Гарәпләр: тарих һәм мәдәният

Гарәпләр: тарих һәм мәдәният

Гарәп дигән төшенчә безнең эрага кадәр IX гасырда ук Төньяк Гарәбстанның күчмә бәдәвиләрен билгеләү өчен кулланыла башлый.  Гарәп дөньясы үз эченә Алжир, Мисыр, Иордания, Гыйрак, Ямән, Ливан, Ливия, Мавритания, Марокко, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Судан һәм Тунисны үз эченә ала. Әлеге илләрдә 130 млн кеше яши, шуларның 116 млн.ы гарәпләр.

Гарәп мәдәнияте тарихы башта Гарәп ярымутравында яралса да, аңа гына бәйле түгел. Чөнки күп гасырлар дәвамында Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада күп кенә халыкларның, нигездә, ислам аша гарәпләшүе бара. Гарәпләр, нигездә, зур европеоид расасына карый. Сахарадан көньякка исә негроид гарәпләр яши. Гарәп дөньясына гарәп булмаган халыклар да керә. Болар – бәрбәрләр һәм туареглар, Гыйрак көрдләре, яһүдләр, әрмәннәр һәм башка халыклар.

Гарәп халыкларына кешелек мәдәнияте тарихында мөһим урын бирелә. Урта гасыр географлары аларны тикмәгә генә дөнья күкрәге дип атамаган. Биредә күп гасырлар дәвамында дөнья цивилизациясенең йөрәге типкән.

Гарәп урта гасыр мәдәнияте Гарәп, Гыйрак, Сүрия, Фәләстыйн, Мисыр һәм Төньяк Африкада, шулай ук Көньяк Испания территориясендә Корд хәлифәте һәм гарәп кенәзлекләре чорында үсеш ала. Урта гасыр гарәп мәдәнияте үз вакытында кешелек үсешендә зур адым булган. Гарәп көнчыгышы халыкларының зур казанышы шунда ки, алар (бигрәк тә фән өлкәсендә) сакланып, киләчәк буыннарга антиклыкның күп кенә кыйммәтле казанышларын тапшырганнар.

Гарәп ярымутравында яшәгән халыклар мәдәнияте борынгы заманнардан ук билгеле. Монда беренче меңьеллык уртасыннан алып безнең эрага кадәр бай дәүләтләр: Минея, ә соңрак Саба дәүләтләре оеша. Безнең эрага кадәр беренче меңьеллыкта ярымутрауның төньяк-көнбатыш өлешендә «Ташлы Гарәбстан» дип йөртелгән набатейлар дәүләте барлыкка килә.

Гарәп язуы

Гарәпләрнең, шулай ук Иран, Әфганстан, Һиндстан, Пакьстан, Малайзия, Индонезия, Кытай һәм кайбер башка дәүләтләрдәге мөселман халыкларының язу системасы

 

Безнең эраның IV йөзенә кадәр Гарәбстанда арамей язуының набатый варианты нигезендә барлыкка килә.

Хәзерге гарәп алфавитында 28 хәреф бар. Гарәп язуы, башлыча, тартыклардан тора. Озын сузыклар «әлиф», «уау», «йа» хәрефләре белән, ә кыска сузыклар юл өсте һәм юл асты билгеләре – хәрәкәләр ярдәмендә белдерелә. Хәрефләрнең сүздәге урыннарына карап ике яки дүрт төрле язылу рәвеше кулланыла: аерым язылыш, сүз башында, сүз уртасында, сүз азагында язылыш. Уңнан сулга таба языла һәм укыла.

Татар теле тарихында

Идел буе һәм Урал алды төрки-татарлары арасында гарәп язуы Хәзәр каганлыгы дәвереннән, Идел буе Болгар дәүләтендә Х йөздән, Алтын Урдада XIII йөз ахыры – XIV йөз башыннан кулланылган.

Гарәп графикасына нигезләнгән татар язуына реформа XIX йөз ахыры – XX йөз башында башлана (К.Насыйри, Һ.Максуди, Ш.Таһири, Х.Гали, Г.Нугайбәк, Г.Алпаров һ.б.). Алфавит һәм орфография мәсьәләләренә багышланган беренче конференция 1899 елда Уфада булып уза.

1920 елларга кадәр кулланылган гарәп язуы «Иске имля» исеме белән билгеле.

ТАССР Халык Комиссарлары Советы декреты нигезендә (19 декабрь, 1920) гарәп язуыннан кайбер хәрефләр һәм билгеләр алына, өстәмә хәрефләр кертелә. Үзгәртелгән гарәп язуы «Яңа имля» дип атала башлый. 1925 елның ноябрендә ТАССР Мәгариф халык комиссариатының Гыйльми Үзәге, Г.Ибраһимов рәислегендә, гарәп графикасы буенча алфавит һәм орфография мәсьәләләренә кагылышлы карар чыгара. Әлеге карар нигезендә гарәп язуы барлык совет оешмаларында һәм мәктәпләрендә, татар матбугатында мәҗбүри кулланылырга тиеш була.

Алга таба сузык авазларны белдерү өчен өстәмә: а - ﯪ; ә - ﯬ; и - ﯺ; у, ү - ﯯ; о, ө - ﯱ; ы, е - ﺌ хәрефләре кертелә. «Яңа имля» 1927 елда латин графикасы кертелгәнче кулланыла.

Чыганак: Татарика