Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов: "Андый бәхеткә ирешә алмадым"

Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов: "Андый бәхеткә ирешә алмадым"

 

       Гомәр Бәширов бер гасырга якын яшәде. Үз тормышында өч режимны  башыннан кичергән әдип. Патша чорында туган, күрше авылдагы кием тегүчедә ялланып эшләгән. Совет хакимияте елларында язучы булган, чак кына «халык дошманы» булмыйча калган, зур түрә, дан-дәрәҗәләргә дә ирешкән. Капитализмга кабат кире кайткч, картлык көннәрен үткәргән, язасы килгән әйберләре күп булса да, яшьлек дәрте җитенкерәмәгән.

       1937 нче  елларны Гомәр Бәширов исән-имин генә уздырса да, авыр көннәрне күп кичерә. Аның дусларын кулга алып бетерәләр. Иң яраткан язучысы Галимҗан Ибраһимов эзсез югала. Укытучым дип йөргән Шәриф Камалны Төркия шымчысы, дип яза башлагач, ул «Совет әдәбияты» журналының әзер номерына Шәриф Камалны яклап, кушымта рәвешендә кечкенә генә язма өстәп куя. Ә журналны инде цензура караган була. Ул моны шыпырт кына узып китәр дип уйлаган. Әмма язманы күреп алалар, икенче көнне үк эштән куалар, партиядән зур шелтә белдерәләр. Шуннан соң Гомәр Бәширов хатыны белән кич җиткән саен НКВД машинасын көтәләр: алып китәргә киләләрме, килмиләрме? Гадәттә, эштән куылган, партиядән шелтә алган кешеләрнең язмышы шулай тәмамланган. Ни сәбәпледер, Гомәр Бәшировка тимиләр.

      Гомәр Бәширов 1920 елда, кулына корал тотып, Гражданнар сугышында катнаша. Врангель армиясен кысрыклау  һәм тар-мар итү походларында, аерым алганда, легендар Сиваш-Перекоп сугышларында катнаша. (Нәтиҗәдә соңыннан «Сиваш» әсәрен яза). Бөек Ватан сугышы башлангач, ул «Совет әдәбияты» журналында, Татарстан радиокомитетында  эшли. 1942 елда Гомәр Бәшировны партиянең Татарстан өлкә комитеты карары белән, Төньяк-Көнбатыш фронтында чыга торган «Ватан өчен» газетасына өч айлык командировкага җибәрәләр. Ул анда редакциянең эшен җайлауда булыша, совет солдатларының сугыштагы батырлыклары турында очерклар яза, фронт тормышыннан бай материал җыя. «Кичә фронттан кайтып төштем... Сугышны күрдем, аның кешеләрен күрдем. Авыр яклары да күп булды, түздем. Инде хәзер күргәннәрне оештырып язып чыгарга кирәк... Поезда кайтканда төрле халыкларның сугышта ничек катнашулары турында сүз чыгып китте дә, бер украин егете болай диде: «Татарларны миңа сугышның иң хәтәр урыннарында очратырга туры килде. Алар – куркусыз халык». Үз халкың турында шундый куанычлы сүзләр ишетү бик күңелле...», - дип искә ала әдип үзенең фронтта булуы хакында.

           Башка каләмдәшләре кебек үк сугышта чын-чынлап катнаша алмавына әдипнең күңеле әрни.  Җитмәсә, 1943 елның март аенда Гомәр Бәшировны эштән кайтканда караңгы кичтә йөк автомобиле бәреп, башын каты җәрәхәтли. Өч атна больницада ята, соңыннан озак кына вакыт укый-яза алмый. Шушы вакыйгадан соң, гомумән сугышта катнаша алмавына үкенеп, ул үзенең фронттагы каләмдәш дусты Афзал Шамовка да хатларында яза: «Шундый кызу эш, каты сугыш вакытында ике айдан бирле эшкә тотына алмау бер дә егетлек тә түгел, килешми дә, күңел дә риза булмый. Каһәр төшкән бу аяк астыннан чыккан бәланы алай тиз генә җиңеп булмый икән. Сугышта берәр эш күрсәтеп сафтан чыккан булсаң, ичмаса ул ягыннан вөҗданың борчылмас иде. Бәлки иң кирәк чагына без дә барып җитәрбез әле. Өмет юк түгел... Син әнә кайларга барып чыккансың! Ул яктан син бәхетле, сугышның иң кыен һәм иң күңелле вакытында үзең дә катнашасың. Халыкның канын эчеп симергән ул үрмәкүчнең оясын тузгытуга мин дә бик шатланып катнашыр идем. Син инде безнең ачуны да үзең алып йөр... Барсы да бәрәңге казый. Хатын-кызлар, әбиләр, балалар. Алар арасында, сирәк-мирәк утырган әрем сабагы шикелле без, әлеге сакаллылыр. Шулай каранып торасың да кайчак үзеңне гаепле кеше шикелле тоя башлыйсың. «Нигә без монда? Нигә болай?» Кайбер хатын-кызлар күзендә дә ара-тирә шундый дип уйларлык, күңелсез хис калдыра торган караш очыратасың. Үзең теләп шулай бер читкәрәк тайпыласың кебек, үзең шуны теләмәсәң, син дә анда, юньле кешеләр янында булыр идең кебек. Бәлки синең монда калуыңнан көнләшмиләрдер дә, бәлки ул шулай тоела гына торгандыр. Һәхәлдә, мин фәкыйрегезгә берничә елдан бирле әнә шул авыр хисне җилкәмә күтәреп йөрергә туры килә...Сез бит бер заман кайтырсыз. Капитан да майор, полковник та генерал... Дөньяны тетрәтеп кайткан сугыш офицерлары, күкрәге орден белән тулган каһарман солдатлар янында без нәрсә булып калабыз инде, чүп, тфү...»

        Әлбәттә, сугыш елларында Гомәр Бәширов тик ятмый, күп җаваплы эшләр башкара. Үзенең мәгълүм романы «Намус» ны  язарга керешә. Әсәрне автор шактый озак яза. Аның беренче өлешләре 1944 елда ук матбугатта күренә, 1947 елда  әсәр  «Совет әдәбияты» журналында, аннары аерым китап булып басыла. Соңыннан ул рус, украин, казах, үзбәк, азәрбайҗан, кыргыз, латыш, эстон, уйгур, чуаш телләренә тәрҗемә ителә. 1951 елда Гомәр Бәширов бу романы өчен СССР Дәүләт премиясенә (Сталин премиясе) лаек була. Бу бүләк татар әдәбиятын яңа бер баскычка күтәрә, союз күләменә чыгара.  Шуннан соң роман чит илләргә дә тарала – бер-бер артлы аның болгар, венгр, поляк, чех, словак, кытай, немец,  албан, вьетнам, инглиз, француз, испан телләрендә тәрҗемәләре басылып чыга.

    1956 елда Гомәр Бәширов Татарстан Язучылар берлеген җитәкли башлый. Ул елларда русларның репрессияләнгән язучылары кайта, күтәрелә башлый. Шуннан соң әдип Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Зиннәт Моратовка бара. «Безнең Галимҗан Ибраһимов дигән язучыбыз бар. Аны кайтарырга вакыт җитмәдеме? Аның язмышы ничек икән?» - дип сорый. Моратов бик каты ачулана: «Бу сезнең эшегез түгел, туганнары кайгыртсын», - дип кырыс кына җавап бирә.

      Гомәр Бәширов үзенә тәнкыйть күзлегеннән дә карый алган: «Таланлы булу, билгеле, шәп нәрсә. Ләкин шул талантны файдалана белү өчен акыл да кирәк. Монысы һәркемдә дә булмый. Икесе дә бер кешедә тупланса, бик шәп инде. Ләкин мин үзем андый бәхеткә ирешә алмадым»

        Белешмә

Гомәр Бәшир улы Бәширов 1901 елның 7 гыйнварында Арча районының Яңа Сала авылында туа. Мәдрәсәдә укый. Укытучы булып эшли башлый. 1920 елда Кызыл армиягә алына, акларга каршы көрәшә, Сиваш сазлыгын кичүдә катнаша. Армиядән соң милиция, юстиция органнарында эшли. 1932 елдан газета – журналларда эшли башлый. 1937 елда «Сиваш» повесте басылып чыга. 1951 елда «Намус» романы Сталин премиясенә лаек була һәм бик күп телләргә тәрҗемә ителә. Авторның «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә»   әсәрләре дә укучылар арасында тиз таралып бетә. Гомәр Бәширов озак еллар буе җәмәгать эшләре алып барган язучыларның берсе. Ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе була. Берничә тапкыр төрле урыннарга депутат итеп сайлана. 1958 елдан башлап, РСФСР Язучылар союзы идарәсе рәисенең федерациядәге милли әдәбиятлар буенча урынбасары буларак берникадәр вакыт Мәскәүдә эшли. Башкарган хезмәтләре өчен Ленин, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Октярь революциясе, Халыклар дуслыгы орден-медальләре белән бүләкләнә. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

      Гомәр Бәширов 1999 елның 7 маенда Казанда вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнә.

Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%B3%D0%BE%D0%BC%D0%B5%D1%80%20%D0%B1%D0%B0%D1%88%D0%B8%D1%80%D0%BE%D0%B2%20%D0%B1%D0%B8%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F&pos=6&img_url=https%3A%2F%2Fc8.alamy.com%2Fcomp%2FB9DXRR%2Fgumer-bashirov-tatar-writer-B9DXRR.jpg&rpt=simage,

https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%B3%D0%BE%D0%BC%D0%B5%D1%80%20%D0%B1%D0%B0%D1%88%D0%B8%D1%80%D0%BE%D0%B2%20%D0%B1%D0%B8%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F&pos=3&img_url=https%3A%2F%2Ftatarica.org%2Fapplication%2Ffiles%2F2615%2F5351%2F6141%2FBashirov_G..jpg&rpt=simage