Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин: «Без нык торабыз»

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин: «Без нык торабыз»

     Газинур төскә-биткә чибәр, гаять тере-хәрәкәтчән, булдыклы, ярдәмчел, җырларга-биергә, спектакльләрдә уйнарга бик оста кеше булган. Яңа тормыш төзү өчен барган көрәштә, комсомол буларак, һәрчак башлап йөргән, гаделлек сагында уяу торган, үтемле-үткен сүзен һәркем күзенә туры карап әйткән. Хезмәттә дә уңганлыгы, фидакарьлеге белән танылган ул. Шуңа да әтисе Гафиятулла, кәефе килгән чакларында, улын мактап, аркасыннан сөеп: «Бик рәхмәт, Газинур улым, безнең йөзгә дә, үзеңнекенә дә кызыллык китермисең! Исемеңне бик белеп кушканбыз икән. «Газинур» сүзе бит гарәпчә, хак эш өчен көрәшүче, кешеләргә яктылык, нур өләшүче батыр!» дигән мәгънәне аңлата» - дип әйтергә яраткан.

        ...Сугыш башлангач, Газинур Гафиятуллин, хатыны һәм балалары белән саубуллашып, армиягә алынучыларның беренче группасы белән Бөгелмә хәрби комиссариатына килә. Армиядә фронтның төрле участокларында башта санитар, аннары гади укчы булып сугыша. Хатларында Газинур үзенең туганнарына: «Без нык торабыз һәм дошманга отпор бирәбез», — дип яза. Сугышчан иптәшләре — якташларының батырлыгы белән горурланып, ул үтерелгән бер немец солдатыннан табылган хаттагы түбәндәге юлларны да хатына терки: «Монда безгә каршы бик күп татарлар сугыша. Мин татарлар белән төшемдә дә очрашырга теләмәс идем…» Гафиятуллинның үзе турында да аны белүчеләр: «Ул гитлерчылар белән соңгы патронына кадәр сугышучы һәм атакага беренче булып күтәрелүче сугышчыларның берсе иде», — дип сөйлиләр.

           Газинур Гафиятуллинны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән документта мондый юллар бар: «...сержант Г. Гафиятуллин һөҗүм сугышлары  вакытында аеруча кыю сугышты, Ватаныбызның чын патриоты икәнлеген күрсәтте, отделение сугышчыларын үз үрнәгендә тәрбияләде. Сугышчан бурычны һәрчак уңышлы үти иде. Освищево авылына һөҗүм иткәндә ул, беренче булып, дошманның танкка каршы торучы батареясына граната ташлады, андагы сугышчыларны юк итте һәм берсен әсирлеккә алды. Шуннан соң сугышчылар тагын атакага күтәрелделәр. Якындагы дзоттан пулемет атып тора иде, ул пехота һөҗүмен тоткарлады. Шунда сержант Гафиятуллин рядовой Александр Матросов (Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын кабатлады. Немец пулеметы баш күтәрергә дә ирек бирми иде. Бер кулына автоматын, икенчесенә граната тоткан сержант Гафиятуллин,  дзотка таба шуышып, бераз якынайгач, аңа төбәп гранатасын ташлады, аннары сикереп торып, үз гәүдәсе белән белән дзот амбразурасын каплады. Шулай эшләп, ул сугышчан бурычның үтәлүен тәэмин итте. Сержант Гафиятуллин һәлак булды, аның тәнендә 20 дән артык пуля ярасы бар иде. Ул үлде, әмма дошманны җиңеп үлде. Сержант Гафиятуллинның каһарманлыгы нәтиҗәсендә укчы полк сугышчылары атаканы дәвам иттеләр һәм Освищево авылы яулап алынды. Бу бәрелештә дошманның шактый күп солдаты сафтан чыгарылды. Немецларга каршы көрәштәге шушы каһарманлыгы өчен сержант Гафиятуллин Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә лаек...»

         1944 елның 4 июнендә Газинур Гафиятуллинга Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены бирелә (үлгәннән соң). Псков өлкәсе Мякотино-Иванова авылында җирләнә. Газинурның батырлыгы һәм аны бүләкләү турында турында хәбәр итеп, дивизия командиры партия өлкә комитетына һәм Татарстан АССР Халык комиссарлары советына болай дип язган: «Героик Кызыл армия сугышчысы, татар халкының турылыклы улы сержант Гафиятуллин үзенең рус, украин, белорус туганнары һәм күпмилләтле Ватаныбызның башка милләт сугышчылары белән янәшә торып, үлемнән курыкмыйча, социалистик Ватанның барлык халыкларының тормышы һәм бәхете өчен немец-фашист илбасарларга каршы батырларча сугышты...Татар халкының турылыклы улы герой сержант Гафиятуллинның саф образын безнең хәрби берләшмә сугышчылары һәм командирлары хәтерләрендә мәңге сакларлар. Газинурның үлемсез исеме – безнең байрак, без аны ялкынлы Җиңү биеклегенә ут һәм кургашын давылы аша намус белән алып барабыз. Аның образы безгә юл күрсәтәчәк һәм немец-фашист  илбасарларын җиңүгә алга өндәячәк. Берләшмәнең барлык сугышчылары, сержантлары һәм офицерлары  исеменнән үз гаиләләрендә Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинны тәрбияләп үстерә алган Татарстан АССР хезмәт ияләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәм»

        Шундый ук эчтәлекле хат Г.Гафиятуллинның хатыны Гыйльмура Кашшаф  кызына да килә. Геройның хатыны ул хатка каршы болай дип яза: «Батырлар үлеме белән һәлак булган ирем Газинур Гафиятуллин турында чын йөрәктән әйтелгән җылы сүзләрегез өчен сезгә зур рәхмәт. Газинур турында кайгыртучанлык күрсәткән һәм хөкүмәт каршында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирүне үтенгән өчен часть командованиясенә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Сөйгән кешеңнән мәңгегә аерылуы авыр. Ләкин сезнең хатыгызны алганнан соң, мин инде үземне бәхетсез санамыйм, чөнки иремнең үлеме бушка булмаганын белдем. Аның батырлыгы аркасында безнең Ватаныбыз кабахәт дошманны җиңү юлында бер адым алга киткән. Моңардан тыш, аның үлеме  күп кенә аталарның һәм улларның тормышын саклап калган. Мин ирем Газинур белән горурланам һәм аның турындагы якты истәлекне гомерем буе изге килеш саклармын. Балаларыбызны бөек Ватаныбызны әтиләре кебек үк батыр һәм курку белми торган саклаучылыр итеп тәрбияләрмен».

         1950 елда язучы Г.Әпсәләмов «Газинур» романын яза. Автор үзе романның исеме турында болай ди: «Газинур турында мин сугыш елларында уйлый башладым. Ул үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы Указны укыгач туды ул уй. Гази – җиңүче һәм, шуңа өстәп, нур. Җиңүче нур. Менә шушы «Җиңүче нур», күкрәге белән абразураны  каплап, һәлак була. Бу табыш иде. Романның исемен шунда ук билгеләдем. Шушы уй һәм романның исеме күңелдә йөрде».

         Белешмә

 Газинур Гафият улы Гафиятуллин 1913 елның 13 гынварында Лениногорск районының Сугышлы авылында туа. Гаиләләре, эш эзләп, Оренбург якларына барып чыга. Әнисе шунда ачлыктан үлә. Әтиләре белән алар кире авылга кайтырга мәҗбүр булалар. Газинур урман кисә, юл төзелешендә катнаша. 1934 елда өйләнә. Сәмига һәм Мөдәррис исемле балалары туа. Сугыш башлангач, фротка китә.

        1944 елның 14 гыйнварында, күкрәге белән дошман амбразурасын каплап, батырларча һәлак була.  Үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Аның исемендә мәктәп, Әлмәт, Бөгелмә, Кукмара  шәһәрләрендә урамнар, туган авылында музей, берничә шәһәрдә һәйкәлләр куелган. Язучы Г.Әпсәләмов геройның исемен «Газинур» романы белән мәңгеләштерде.  

Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%B3%D0%B0%D0%B7%D0%B8%D0%BD%D1%83%D1%80%20%D0%B3%D0%B0%D1%84%D0%B8%D0%B0%D1%82%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B8%D0%BD&pos=8&img_url=https%3A%2F%2Fostazz.ru%2Fwp-content%2Fuploads%2F2019%2F03%2F%25D0%25B3%25D0%25B0%25D0%25B7%25D0%25B8%25D0%25BD%25D1%2583%25D1%2580.jpg&rpt=simage