктан авыллап-авыллап кешеләрен югалт­кан Россия 1927 елда чит илләргә өч миллион тонна икмәк сата. Ә ан­нан соң нәрсә, диясезме? Аннан соң, иптәш Сталин оятсыз рәвештә игълан иткәнчә, яңа икътисадый сәясәт «шайтанга олактырыла». Инде кирәге калмаганга күрә. Тат­республикада яңа җиңүләрне честь биреп сәламләрлек вазгыять урнаша лабаса: әле 1927 елда ук дәүләт фай­дасына 30 шәхси һәм арендаланган күн заводы конфискацияләнгән иде. 1929 елга сәүдәдәге шәхси сектор инде 29 проценка кими, ә сәнә­гатьтә – алты процентка. Бер ел­дан ул бөтенләй юкка чыгарыла. Сәламәт көндәшлеккә шуның белән чик куела.

Нэпманнармы? Аларның эшен, әлбәттә, әлеге дә баягы ГПУ караган­дыр. Нишлисең, алар истәлеклә­рен яңа буыннарга калдырмаган диярлек.

 

"Татарстан"